|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.07.2020 Мәдәният
Илһам Шакировны тәрбияләгән Илһам Хаҗиев Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең «Казанышлар өчен» медале белән бүләкләндеОзак еллар татар халкының атаклы җырчысы Илһам Шакировның ярдәмчесе булган Илһам Хаҗиев Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең «Казанышлар өчен» («За заслуги») медале белән бүләкләнде. Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин 2020 елның 29 июнендә имзалаган рәсми кәгазьдә: «Татар халкының милли традицияләрен һәм рухи байлыкларны саклауга һәм пропагандалауга керткән зур өлеше, шулай ук татар халкының легендар җырчысы Илһам Гыйлметдин улы Шакиров иҗатын киң пропагандалаганы өчен Хаҗиев Илһам Муллый улын Россия мөселманнарының «Казанышлар өчен» медале белән бүләкләргә» диелгән.
«Татар халкының бөек җырчысы Илһам ага Шакировка мин озак еллар күңелем кушканча ярдәм иттем. Бу гамәлем табигый иде. Илһам ага кебек шәхеснең ышанычын яулау, аклау сәнгать сөйгән һәркемнең хыялы булгандыр. Ул бәхет миңа елмайды. Тыйнак хезмәтемә шундый зур бәя өчен зур рәхмәт», - ди Илһам Хаҗиев.
--- |
Иң күп укылган
|