• 11.04 "Микрофонсыз концерт". Казан. БКЗ. 18.00
  • 14.04 "Безнең җыр" иҗат лабораториясенең гала-концерты. Филармония. 18:30
  • 20.04 Вәис Бәйрәмовның иҗат кичәсе.Филармония. 18.30
  • 29.04 Фердинанд Фәтхинең юбилей концерты. Филармония. 18.30
Туган көннәр
  • 03 Апрель Ландыш Хөсәенова
  • 03 Апрель Рүзәл Әхмәдиев
  • 03 Апрель Фидарис Мортазин
  • 04 Апрель Руфия Рәхмәтуллина
  • 05 Апрель Равил Шәрәфиев
  • 05 Апрель Гайнан Мөхәммәтҗанов (1940-2003)
  • 05 Апрель Ирек Мортазин
  • 05 Апрель Рамазан Байтимеров (1923-1989)
  • 05 Апрель Рәнис Габбазов
  • 05 Апрель Илфак Шиһапов (1968-2017)
  • Казан.Губкина урамында 1 булмэле кв.озак вакытка арендага бирелэ.Барлык унайлыкларда бар.17 мен сум .Собственник. 89534003932
  • Актаныш,ярылган каен утыны сатыла! Телефон:89274777038
  • Ркб ягыннан квартира или булма снимать итабез тел 89393923808
  • Кама Тамагы районы, Сатлыган авылында йорты белэн участок сатыла. Янэшэдэ генэ кул бар, бик матур урында урнашкан. Жире 25 сутый. Тел 89053163640.
  • Авыл күкәе сатам (твыкныкы). 30 күкәйдән башлап бушлай китереп тә бирәм. Бәясе: 10 шт. - 70 сум. Гүзәл 89959816220 Казан).
  • АКТАНЫШТА СЕНЧЕК ХЭМ МАЛ ЧОГЕНДЕРЕ ОРЛЫГЫ САТЫЛА Т 8987413 8346
  • Актаныш.Жалюзи, Рулонные шторы, Москитные сетки (ремонт сеток), рольставни, римские шторы.89375814252 Айдар
  • Актаныш.тонировка бронь авто.89375814252
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Арча районы Курса-почмак авылы уртасында барлык уңайлыклары булган йорт сатам.37 сутый җире бар.Җиләк-җимеш бакчасы 16сут.каралган. тел.89510608150

 

 
Архив
 

               

08.08.2010 Җәмгыять

ЧӘЧКАПТА ТӨТЕНЛЕ ТӨН

Шомлы булды бу җәй. Яман хәбәрләр күңелгә коткы салып кына тора. Корылыктан чишмә, елга-күл кибә, халык сусызлыктан интегә. Берәүләр йортын яшен суга. Куркыныч! 31 июльдә ишеткән хәбәр мине тагын да пошаманга салды. “Буа районының Яңа Чәчкап авылында рәттән өч йорт янган. Ул урында кара көл генә утырып калган”, – диләр. “И Ходаем, үзең сакла!” – дип, фаҗига булган урынга юнәлдем.

“Терлекләр тереләй янды”

 

Яңа Чәчкап район үзәгеннән якынча 20 чакрым ераклыкта. Анда 200ләп хуҗалык бар. Авыл матур, йортлар да төзек. Күл дә бар. Уңайлыклар җитәрлек. Иман нуры балкытып, ерактан ук мәчет күренеп тора. Тирә-якка азан тарала.

 

Мин килгәндә дә, авыл төтен исеннән арынмаган иде. Бер төркем ир-егет янган нигезләрне җыештыра. Ике йорт янып беткән. Уртада тимер капка, гаражның яртысы гына утырып калган. Өч йорт дип әйткәннәр иде. Бәхеткә, ут өченче күршене эләктерергә өлгермәгән. Аларның мунчасы янган.

Янгыннан Бикмуллиннар һәм Абдрахмановлар гаиләсе зур зыян күргән. Беренче булып урамда оныгы һәм килене белән утырып торган Рауза апа Бикмуллина янына юл тоттым.

 

– Янгын бездән башланды. Бу өйне 1977 елда төзегән идек. Заманында осталарга 2400 сум түләп эшләттек. Ул чорда бик зур акча иде. Нужа белән салган йортыбыз. Нарат агачыннан да булгач, коры көндә секунд эчендә янып бетте. Өй генә түгел, мунча, каралты, гараж, сарай – барысы да көлгә очты, - дип башлады сүзен Рауза апа яшьле күзләрен сөртә-сөртә.

 

Алар гаиләдә дүртәү: улы Фәннүр, килене Лилия, 6 яшьлек оныгы Раил һәм Рауза апа үзе. Фәннүр район үзәгендә тимерче булып эшли. Лилия исә “Авангард” ачык акционерлык җәмгыятендә төрле эштә хезмәт итә. Ә Рауза апа лаеклы ялда. Аңа 69 яшь. Хәзер бу гаилә шул ук урамда яшәүче, үткән ел гына башка чыккан Әнсар (Рауза апаның улы) белән Миләүшә өенә сыенган.

 

– Рауза апа, янгын ни сәбәпле килеп чыкты соң?

 

– Ни дип әйтергә дә белмим, кызым, аптырадык.

 

– Ә йортыгызда тәмәке тартучы бармы?

 

– Фәннүр тарта. Әмма ул моңа электән җаваплы карый. Төпчеген һәрвакыт төкереге белән сүндереп калдыра. Ә эчү белән бер генә баламның да мавыкканы юк. Шуңа тәмәкедән чыккан дип әйтә алмыйм.

 

– Беренче булып кайсыгыз күрде?

 

– Бу хәл кичке сәгать 4 белән 5 арасында булды. Улым һәм мин өйдә идек. Киленем эштән кайтмаган иде. Янгын каралтыдан башланган. Анда печән дә, салам да җитәрлек. Фәннүр бервакыт: “Әни, янабыз!” – дип кычкырды. Коелып төштем. “Документларны булса да алып чыгарга тырыш”, – диде ул.

 

– Нәрсәләр алып чыгып өлгердегез?

 

– И балакаем, менә шушы өстемдәге халат белән алъяпкычтан калдым. Балаларым да шулай ук. Документларны гына алып чыга алдым. 4 сарык, 2 бозау, тавык, куяннар, иген, печән, салам, җиһаз, кием-салым – бөтен нәрсә янды.

 

– Янгын сездән чыккан, нәтиҗәдә күршеләр нигезе дә янып беткән. Алар ни ди?

 

– Янган күршеләремнең кызлары Динә белән Әминә Мәскәүдән кайткан иде. Менделәр дә мине кочаклап еладылар. Үзләренең нигезе янган, ә алар миңа сәдака менгезгән. Нинди киң күңеллелек! “Рауза апа, гомер буе дус-тату күршеләр булдык. Янгын араны бозмасын. Гел шулай ярдәмләшеп, элеккеге кебек матур, дус яшик. Сезгә үпкәләмибез. Аллаһы Тәгалә шулай язгандыр инде”, – дип юаттылар. Сүзләре җанымны җылытты. Бергәләшеп бик озак еладык. Югыйсә нык ачулансалар да, берни әйтә алмас идем, – ди Рауза апа.

 

Бүген гаилә аптырашта. Әле ярый йортларын иминиятләштергән булганнар. Дәүләт иминияте хезмәтеннән килеп, барысын да карап, язып киткәннәр. Якынча 300 мең сум чыгачак, дип ышандырганнар.

 

– Кешеләр авырлыкта сынала. Безнең авыл халкы гел ярдәмчел булды. Сабантуйдагы кебек җыелышып, чиләк-табаклар күтәреп чаптылар. Кое да каршыбызда гына. Арткы якта күл дә бар. Су проблема түгел анысы. Әмма бу эсседә чолгап алган янгынны алай гына туктату мөмкин түгел иде, – дип сүзгә кушылды Рауза апа килене Лилия.

 

– Янгын сүндерү машиналары ничә минуттан килде соң?

 

– Үзебезнең авылныкы бик соңлады. Ул вакытта янып бетә идек инде. Аннары, авылыбызның янгын сүндерү машиналары иске. 80нче елгы. Янгын сүндерүчеләрне гаепләмим, Канәфи һәм Мидхәт Камаловлар эшләренә җаваплы карый. Әле бит урак чоры. Алар кырда комбайн артыннан туктаусыз саклап йөри. Ә янгын сүндерү машинасы авылда берәү генә. Басудан безгә килеп җиткәнче шактый вакыт узды. Ут бит көтеп тормый...

 

– Ә Буаныкылар?

 

– Алар да килде, Чуашстанның Яльчик районыннан хәтле ярдәмгә ашыктылар. Әмма булмады. Күршеләр йорты да көлгә әйләнде. Янгын сүндерүчеләр төне буе саклады, башкаларга да күчмәсен дип, су сибеп чыктылар. Яңа Чәчкап өстен каплаган төтен төнлә дә таралмады. Чаткы тавышлары бөтен халыкны пошаманга салды. Бик курыктык.

 

– Тән җәрәхәте алучылар булмадымы соң?

 

– Үзем бу хәлне күреп һушымны югалттым. Тагын ике-өч кеше хәле китеп егылган. Буадан “Ашыгыч ярдәм” дә килгән иде.

 

Авылның бердәм, ярдәмчел булуына хәтта районнан килгән җитәкчеләр дә шаккаткан. Район хакимияте башлыгы Рафаэль Әбүзәров һәм аның урынбасары Сәлим Даутов та бирегә килеп, кайгыларын уртаклашкан. “Булышырбыз. Нишлисең бит, Алладан узып булмый. Еламагыз, ярдәмнән ташламабыз”, – дип, җылы вәгъдәләр биреп киткән. Сүз белән генә калмасыннар иде инде. Рауза апа исә: “Алтын сүзләренә дә рәхмәт”, – ди.

 

Ярдәм дигәннән, янгын булган көнне үк авыл халкының барысы да диярлек хәленнән килгәнчә матди яктан булышу ягын караган. Берәүләр – акча, икенчеләре азык-төлек, өченчеләре кием-салым биргән. Авыр минутта бер-береңне аңлаучы авылдашлар булу күңелне үстерә, билгеле.

 

“Коръән исән калды”

 

Зыян күргән икенче гаилә – Рузалия апа һәм Әсхать абый Абдрахмановлар. Биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Алар хәзер барысы читтә: дүртесе – Мәскәүдә, берсе Казанда яши. Ә әби белән бабай 1965 елда агачтан төзегән йортларында икәү чөкердәшеп гомер иткән. Соңгы елларда таштан бүлмә дә өстәгән булганнар. Үткән ел обойлар ябыштырып, өйгә бераз үзгәрешләр керткәннәр.

 

Отпускта авылда торган кызлары Динә гаиләсе белән шушы көнне иртән Мәскәүгә киткән. Кичен исә янәдән әйләнеп кайтырга туры килгән.

 

– Авылда ял иттек, киткәндә күңелләребез күтәренке иде. Нинди кайгы көтеп торган бит. Юлда барганда берничә тапкыр үле эт, мәче гәүдәсе очрады. Сәер әле бу, мин әйтәм. Аннары ирем Маратның кулында үрмәкүч күрдем. Шомланып куйдым. Ул бит хәбәр китерә, диләр. Дөрескә туры килде. Кайтып җитәргә ярты сәгать калган иде, туганнарыбыз: “Күршеләр янган. Безнең өй дә”, –дип шалтыратты. Сумкаларны шул килеш атып калдырдык та янәдән авылга кузгалдык, – ди Динә апа.

 

Бу гаилә дә, кызганыч, өйдән берни дә алып чыга алмаган. Өсләрендә булган кием белән калганнар. Үзләренең генә түгел, ике улларының да документлары янган. Коткарып кала алган бердәнбер әйбер – үлемтеккә дип җыелган чүпрәк-чапрак тутырылган сандык. Аның тышы янгыннан нык каралган. Эчендәге әйберләр исә исән калган. Гомер буе җыйган бөтен байлык көлгә әйләнгән. Өченче күршене – Тәскирә апаны исә бу афәттән таш гараж саклап калган. Мунчалары гына тулысынча янып беткән.

 

Бәхеткә, Абдрахмановлар да йортны иминиятләштергән.

 

– Улларым-кызларым булыша. Урамда калмадык анысы. Олы улым Илфат авылыбызда каршыга йорт салды. Ул буш тора. Әлегә шунда күчендек. Әмма үзебезнекен булдырасы килә. Акча ягы такыррак булса да, танышлар, балалар, туганнар җыелышып, нигезне чистартып бетереп, булган материалдан фундаментны салып калдырасы иде, – ди Әсхать абый.

 

Шундый авыр вакытта да ул башкалар күңелен күрергә тырыша, яшь аралаш көлдереп тә ала. 53 ел бергә яшәп, тормышларында бу беренче зур хәсрәт икән. Соңгысы була күрсен. “Биш вакыт намаз укып, карчык белән җимешле чәй генә эчеп ята идек. Ходай китереп сукты. Өстемдә күлмәгем, башымда түбәтәем кигән килеш калдым. Аның каравы, зур байлыгыбыз бар. Биш балабыз да тәүфыйклы, исән-сау. Алар – безнең терәк, булышчы. Аллаһы Тәгаләдән сабырлык сорарга кирәк”, – ди Әсхать абый.

 

Намаз дигәннән, Яңа Чәчкап халкы дингә җитди карый. Биредә мәчеткә җомга намазына 50ләп, башка вакытта исә, ким дигәндә, 20-30 кеше җыела икән. Арада яшьләр дә җитәрлек. Чәчкаплылар әйтүенчә, мәчеткә бер дә йозак эленгәне юк. Авыл өстенә биш тапкыр азан яңгырый. Иман нуры чәчеп торгангамы, күрше авылларда бер тамчы да таммаганда, биредә 2-3 тапкыр яңгыр явып киткән.

 

Әсхать абый үзлегеннән Коръәнне өйрәнгән. Коръән һәм тагын берничә дога китабы янгында исән калган. Могҗиза дими, ни дисең?! Изге китапның тышы каралган, әмма бер генә битенә дә зыян килмәгән. Югыйсә кәгазь ише әйберләр янып беткән бит. Әнә документларның берсе дә исән калмаган. Әсхать абый чирәм өстенә утырып, шул Коръәнне укый да башлады. Дулкынланудан каз тәне чыкты миңа. Алланың барлыгына, берлегенә ышанган бу гаиләгә Аллаһыбыз зур каза җибәргән икән, ярдәменнән дә ташламас, дип ышаныйк. Ә Әсхать абый барысы да яхшы булачагына инана, намазында Ходайдан шуны сорый.

 

“Бу – беренче очрак”

 

Шулай да янгын нидән килеп чыккан соң? Ачыклык кертергә теләп, Буаның 111нче янгын сүндерү бүлегенә киттем. “Бу урында 1990 елдан бирле эшлим. Мондый хәл районыбызда – беренче, – ди Буа районы буенча Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Расих Әнвәр улы Шәрәфетдинов. – Берәүләрнең өе янып, күршегә ут капкан очракта да, гараж, сарай яки мунча яну белән генә чикләнә иде. Бу очракта ике йорттан көл генә калды. Әле хәл тагын да катлауланырга, 2 түгел, 22 йорт янарга мөмкин иде. Корылык, эсселек хөкем сөрә. Яңгыр яуганы юк. Чәчкапта йортлар бик янәшә урнашкан, аралары 1,5 м гына. Халыкның лапасы печән, салам белән тулган вакыт. Өй түбәсе калайлары кызган.

 

Бу янгында 18ләп техника катнашты. Бензовозлар, зур мичкәгә су тутырган тракторлар – барысы да биредә иде. Сигнал килгәч тә, шул минутта ук янгын сүндерүчеләр фаҗига урынына чапты. Фермерларга да зур рәхмәт, техника һәм су белән булыштылар. Быел көннәр кызу тору сәбәпле, аеруча да куркыныч. Шуңа янгын сүндерү бүлегендә эш графигын да үзгәрттек. Хезмәткәрләр бер көн эшләп, 3 көн ял итә иде. Хәзер көнаралаш эшлиләр”.

 

Янгын сүндерү бүлегендә дознователь вазифасын башкаручы Вилдан Әхмәтҗанов исә фаҗиганең сәбәбен аңлатты. “Янгын баланың зажигалка кабызуыннан килеп чыккан. Шул көнне Фәннүр мунча кабызырга планлаштырган. Улы да булышырга уйлаган. Әтисе зажигалкасын бакчада онытып калдырган, балага аны алып килергә кушкан. Алар үткән көнне генә печән кайтарган. Бала сарай аша мунчага барганда зажигалканы кабызып караган. Шуннан җирдә коелган печәнгә ут капкан. Бала шунда ук ярдәм сорап кычкырган. Раил үзе дә нык борчылды. Ул шунда ук су сибәргә йөгергән. Без сораштыргач та: “Печән шулай тиз кибеп өлгергән дип уйламадым. Бераз дымлырак дип белдем”, – ди.

 

Мондый очрак, ягъни балалар гаебе белән янгын чыгу районыбызда быел 4нче тапкыр кабатлана. Ел саен мәктәпләрдә янгын турында 15-20шәр минутлык лекцияләр үткәрәбез. Укучыларга аның куркынычлыгы турында аңлатырга тырышабыз”, – ди Вилдан Әхмәтҗанов.

 

Буа районында быел ел башыннан барысы 37 янгын булган. 8е июль аенда. Ә Буа урманнарында, бәхеткә, мондый куркыныч очраклар күзәтелмәгән.

 

Табигатьтә шашлык пешереп ял итәргә бик яратабыз. Учакны сүндереп, өйдә утны, газны карап, балалардан игътибарны читкә җибәрмичә, мөмкин кадәр саграк булсак иде. Аллаһы Тәгалә сынау җибәргәндер дип кенә булмый. Сакланганны саклармын, ди Ходай.

Лилия ЙОСЫПОВА
Безнең гәҗит
№ | 04.08.2010
Безнең гәҗит печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№9 (54071) / 11.09.2010 18:55:24

Персональное приглашение.Просим Вас посетить сайт "Диалог культур.Мир с Имамом Махди.","Форум-куда идёт Россия?","Форум-теория относительности".Именно так писать в окно.С уважением,Мусин.

№8 (51388) / 11.08.2010 11:28:24

бер нәрсәм дә тибрәнмәде Сәлах...Шомланып укыдым.

№7 (51385) / 11.08.2010 09:54:53

Алла сакласын инде

№6 (51186) / 09.08.2010 13:11:13

Лилия Йосыпова яхшы журналист икән! Күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә торган булган ул.

№5 (51164) / 09.08.2010 09:34:00

Урамыбыз белэн янып бетэбез дип торам. Янгын сундеручелэрне озак коттек. Оч мэртэбэ генэ шалтыратканмындыр. Э пожарниклар тимер юлда поезд котеп ун минут торганнар. Алла саклады, башка йортларга кучмэде.

№4 (51153) / 09.08.2010 01:51:47

Аллах Тэгалэ биргэн бу авыр сынауны дорес кабул итулэренэ куандым. Кыен бик кыен .....Эмма Ходайдан сабырлык сорый белэлэр, Элхэмдулиллах! Аллах бу сабырлыклары очен куп итеп савап бирсен иде!!

№3 (51131) / 08.08.2010 23:32:50

Бәхеткә әле янып пешеп үлүчеләр юк. ләкин терлекләр дә бик кызганыч...ходаем бирмә берәүгә дә ут хәсрәтләрен!!!

№2 (51125) / 08.08.2010 21:24:46

Аллам сакласын шундай фаҗигалардан.
Үзләре исән сау аллага шөкер,бар да булыр,өйләрен дә төзәрләр,яхшы күршеләр,туган тумача булганда кайгылар уза.
Сабырлык бирсен ходаем

№1 (51124) / 08.08.2010 20:55:03

Бер дә кызык булмады шул ул көнне.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казанская филармония
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Глобэкс промоушен
Dj Radik