поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.07.2020 Ир белән хатын

"Аерылам дисәң — дүрт ягың кыйбла": Ирләре вахтада эшләгән гаиләләр ничек яши?

Совет дәүләте таркалганнан соң килеп туган икътисади кризис вакытында Татарстан, Башкорстаннан күпләр вахта юлы белән Себергә, башка чит төбәкләргә эшкә йөрүгә күчте. Андый гаиләләрдә тормыш ничек корылган? Озак вакыт читтә булу ир-хатын мөнәсәбәтләренә ничек тәэсир итә, бала тәрбияләүдә нинди үзенчәлекләр була? Азатлык хәбәрчесе берничә гаилә белән сөйләште.

Алабугада яшәүче Фәнил Рамазанов 2000нче елларда читкә эшкә чыгып киткән. Ул вакытта Себергә эш эзләп килүчеләр белән вокзаллар тулы иде ди. "Татарлар, башкортлар күп, бу якларда нефть чыккач, нефть эшен белүчеләр күп булгангадыр. Ул вакытларда Себердә хезмәт хаклары мондагыдан 3-5 тапкыр күбрәк иде. Монда кеше айга бер мең алса, Себердә биш мең чыга иде. Себергә урнашып булмады. Архангельски, Киров, Пермь өлкәләрендә эшләдем, күпер төзелешендә йөрдем, нефть саклана торган резервуарларны чистарттык. 13 ел дәвамында эшләдем, иң күбе ике айлап кайтмый тордым" дип сөйли ул.
 
"Читкә китеп эшли башлаганчы без гаиләдә финанс ягыннан кыенлыклар кичердек. Эш хакын азык-төлек белән түләү дә бар иде. Өйдән шул фатир, машина булсын дип чыгып китәсең. Аннары балаларга акча кирәк дисең. Себердә йөрүчеләр балаларына фатирлар ала хәзер. Алар акчага иркен яшәүгә күнегә" дип сөйли Фәнил.
 
Аның сүзләренчә, андый эшнең иң кыен ягы – гаиләдән аерылып тору. "Иң зур үкенечем – балаларны тәрбияләүгә аз вакыт калды. Җәйләрен алар белән була алмадым. Кыш көне өйдә була идем. Балалар аңлый инде, чөнки гаиләнең матди хәле миннән тора иде. Улым әйтә: "Әти, син минем өчен герой". Син тырыштың, әти диләр. Хатыным, балалар хөрмәт белән карады, акча килеп торгач. Соңга таба хатынымның да эш хакы артты. Шулай да озак кына эшләдем, чөнки бер әйбәт ала башлагач, күнегәсең. Хатыным җитәр инде, кайт дия башлады. Кайтып, "Алабуга" ирекле икътисад зонасында Төркия ширкәтенә эшкә кердем. Әмма коронавирус эпидемиясе килеп чыккач ул ябылды, хәзер вакытлыча эшсез булып торам" дип сөйләде ул.
 
Ирләре вахтада йөргән хатыннарның холыклары үзгәрә, аларда лидер сыйфатлары барлыкка килә дип күзәтүләре белән бүлеште Гөлназ (исеме үзгәртелде – ред.). Аның ире Татнефтепровод ширкәтендә эшли. Себер сазлыклары туңгач эш башлана, ире алтышар ай кайтмый тора. Җәй айларында гаиләсе белән. "Ул юкта бөтен эш минем өстә, таянырга ирем юк" дип сөйләде Гөлназ.
 
"Кызыбызга яшь ярым гына иде ул чыгып киткәндә. Әтисе кайткач, бала әтисен танымый иде. Бөтен эш үзеңә кала инде. Балага операция кирәк булгач, Казанга алып бардым, ирем Себердә иде. Читтә йөргән ирләр көнкүреш эшләреннән читләшә, бөтен эштә хатынына салыша башлый. Ирем бөтен эшне минем белән эшли, берәр әйбер аласы булса да, үзе генә ала алмый, мин кирәк. Ирләре Себердә булган хатыннарга шулай мөстәкыйльрәк булырга туры килә. Башларына төшкәч. Безнең авылда сигез-тугыз гаилә шундый, ирләре Себергә йөри, аларның хатыннары башкалардан аерылып тора, барысы да машинада йөри, эшкә батыр, кыю" дип сөйли Гөлназ.
 
Ирләре озакка китеп эшләгәч, хатын-кызлар ирекле яшәүгә күнегә ди ул. "Киткәннәрен көтеп кенә торабыз. Беркемнең дә "сагынам, үләм, түзә алмыйм" дигәнен ишеткәнем юк. Кесә тутырып акча алып кайткач, беркем дә ризасызлык белдереп тормый. Рәхәт яшибез. Минем иремә бер үпкәм дә юк, башкаларның да ниндидер үпкәләре бардыр дип уйламыйм. Киресенчә, горурланып торалар, акча алып кайта бит" ди ул.
 
Гаиләгә акча килеп тору, җитеш тормыш – беренче урында, сагыну, баланың әтисен күрми үсүе арткырак планга китә дип саный ул.
 
"Бала әтисенә хөрмәт белән карап үсә. Акча кем кулында икәнен белә. Хәзер кызыбызны 70 мең түләп укытабыз. Андый кешеләрнең хатыннары да, ирем башка кешегә карамаса ярый дип куркып кына тора. Ирем мин эшләп алган акчаларны тикшереп тә тормый, үземнекен үземә тотам" ди Гөлназ.
 
Аның фикеренчә, ирләре читтә эшләгән гаиләләрдә балалар да мөстәкыйльрәк булып үсә. Малайлар ир эшен үз өстенә ала – печәнен чаба, мал карый.
 
Ире читкә китеп эшләү аркасында аерылган гаиләләрне белмим диде Гөлназ. Киресенчә, авылда эш таба алмый, акча алып кайта алмаган ирнең хатыны аерылып китеп, шәһәрдә ипотекага фатир алып, тормыш корганы бар дип мисал китерде.
 
"Көнләшү юк, ышаныч дигән әйбер бар. Алар тайга эчендә эшлиләр, анда хатын-кызлар да юк бит инде, ашарга пешерүче хатын бар, алар ире белән бергә йөри Себергә. Мин иремә ышанам, тиененә хәтле алып кайтып күрсәтә. Йөрсә, ул сизелер иде. Каядыр зарплатадан тыш акча аладыр димим, чөнки хәзер бөтен эшчеләрне, машиналарны компанияләр интернет аша күзәтеп-тикшереп кенә тора" дип сөйли Гөлназ.
 
"Кайт дип карадым. Яшең дә бара дидем, монда эш тә бар иде. Ләкин монда 30-35 мең сум чыкса, анда 70, 80, 90 мең чыга. Барам әле ди. 1-2 ел инде, кайт дип әйтәм. Себердә йөрүчеләр колхоз малайлары гына түгел. Алар үзләрен горур, иркен тота. Бер танышыбыз кыз табып биргән өчен хатынына өр-яңа иномарка бүләк итте. Икенче бер гаиләдә ире 17 яшьлек кызына Казаннан өч миллионга фатир алып бирде. Себергә йөреп эшләүчеләр бөтенләй башка. Анда акча башка. Дөресен әйткәндә, бөтен нәрсә акчага корылган бит хәзер. Гел сөешеп кенә яшәп булмый" дип сөйли Гөлназ.
 
45 яшьлек Марат (исеме үзгәртелде – ред.) Якутиядә Сургутнефтегаз ширкәтендә экскаватр йөртүче булып эшли. Себергә йөри башлавына 14 ел. Бер ай өйдә тора, бер айга эшкә китә. Мондый тормышта кеше ирекле булырга күнегә, башкача яши алмый дип саный Марат.
 
"Шимбә-якшәмбе ял итүне, иртән эшкә китеп кич кайтуны күз алдына да китерә алмыйм. Монда кайткач та, өйдә ятмыйм, бизнесым бар. Себерне ташларга уйламыйм. Хатыным кайт дип әйтә, әйтү белән генәмени ул. Аның ел башыннан төзеп куелган графигы бар, ташладым да киттем түгел" дип сөйли ул.
 
Хатыны белән алар бер кыз үстерәләр. Бала тәрбияләү нигездә хатыны өстендә.
 
"Баланың туган көнендә, бәйрәмнәрдә эштә булырга туры килгәне бар. Өйдә булмасаң, кайткач котлыйсың инде. Бала сагына әлбәттә. Бала әнисе өстендә, әтидән башка үсә. Миннән финанслар гына. Нишлисең, башка вариант юк" ди ул. Авылда бизнес булса да, ул әле гаиләсе янына кайтып торырлык, Себер акчаларыннан баш тартырлык акча китерми, ди.
 
"Мондый тормышның гаилә өчен уңай ягы да бар дип уйлыйм. Сагынып кайтасың, хатының сагынып көтеп тора. Көнләшмибез бер-беребезне, безнең ирекле мөнәсәбәтләр, бер-беребезгә ышанабыз, иреген кысмыйбыз. Ә аерылам дигән кешегә бергә яшәгәндә дә – дүрт ягың кыйбла, чыгып китә аласың. Читтә эшләү сәбәп булып тормый" дип саный Марат.
 
Реналь Фәрхиев Ханты-Манси бүлгесе Когалым шәһәре янында нефть ятмасында скважиналарга хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшли. Себергә китеп эшли башлавына октябрьдә 28 ел була.
 
"90нчы елларда киттем. Армиядән соң бер ел колхозда эшләдем, юньләп түләмиләр. Апалар Себердә яши иде, алар чакырды. Ул вакытта өйләнмәгән идем әле. Авылдан бөтенләй китү уе булмады, чөнки монда туган нигез, мин бердәнбер малай, төп йортны сакларга тиеш дип саныйм. Аннары хатыным Гөлчәчәкне очраттым, өйләнештек. Олы улыбызга быел унсигез тулды, уртанчысына 13, кече улыбызга тугыз яшь" дип сөйләде Реналь.
 
Озакка китеп эшләү аркасында гаиләдәге кайбер мөһим вакыйгалардан читтә калырга туры килде ди ул. "Төрле чаклар булды. Балалар туганда да өйдә булмаган чаклар булды. Балалар кечкенә чагында Гөлчәчәккә кыен иде. Беренче улыбызга 40 көн булганда әниебез инсульт белән үлеп китте. Хатыным өй эшләрен, малларны караганда әтием булыша иде" дип искә ала ул.
 
Балалары азрак үсә төшкәч, малларын ишәйтеп, мини-ферма булдырганнар. Биш савым сыеры, бозаулары, үгезләре бар. Әтиләре Себердә чакта хуҗалыкны хатыны һәм уллары алып бара. Дәүләтнең мини-фермаларга ярдәм програмнарында катнашканнар. Себердән кайткач, Реналь тракторга утыра, авылдагы фермер хуҗалыгында йөк ташый, үз хуҗалыгында эшли.
 
"Читкә китеп эшләүдә иң мөһиме – бер-береңә ышаныч дигән әйбер. Көнләшү-нитү булса, алай йөрү файдасыз. Көнлим дисәң, сәбәп табып була. Аллага шөкер, андый әйбер юк, бер-беребезгә ышанабыз. Вахтовикның иң мөһиме шул бит инде – өйдә көтеп торсалар. Монда барысы да әйбәт булса – балалар авырмаса, яхшы хәбәрләр генә килеп торса, җаның тыныч, эшләп йөрисең" дип сөйли Реналь.
 
Гаиләдә ир белән хатын килешеп торса, читтә эшләү араларны суытмый ди ул. "Киресенчә, сагынышып кайтасың. Таркалган гаиләләр күп инде ул. Себергә килеп җитеп, бер атна үтми, телефоннан кычкырыша башлаганнар бар, аерылышулар да бар".
 
Хатыны Гөлчәчәк һөнәре белән шәфкать туташы. Кияүгә чыккач эшеннән киткән, үзен балалар тәрбияләүгә, йортны алып баруга багышлаган.
 
"Мондый гаиләләрдә бала тәрбияләү әни кешегә төшә. Балалар кечкенә чакта ничектер сизелми ул. Улларыбыз яхшы укый, өй эшләре эшләтеп интеккәнем булмады. Әти тәрбиясе җитми дип... "Әтиеңә әйтәм" дию дә тәрбия бит. Кечкенәдән үк әтиләре китеп эшләүгә күнеккән инде алар. Сагыналар иде, "синең белән китәм" дип әйбер җыйган чаклары да булды" ди Гөлчәчәк.
 
Өйдә ир-ат эше килеп чыкканда, иренең абыйсы, үзенең энекәше килеп ярдәм иткәнен искә төшерә. Ире Себердә чакта ремонт, төзелеш ише эшләр дә тукталып тормаган. "Хәзер акчаң гына булсын, бөтенесен эшләп була" ди Гөлчәчәк.
 
"Барысына да бик җитешеп булмый инде. Үзең дә уйлап куясың, балаларга шуны өйрәтмәдем, моны өйрәтмәдем дип. Себергә йөрүнең яхшы ягы бар, кимчелеге дә бар. Әниләре гел өйдә булгач, балаларга күз-колак булды, бала-чага контрольдә булса әйбәтрәк бит инде. Әти-әнисе икесе дә өйдә булмаса, чыгып китеп, әшәкелеккә өйрәнергә мөмкин. Безнең Гөлчәчәк гел өйдә булды. Ике улыбыз сәнгать мәктәбен йөреп тәмамлады, рәсем ясарга өйрәнделәр. Хәзер өченче улыбыз да укый. Әниләре машина белән йөртте. Мин читтә эшләгәч, хатыныма өйдә техника белән бәйле эшләрен дә эшләргә туры килә. Мәсәлән, өйне ягып җылыта торган газ мичен ничек кабызырга икәнен мин әле дә белмим" дип елмая Реналь.
 
Гаилә белән уздыра торган бәйрәмнәр дә кайчак аерым уза дип сөйли ул. "Вахта утыз көн булгач, елга дүрт көнгә күчә. Башта җиде ел чамасы берничә кеше Яңа елны гаиләсез, Себердә каршыладык, аннары җиде ел өйдә вакытка туры килде. Хәзер тагын читтә каршылыйбыз. Ата-аналар җыелышларына, 23 февраль бәйрәмнәренә бик катнашып булмады" ди ул.
 
Аерым яшәү кыен булса да, Себер акчалары кешене җибәрми, дип сөйли Реналь. "Бездә алтмыштан узганнар да эшләп йөри. Элек үзләре, балалары өчен тырышса, хәзер оныклары өчен эшлиләр. Хәзер яшьләр килде, алар да "машина гына алам да, туктыйм" дип киләләр дә, калалар. Кайтам дип теләгәнем булмады, аннан эш хакы стабиль килеп тора. Монда мал асрап яшәү ул Себер акчаларына бер ярдәм инде. Тормыш җитеш булса да, балаларны уйларга кирәк, аларны укытасы, торак ягын кайгыртасы бар" дип уйлары белән бүлеште Реналь Фәрхиев.
 
Чаллыда яшәүче 46 яшьлек Мәрьям (исеме үзгәртелде – ред.) иренең Себергә йөрүдән туктагач мондагы тормышка ияләшә алмавын әйтә. "22 ел эшләде. Фатир алдык, өч малай үстердек. Иреңнең яныңда булмавына күнегәсең. Ул гел гаилә өчен эшләде, читкә карамады. Аннары арып туктады. Монда эшкә урнаш дидем, бер эш тә ошамады. Эчүгә сабышты, уен автоматларында уйнап, бурычларга батты. Мин аны аерып җибәрдем, әти-әниләренә чыгып китте. Хәзер әкренләп аралаша башладык, эшкә урнашырга тели" дип сөйләде Мәрьям.
 
* * *
 
Русиядә вахта белән эшләүнең иң киң таралган вакыты – узган гасырның 80нче еллары. Ерак төбәкләрдә нефть, газ чыгару арткан саен, ил җитәкчелеге һәр эре ятмада мәктәп, хастаханә кебек инфраструктурасы булган эшчеләр бистәләре төзү кыйммәткә төшә дип саный. Вахтачылар өчен вакытлы тору урыннары төзелә. Мондый бистәләр төзер алдыннан совет җитәкчелеге Америка тәҗрибәсен өйрәнгән, чөнки Аляскада нефть һәм газ чыгару эше күптәннән вахта ысулы белән алып барылган. Америка нефтьчеләре яши торган бистәләргә аларның ничек оештырылганын өйрәнер өчен совет делегацияләре җибәрелә, алар арасында инженерлар, архитекторлардан кала социлоглар, ял оештыру белгечләре дә була.
 
Вахтачы гаиләсендә ир белән хатын мөнәсәбәтләре үзенчәлекләре психологлар тарафыннан җентекләп өйрәнелгән. Белгечләр фикеренчә, вахта белән эшләү партнерларның берсендә, яки икесендә дә гаилә тормышыннан канәгатьсезлек хисе тууына китерергә мөмкин. Андый гаиләләрдә ызгышлар күбрәк чыга, ир белән хатынның эшләрне берләшеп эшләү, бердәмлек дәрәҗәсе түбәнрәк, йорт хуҗасы роле хатынга күчү, җенси якынлык проблемнары, хыянәт, күңел төшенкелеге, стресс кебек кыенлыклар туу куркынычы бар ди белгечләр.

---
Матбугат.ру
№ --- | 08.07.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»