• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 26 Июль
  • Гөлшат Нигъмәтуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Галимҗан Нигъмәти (1897-1941) - язучы
  • Исэнмесез. Метро Аметьева,горьки яки Карбышева,даурский,мавлютова урамнары тирэсеннэн 1 булмэле квартира озак вакытка снимать итэргэ эзли без. 89372982380
  • Исәнмесез. Яңа бал сатам. Умартам урман янында тора. Экологик чиста бал. 3л -1300, кәрәзле бал - 600скм/кг. Казанга китереп тә бирәм. 89600344439 нлмерына шалтыратыгыз.
  • Добрый день! Продаю мёд из своей пасеки. Пасека находится около липового леса, в отдаленном от основных автомобильных дорог. Мёд характеризуются экологической чистотой и повышенными лечебными свойствами. Мёд цветочно-липовой. Цена 3л - 1300. Имеется доставка по городу Казани. В продаже имеется мёд в сотах весом от 1кг 500гр - до 2 кг. (вес тары не входит). Цена - 600 р/кг. Оптовом покупателям (от 10 банок), скидки. Желающие пишите по номеру 89600344439
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
 
 

 
Архив
 

               

08.07.2020 Хәвеф-хәтәр

Су кондызы кешегә ташланган

Салават районының Лаклы авылында бик сирәк очрый торган вакыйга булган. Шушы авылда яшәүче хатын-кыз су кондызы тешләве корбанына әверелгән. Район ветеринария станциясе башлыгы Тимур Камалетдинов әйтүенчә, хатын-кыз иртә белән эшкә барырга чыккан һәм капка алдында хайванны күргән. Эт дип уйлап, хуҗабикә аны куып чыгарырга булган.

Кимерүче су хайваны, качу урынына, хатын-кызга ташлана һәм аның аягыннан тешләп ала. Кычкырган тавышны ишетеп, аның уллары чыга һәм су хайванын сәнәк белән кадап үтерергә мәҗбүр  булалар. Чөнки кондызлар бер ябышсалар җибәрмиләр икән. Аның үткен тешләре бик куркыныч.
 
Әгәр дә сез аларга кагылмасагыз, бу хайваннар зарарсыз. Бик сирәк очракларда гына алар кешегә һөҗүм итәләр. Кимерүче мәете Мәсәгуть авылына экспертиза өчен җибәрелгән.
 
Зыян күрүче  хатынны ашыгыч ярдәм  хезмәте белән хастаханәгә урнаштырганнар. Аның аягында җитди яралар барлыкка килгән. Кондыз өй бакчасы артыннан агучы Әй елгасыннан килгән дигән фараз бар.
Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: Башинформ
Фото: Газета "Юрюзань"

---
Өмет
№ --- | 08.07.2020
Өмет печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№2 (908664) / 08.07.2020 23:06:23

Үз үлемен үзләп килгән хайванны җәллим.Эт булса да,нәрсәгә куарга.Юкка гына килмиләр алар синең яныңа. Язмышың күзеңә карарга тели.

Ашарга бир.Хайван бит ул -сине аңлый ул.
-ни кирәк сиңа -дип сорарга кирәк.ягымлы итеп.

Анда -монда чабып йөрсә,адашкан...

Минем әни су буена төшеп барам ди
елан ята,-нишләп ятасың минем бакчада,бар кит -дип әйтәм ди

Әкрен генә борылып карыйлар миңа -ди

Китәләр алар.....

№1 (908662) / 08.07.2020 16:49:24

Лаклы - борынгы зур татар авылы.
Гомумән Салават районында зур-зур татар авыллары җитәрлек. Район үзәге Малаяз, Нәсибаш, Лаклы һ.б. Малаяз- бөек әдибебез Нәкый ага Исәнбәтнең туган авылы. Район бик матур урында урнашкан. Салават, Кыйгы, Аскын кебек табигате бик яхшы сакланган урыннар юк инде ул Татарстанда. Малаязда элек атаклы татар сәүдәгәпләре, данлы мәдрәсәләр булган. 90-чы елларга кадәр әле халык анда татарча белем ала иде. Хәзер бар татар мәктәпләрен дә ябып бетерделәр, башкортчага күчерделәр барысын да. Халыкны да башкорт итеп язалар, сез татар түгел, башкортлар дип агитация алып баралар. Каршы килүче активистларга карата - репрессия, йөзләрчә татар активисты, татарлыкны, татар телен яклаулары аркасында гына эшеннән алынды районда. Татарстан Салават, Кыйгы, Аскын һәм дә тагын Уфа краендагы 40җтан артык татар районындагы татарларны яклау өчен берни дә эшләми. Чынлыкта исә, Уфа краенда татарлар Татарстандагыдан күбрәк. Татарлык, татар милли традицияләре, татар теле, татар милли йолалары, мәдәнияте анда ныграк сакланган.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar