поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.07.2020 Әдәбият

Бик кечкенә бөек хыял (Хикәя)

Газиз карт оныгының кыланмышларын читтән генә күзәтеп торды да, үзенчә нәтижә чыгарып куйды:муеныннан гашыйк булган бу. Булсын, аның яшендә гашыйк булмаса, менә монысы гайре табигый булыр иде. Шулай уйлый-уйлый, ул үзенең беркемгә дә кирәкмәгән эшен дәвам итте.

Беркемгә кирәкмәгән, ә менә Газиз өчен бик тә газиз эш шул ул. Уйлап карасаң, кем инде бүген аркан ишү яки язын бакчадан кыркып алган чыбыклардан кәрҗин үрү белән шөгыльләнсен ди. Кирәкми алар замана балаларына. Әмма Газиз карт кул астына туры килгән бөтен бауларны арканга әверелдерә: озын-озын каен җепселләре, былтыргы колмак үрентеләре, алар арасына чамасын белми үрмәләгән виктория жиләге мыеклары да кереп урнаша. Ә инде, оныгы әйтмешли, хан заманыннан калган сүс арканны сак кына сүтеп, шул үсемлектән барлыкка килгән арканны янә ныгытыр өчен генә файдалана ул. Сүс тә үсемлек инде, җитеннән ясала шундый да ныклы аркан. Андый арканнар белән үз гомерендә Газиз картка бүрәнә яки ат йөкләрен генә түгел, хәтта танкны да бәйләп тарттырырга туры килде. Чыдады житен аркан! Газиз кулындагы иске сүс арканны йомшак кына сыйпап алды да, Ходай үзеңә чыдамлыкны бирсә дә биргән инде, дип уйлап куйды. Аннары никтер аркан чыдамлыгын кешеләрнеке белән чагыштырасы итте. Тик кеше дигәнең һич көтмәгәндә, бер генә дә уйламаган чакта сына да куя шул. Ә шулай да кешедә шушы сүс аркан сыйфаты бар бит, ул аның өмете, дигән фикер килде картның башына.
 
Чынлап та, өмет дигәнең кеше үзе өзелгәндә дә өзелми ләбаса. Көтмәгәндә килгән ачышынннан карт үзалдына елмаеп җибәрде.
 
Читтән карап торучы булса, мондый аркан үрүче турында, һичшиксез, бу акылы белән хушлашкан яисә сабый акылы кергән моңа дип уйлар иде. Әмма акылны читкә куеп,шушы аркан үрүнең бер генә тәртибен бутасаң да, куелган максатка ирешеп булмаячак. Ә максат, бер уйлаганда, бик гади генә кебек. Газиз карт үреп урнаштырган кәнәфиле елга ярларын җимерелүдән саклап торырга тиеш алар. Өстәвенә, шул аркан арасына кергән колмак, виктория үсентеләре, нечкә таллар язын ямь-яшел үсентеләр җибәреп, елга ярларын сихри текәлеккә әверелдерәләр. Баштарак Газиз чишмәгә якынрак урынга бер генә кәнәфи үреп урнаштырды һәм шул аркан белән кәнәфине олырак өянкеләргә бәйләп тә куйган иде. Елга, рәхмәт әйткәндәй, шул арканын юа-юа акты да акты. Ник акты? Бәдрәшбаш елгасы ул үреп урнаштырган яшел чытырларны, ул чытырдагы җиләк яфракларын уйната-уйната әле дә алга ага. Гомер кебек тукталышсыз. Һәм тукталышсыз буыннар алмаша. Әнә, ул үреп куйган кәнәфиләрдә гашыйклар кайчакларда таңгача да утыралар. Элек, Газиз белән Газизә яшь чагында, яр буенда андый кәнәфиләр юк иде шул. Утырып торырга вакыты да юк иде инде. Ә барыбер яратырга вакыт табыла икән шул.
 
Менә, таңда Газиз сукага чыгып бара.Сандугачларга кадәр аңа ”Ир-тә-р-рәк, ир-тәр-рәк” түгелме?” – дип эндәшәләр төсле. Тик иртә буламыни! Әнә, аның Газизәсе чишмә буе чәчәкләреннән дөньядагы иң гүзәл такыяны үреп, башына киеп тә өлгергән! Инде тулы чиләкләрен көянтәсенә дә элгән. Кайтып та китәргә җыена түгелме? Бу гүзәллек алдында өнсез катып калган егет ягына карап, әле сихри елмаюын да түкте ул һәм шушы елмаю Газизне баскан урынына кадаклап ук куйды.
 
– Бүген дә бер сүз әйтә алмадым, – дип уйлады егет, чишмә юлыннан кызны карашы белән озатып калгач.
 
– Бүген дә бер сүз дә әйтмәде, – дип уйлады кыз, адымнарын чак буташтырмыйча, үз тыкрыкларына килеп кергәч.
 
Газиз шул гүзәллектән күзләрен ала алмый басып тора иде, аның алдында көянтә-чиләкле Газизә урынына кинәт оныгы пәйда булды һәм:
 
– Бабай, син нәрсә карыйсың ул шулкадәр кыймшанырга да куркып? – дип авызын ерды.
 
– Гази-зә-не дигән сүз ычкынды аның теленнән, чөнки карт әле яшьлек халәтеннән бүгенге көнгә кайтып өлгермәгән иде.
 
– Газизәне, – дигән җавап ишеткәч, Айрат та бабасы карашына ияреп, тыкрыкка таба карап алды.
 
– Анда беркем дә юк ла, бабай, – диде ул гаҗәпләнгән тавыш белән
 
– Юк шул, юк инде,–диде, уйлар давылыннан бүгенге яр буена кайтып өлгергән карт, ә менә, синең сөйгәнең бар.
 
– Каян беләсең син аны, бабай? – дип гаҗәпләнде оныгы.
 
– Белмичә, – диде карт өзеп кенә, – әнә җырда ничек дигәннәр әле:
 
Ышанмасаң мәхәббәтнең чынлыгына,
 
Гомер иткән бабайлардан сорап кара.
 
Гел үз эше белән генә мәшгуль бабасының кинәт кеше сыман сүзгә кушылып китүе Айратка ничектер рәхәтлек бирде кебек. Әллә моның белән ирләрчә сөйләшеп тә була микән дигән уйдан җанына җылы йөгерде егетнең. һәм ул, әллә ничә тапкырлар талпынып та, бирә алмаган соравын бирергә булды.
 
– Бабай, ул минем әбием идеме инде?
 
Картны бу сорау шундый тиз урыныннан куптарды, оныгы һич кенә дә көтмәгән җитез хәрәкәтләр белән атлап, Айратның каршысына ук килеп басты да:
 
– Була димени, олан, әби була димени ул шундый да чәчәк кебек кыз иде. Беләсеңме, ялгыш кулларым белән кагылырга да кыймый идем мин аңа... Нинди кул, сүз әйтергә куркып... Һай, улым, курку түгел, әллә нинди илаһи хис, бөек тойгы ул! Аның бер керфек тибрәлешеннән сыгылып төшәсең... Аның шушы җирдә барлыгын гына аңлау да сине күз күрмәгән, дөнья белмәгән батырлыклар эшләтергә сәләтле!
 
Айрат бабасының күзләренә әллә моңарчы бер дә сыный карамаган, әллә бабасының күзләре бүген генә шулай кабынганнар, һәрхәлдә, алар яшь егетләрнеке кебек очкын чәчеп тора иделәр. Хәтта гел иелә төшеп йөрүче бабайның сыны да егетләрнекедәй турайган иде.
 
– Бабай! – дип, әкрен генә бабасының иңенә кагылып алды Айрат һәм тагын сорау бирде:
 
– Ул да сине ярата идеме соң?
 
Газиз карт аркан ишкәндә утыра торган түмәренә килеп утырды, чөнки аяклары тотмый иделәр инде. Утыргыч кына да күтәреп тора алмас авыр уйлар тулы башын учларына алды, терсәкләрен тезләренә терәде дә, учлары эченә сыймый сыгылып чыккан күз яшьләре аша гына сүзен әйтте.
 
– Яратмый димени, юләр...
 
Сөйләштереп тә булмый торган сәер бабай елый түгелме соң? Бу сорауны Айрат үз-үзенә генә бирде һәм бу сорау аның күңеленә икенчесен тартып керетте:
 
“Ә мин шулай елый алырлык гашыйк булганмы соң Айзәрәгә? Аның мине яратамы-юкмы икәнен ничек белергә икән? Ә бабай каян белде икән кызының яратканын?”
 
Газиз карт ул сорауларны оныгының күзләреннән укып өлгергән иде инде һәм оныгыннан алда ул аңа үзе сорау бирде:
 
– Каян белдең син аның яратканын? – димәкче буласың инде. Шулаймы?
 
– Шулай инде... – диде Айрат, чак ишетелер-ишетелмәс кенә.
 
Сабырсызлык белән бер җөмләле компьютер җавабы көткән оныгына Газиз карт әллә ниткән толымнар турында сөйли башлады: “Аның ике толымы бар иде. Китапларда язган кебек төн кебек кара да, арыш көлтәседәй сары да түгел, бары үз төсендәге генә ике толым! Беләсеңме, олан, ул толымнар, әйтерсең, аның йөрәгенә ялганганнар да, хисләре генә булып тирбәлеп баралар... Минем шул толымнарны тотып кына булса да карыйсым килә иде. Хәйләсен таптым бит тәки. Беркөн су юлында очраттым да, әйттем үзенә: ”Толымнарың үзеңнекеме, әллә кушып кына үрелгәннәрме?” Тукталды да, күзләремә карап, шундый итеп елмайды, бәхетемнән егылып китми, чак аягөсте калдым. Ә ул миңа, беләсеңме, ни диде?
 
“Газиз, – диде, – минем бик кечкенә хыялым бар, су буенда талдан үрелгән кәнәфи булса, мин синең белән рәттән утырыр идем дә, толымнарымны синең кулларыңа ук салыр идем...”
 
Бабасы түмәреннән сикереп диярлек торды да, чигәләре буйлап аккан күз яшьләрен ике учы белән берьюлы селтәп кенә төшерде һәм Айрат өчен һич кенә дә көтелмәгән хыялый да ярсу да тавыш белән сүзен дәвам итте:
 
– Олан, үрә идем мин аңа андый кәнәфине! Берне түгел. бишне үрә идем... Тик икенче көнне иртә таңда ук безнең яшьтәгеләрнең барысының да кулына сугышка китәргә повестка тоттырдылар. Биш елга якын шушы таллар төбендә көтте ул сине диделәр. Минем хәбәрсез югалуым турында кәгазь килгәч кенә, аяксыз Әлфиткә чыккан булган да...
 
Айрат түземсезләнеп, бабасының сүзен бүлдерде:
 
– Син кайткач... синең янга килдеме соң ул?
 
Бабасының дәшми торган минуты сәгатьтәй тоелды егеткә. Ул бабасын кулларыннан ук тотып алды, күзләренә тилмерепләр карап, җавап көтте.
 
– Юк, улым, – диде Газиз карт, оныгының кайнар күмердәй пешергән учларыннан кулларын тартып алып.
 
– Юк! – диде, тагын бер тапкыр.
 
Болай да төйнәлгән йодрыкларын тагын да ныграк кысты ул. Картның йөзе дә сыңар йодрыкка сыеп бетәрдәй бөрешеп калган. Күзләре дә җыерчыклар арасына кереп чумган, аларның барлыгы-юклыгын да аеру кыен иде. Карт тагын бер тын сүзсез торды. Аннары тирән итеп сулыш алды да, гүя оныгы җавап көткән өчен генә, күзләрен ачты. Сак кына оныгының иңнәренә кулларын салды да, гомере буе үз-үзенә дә бер генә тапкыр да әйтмәгән һәм әлегәчә ышана алмаган сүзләрен оныгына кычкырып әйтте: “Үлгән ул... Бәбие аркылы килгән диделәр. Тик мин аның үлгәненә, барыбер, ышана алмыйм! Җанга иңгән җан белән бергә генә чыгадыр шул...”
 
Газиз карт түмәренә утырды ды сүзен дәвам итте:
 
– Син, килдеме, дисең. Иреннән кайтып, миңа килү нәрсәнедер үзгәртер, төзәтә алыр идеме, синеңчә? Юк, улым, чын мәхәббәт агымсу кебек ул...
 
“Аккан сулар кире кайтмый, яшь гомерләр дә шулай” – ди бит җыр. Вакыт аты да кире борылмый. Әгәр мәхәббәтнең чынын югалтсаң, хыялдагы белән генә дә яшәп була булуын. Тик андый яшәү икенче берәүне бәхетле итми, ә бәхетсез итә. Ә хатын-кыз заты үтә нечкә күңелле бит ул. Синең сандугачның телен күргәнең бармы? Хас скрипка кылы инде. Аңа белеп, яратып, тиешле урынына кагылсаң, җыр чыга. Тиешсез турынына ялгыш кына кагылсаң да, зар чыга. Гафифә әбиең: ”Тәки минем белән яшәмәдең, Газиз, анда баргач, Газизәгә әйтермен инде... Бәхетле булсам, яши идем әле мин” – дип, соңгы сулышында бәгыремне өзеп китеп барды. Бик кечкенә хыял дигән иде Газизә, Мәхәббәт хакындагы хыялның бик кечкенәсе дә бөек була, бары бөек кенә була, улым!
 
 

Нәҗибә САФИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 07.07.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»