поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.07.2020 Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдинова: "Бер мулла белән әрләшеп беттек. Һич килешмим!"

Җырчы Илсөя Бәдретдинова күптән түгел редакциябездә кунак булып киткән иде. Бер килгән-килгән тормышындагы маҗаралы хәлләр турында сорашмыйча кала алабызмы соң? Илсөя ханымның гыйбрәт булырлык тормыш хәлләре күп. Шуларның берсе белән уртаклашты.

− Күңел өчен эшләнә торган әйберләрне социаль челтәргә куймыйм. “Монда сәдәка бирдем әле, монда мәчеткә бардым әле” диючеләрне бик аңлап бетермим. Юк, берсен дә хөкем итмим, аларның үз эше. Бу бары тик минем өчен түгел.
 
Берсендә бер мулла белән әрләшеп тә беттек әле. Ул әйтә: “Мәчеткә барып сәдакә бирергә кирәк, укытырга. Шул чакта гына сәдакә кабул була”, − ди. Һич килешмим! Бәлки, мин дөрес эшләмимдер дә. Кара, мин, бәлки, бу тормышта бер нәрсәне дә белеп, дөрес итеп эшләмимдер ул?! Әмма мин үзем белгәнчә эшлим. Мәскәү базары янында бер исерек ир-ат утырып тора. Гомерем үтте исерекләр белән. Тугач та – исерекләр белән, гомер буе шулар арасында. Шуңа да аңлыйм мин аларның хәлен. Менә бу сәрхүшкә дә, берәр нәрсә тоттырмасаң, тегендә китеп барасын беләм. Ул сулый да алмый, сорамый да – аңа бары тик бик авыр. Әйе, кибеткә керәм дә, “чәкүшкә” алып чыгып бирәм. “Авырма”, – дим.
 
Менә нәрсә бу: мин гөнаһ эшлимме бу вакытта? Бәлки, мин кемнеңдер гомерен коткарып калганмындыр? Икенче яктан карасаң, мин бит кешегә хәмер тоттырдым. Әлбәттә, кеше сөйләячәк, эчерттең, дип гаепләячәк. Мәчеткә алып бар, вәгазь сөйләргә кирәк иде, аңлатырга иде, диячәк. Аңа ул кирәкме? Аңа яшәргә кирәк! Мин аңа нидер сөйләп кенә туры юлга бастыра да алмам. Әмма бер көнгә генә булса да тормышын коткарып кала алдым. Минем – үз дөреслегем. Йөрәгем ничек куша, шулай эшлим. Тормышта кыйналган чакларым булды. Бер тиен акчам юк иде кесәмдә.
 
Зарланырга ярамый – горурлык чиктән ашкан! Ике кибеттәге бәяләрне чагыштырып, кайсында арзанрак, шампуньне әнә шунысыннан ала идем. Аллаһы Тәгалә яхшы гына сындырды. Аның белән килештек: мин – аның баласы, кызы, колы түгел! Күрә торып шушы хәлгә җиткерде икән, димәк, моңа лаекмын, дип кабул иттем. Акча эшләрлек мөмкинлек бир, сәламәтлек бир, эшләгәнемнең күп өлешен башкаларга ярдәм итүгә тотармын, дидем. Күбрәк акча эшләгән саен, күбрәк булышырмын. Миңа калса, килештек кебек. Шушы юлымнан тайпылмаска тырышам, — дип сөйләде җырчы.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.07.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»