поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.07.2020 Җәмгыять

Фәрит Гыйбатдинов белән соңгы әңгәмә: «Бер-беребездән аерылсак, ахырзаманны тизләтәчәкбез»

Чуашстан татарлары лидеры, милли җанлы, кече күңелле Фәрит Гыйбатдиновның вафат булуы турындагы хәбәр аяз көнне яшен суккандай итте. Авырып хастаханәгә эләгүен ишеткәч тә, кем-кем, Фәрит абый җиңәр кебек иде. Нишлисең бит, анда да яхшы кешеләр кирәктер. Искә алуыбыз дога булып барсын, рухын шат кылсын иде инде. Игътибарыгызга аның белән узган елгы әңгәмәне тәкъдим итәбез.

Чуашстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдиновның сәхнә тирәсендә чуалуын авылдашлары башта бик аңлап бетерми. Аннан соң байтак вакыт үтә, бүген шул сүзләрне әйтүчеләр үзләре дә “Мишәр” ансамблендә биеп, җырлап йөри. Җырлый белмәгәне, син булмасаң, Урмайны белүче дә булмас иде, дип шөкер итә. Чуашстан татарларының, фольклорга таянып, мишәр авылларын таныткан, алай гына да түгел, читтә яшәүче милләттәшләребезне берләштергән лидеры бүген нинди уй-фикерләр белән яши? Әңгәмәдә без әнә шуны ачыкладык.
 
– Фәрит абый, татарда фольклорны, аның әһәмиятен аңлау бармы?
 
– Халык аны сиземли, тартыла. Галимнәргә, этнографларга исә аңлау гына аз, алардан фольклорны укыту эшен дәүләт дәрәҗәсенә күтәрү сорала. Музыка мәктәпләрендә, югары уку йортларында фольклорны укытуны кичекмәстән башларга кирәк. Без болай да бу мәсьәләдә соңга калдык инде. Мисал эзләп, ерак барасы түгел. Бу ялда Чабаксарда булып кайттым. Федор Павлов исемендәге музыка көллиятендә фольклор бүлегенең 30 еллыгын бәйрәм иттеләр. Бу чара, нинди глобаль заман булуга карамастан, чуаш милләтенең алда икәнен күрсәтте. Ул фольклор байлыгын саклый алган һәм шул юнәлеш өчен дипломлы белгечләрен әзерли. Бездә бу юк. Көллият белгечләренең һәрберсе дистәләгән фольклор үрнәк табып, аны нотага төшереп, репертуарына керткән. Искиткеч эш бу! Яңадан үзебезнең хәлне алсак, борынгы җырларыбыз да, биюләребез дә юкка чыгып бара. Булган кадәрен архивлардан табып, сәхнәгә менгезсәк кенә. Татарлар күп төрле. Бар мишәре, керәшене, себер, әстерхан татарлары, башкалары. Һәр җирлектә – үзенең фольклоры. Алар берәмтекләп өйрәнүне сорый. Бездә исә бүген гомумиләштерелгән фольклор алга сөрелә. Шуңа күрә әгәр фольклорны укыту эше башланса, экспедицияләр оештырылса, әле соң түгел дип уйлыйм.
 
– Фольклор гомумиләштерелеп кенә калмады, шоуга әйләнә кебек.
 
– Шоу-тамаша фольклор була алмый. Чөнки фольклорның нигезе була. Кызганыч, без бүген халык җыры белән аутентик җырның аермасын да белмибез.
 
– Татар фольклоры кризиста, дисез. Ул нидән гыйбарәт?

– Беренчедән, төрле җирләргә таралып яшәүче татарларның фольклорына игътибар юк дәрәҗәсендә. Аерым өйрәнү, сәхнәгә чыгару юк. Әйтик, Урмай авылы җырларын, бию үрнәкләрен мишәрләрнекенә кертәбез. Ә бит ул шул ук мишәрләрнең Чүпрәледә яшәүчеләре фольклорыннан үзгә. Мордовиянең “Ләмбрә” ансамбле мишәрләре гомумән башка төрле. Фольклор мишәрләрнең кайда яшәвенә карап та аерыла. Әлеге үзенчәлекләрне саклыйсы иде бит. Бәлкем болай өйрәнүдән куркалардыр да, дип уйлыйм кайчак. Бүлгәләнеп бетмәсеннәр, диләрдер инде. Бүлгәләнеп бетмәсеннәр өчен, һәр фольклор үрнәгенә, һәрбер җирлеккә дәүләтнең аерым мөнәсәбәте кирәк. Ә ул юк.
 
– Традицион мәдәниятне үстерү үзәгендәге үзгәрешләр турында ни диярсез?
 
– Фольклор үзәгенә үзгәрешләр кирәк иде. Ләкин менә болай, революция юлы белән ясарга ярамый иде аны. Үзгәртүне милләтебезгә файда булырлык итеп оештырырга иде. Фәнзилә Җәүһәрова – фольклор юнәлешендә фанатикларча эшләгән кеше. Ә нигә ул үзгәрешне менә шундый шәхесләр белән бергәләп башкармаска? Фольклорга дәүләт тарафыннан болай да игътибар җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Уен коралларын гына алыйк. Татар думбрасы, курае, тальян гармунын, башкаларын булдыру, тарату юнәлешендә кем эшләргә тиеш? Шул ук үзешчән коллективларның бер гармун алырга да мөмкинлеге юк бит! Безнең күп нәрсәне булдырасы килә. Ләкин булдыру юлында булган кешеләргә ярдәм итәсебез килми. Традицион мәдәниятне үстерү үзәге бу юнәлештә дәүләт белән бергә эшләргә тиеш иде. Бүгенге үзгәрешләр исә кризисны тирәнәйтте генә. Яңа кешеләрне куйдылар, китәргә җае булмаганнар калды, ләкин ул тукталды. Бу халәт озакка барырмы – белмим. Бәлки аларның уйларында ниндидер программа бардыр. Әллә инде элеккечә пиар проект “Уйнагыз, гармуннар!”ны гына күрсәтеп ятмакчы булалар микән? Ул вакытлар үтте бит инде хәзер. Киләчәкне кайгыртыр заман килде.
 
– Фольклор һәм дин икесе – ике нәрсә. Ләкин сез, фольклор динне саклый, дисез…
 
– Милләтнең йөзен халык үзе тудырган җыр, ягъни сәнгать һәм дин билгели. Ислам диненә фольклорга нигезләнгән мөнәҗәтләр, бәетләр кергән. Аннан соң кайсы җирдә җырлау, бию тыела дип язылган? Дөрес, кешене ярсыта торган юнәлешләр, мәсәлән, рок тыела. Аннан килеп, Аллаһы Тәгалә, һәр милләтне саклап калырмын, дигән. Әмма милләтне саклап калыр өчен, аның үзенең йөзе булырга тиеш. Мөфти Әлбир хәзрәт Кырганов белән кырык елга якын эшлибез, беркайчан да, дөрес эшләмисез дип шелтәләгәне булмады. Киресенчә, сез – дөрес юлда, – без бер милләт, дип хуплап тора. Ничек инде, ярамый дип, җырлаудан тыярга була?! Алай булса, мөнәҗәтләр әйтергә дә ярамыймы? Мөнәҗәтләр Аллаһы Тәгаләгә зекер әйтүгә корылган лабаса. Шулай ук әни-әнине, туган җирне олылаган җырлар да дингә каршы була алмый. Алар безне берләштерә, куәтләндерә. Шуңа күрә мин, дин җыр-биюдән башка була алмый, дип әйтәм. Чөнки без – бер милләт. Җырлаучысы икенче милләт вәкиле түгел.
 
– Бер елны “Татар кызы” бәйгесендә безнең кызлар катнашмаячак, дидегез. Фикерегез үзгәрмәдеме?
 
– Рәсми рәвештә бу бәйгедә катнашмыйбыз. Әгәр инде аерым бер кызның катнашасы килә икән, юллама бирәбез. “Татар кызы” балаларны тәрбия кылмый, шуңа аны модага ияреп уйлап табылган вакытлы бер чара дип кабул итәм. Бу бәйге кайчан да булса бер бетәчәк. Чөнки һәр елны шундый зур чыгымнарны төбәкләр күтәрә алмаячак. Мишәрләрнең холкына да туры килми ул. Безнең халык кыз балаларыбызның сәхнәдән гәүдә күрсәтеп йөрүенә риза түгел. Дөрес, чибәрлеккә карамыйбыз, рухына, эчтәлегенә игътибар итәбез, диләр. Барыбер инде, тән төзелешендә кимчелек булган кызны беренче урынга чыгарганнары юк әле.
 
– Күптән түгел “Мишәр” ансамбле белән Казанга килгән идегез. Игътибар җитәрлек булдымы, нинди уй-кичерешләр белән кайтып киттегез?
 
– “Мишәр” ансамбленең “Кәрван мирас” программасын Казанда күрсәтә алуыбызга үземне бик бәхетле итеп тоям. Алкышларны Мәскәүдә, Йошкар-Ола, Ульянда, Түбән Новгородтта да ишеттек анысы. Ләкин милләтеңнең мәркәзендә чыгыш ясау – бөтенләй икенче. Кырык ел иҗат өлкәсендә тикмәгә генә эшләмәгәнмен икән, дигән уйлар белән кайтып киттем. Тамашачы арасында начар тойгы белән киткән кеше булгандыр дип уйламыйм. Бар да рәхмәт әйтеп, ихластан сөендерделәр. Шул ук программа белән Уфага, Туймазыга чакырдылар. Без һаман юлда. Билгеле, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәм итмәсә, үзебез генә башкарып чыга алмас идек.
 
– Татар эстрадасы – бүген иң тәнкыйтьләнә торган өлкә. Сезнеңчә, бүген ул нинди халәттә?
 
– Начар дияргә тел әйләнми. Шушы көннәрдә генә Эльза һәм Артур Исламовларның концерты булды. Тавышлары искиткеч! Андыйлар тагын да бар бит. Тулаем алганда, эстрададан тулысынча канәгать булу мөмкин түгел. Вакыт иләге аша иң әйбәтләре үтәчәк, бушлары төшеп калачак аның. Иң мөһиме, халыкны тәрбияләү. Без җырчылар күплектән зарланышабыз. Ә бит халык шуңа йөри. Кемдер Тямаевны ярата, кемдер Артурны, нишләтәсең инде. Үзебезнең эстраданы чуашларныкы белән дә, башка милләтләрнеке белән дә чагыштырып карыйм, Аллага шөкер, без артта түгел. Ләкин сыйфатны күтәрү өчен эшлисе дә эшлисе. Шул ук эстрада артистларын әзерләүче югары уку йортларында җаваплылык зур. Аларның шәкертләре сәхнәгә, бүген җырлыйм да акча эшлим, дип чыгарга тиеш түгел. Җырчыларның күбесе ике нотада утыра. Музыка мәктәпләре дә күп, югары уку йортлары да бар юкса. Эстрада – лакмус кәгазе кебек үк күрсәткеч ул. Зәвыгыбыз нинди – эстрада шундый. Мин аны кайчак могҗизалар кыры дип тә уйлыйм. Халыкны тоту өчен яхшы алымын да, яманын да кулланалар. Таямаевы да, башкасы да.
 
– Сәхнәдә уйнап-җырлап йөрү ирләр эше түгел, дип әйтмиләрме?
 
– Баштарак әйттеләр. Мишәрдә сәнгать өлкәсенә керүчеләр ала карга санала. Мин, мәсәлән, рәссамыбыз Вәгыйз Камалетдинов – ала карга. Бөтен мишәр дөнья мәшәкате белән йөргәндә, өчәр-дүртәр катлы йортлар салганда, соңгы маркалы машиналар алган вакытта, без, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип, милләт белән эшләү миссиясен алдык. Беренче елларда чыннан да, ничек инде мужик башың белән сәхнәгә чыгып, җырлап-биеп йөрергә кирәк, дип баш чайкыйлар иде. 39 ел вакыт үтте. Хәзер “мужик башың белән” дип сүгүчеләрнең ирләре дә, әби-бабалары, балалары да бии. Акрын гына халыкның фикере үзгәрде. Җирле халык бу эшнең әһәмиятен аңлады. Хәзер, Фәрит абый булмаса, безнең Урмаебызны кем таныр иде икән, ди. Караш 180 градуска үзгәрде.
 
– Чуашстандагы татар авылларында урыслашу проблемасы бармы?
 
– Шыгырдан, Урмай, Тукайларны без йөз процент татар авыллары дип мактанабыз. Әмма безгә дә ул вирус үтеп керде. Дәүләт, бер тиен акча түкмичә, балаларыбызга урыс телен йоктырды. Шул гаджетлар, телефоннар, мультфильмнар аша. Белмим, ни хикмәттер ул: балалар, авызларын ачып, экраннарга берегә. Гаилә, балалар бакчасы, мәктәп, мәчетләр, җәмгыять, административ ресусрлар бердәм килешеп эшләгәндә дә, безгә телне саклап калырга авыр булачак әле. Әгәр инде таркау булсак, бер-беребездән аерылсак, ахырзаманны тизләтәчәкбез генә. Бердәмлектә – көч. Шуны онытмасак иде.
 
Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.07.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»