• 21.08 "Сүнгән йолдызлар" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 12 Август Гамирҗан Дәүләтшин
  • 12 Август Миңнәхмәт Сәхапов
  • 13 Август Луиза Янсуар
  • 13 Август Айдар Шаһимәрданов
  • 14 Август Сәгыйть Сүнчәләй (1889-1937)
  • 14 Август Мирфатыйх Зәкиев
  • 15 Август Рөстәм Мингалим
  • 16 Август Рөстәм Яхин (1921-1993)
  • 16 Август Нур Алиев
  • 16 Август Рафаэль Латыйпов
  • Казанда үзем үстергән бройлер чебие ите сатам, яртышарлап бүленгән. 1 кг - 250 сум. Бер чеби 3 кг тирәсе. Күп түгел, үземнән артканын гына. 89510679470
  • Братьев Касимовых 22/7 (рынок мавлютова) адресы буенча иптэшкэ бер егет кертэм. 89274433797.
  • Автолюлька от 0 месяца, ходунки, детская одежда по приемлемый цене. Актаныш. 89625646471
  • Печэн чабам, кысам, ташыйм 89625704993. Актаныш.
  • Казан шэхэре Проспект Победы урамында 2 булмэле фатирнын бер булмэсен арендага бирэм. 7 мен + счет фактура. +7 917 873-82-13
  • Гөбәдия өчен яңа ясалган корт (тура, кызыл эремчек)сатыла. 1 кг -500 сум. 89520443330 (Казан)
  • Казанда Горьковское шоссе урамында (ост. Можайский) бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Яшәү өчен барлык жихазлар да бар, кирпеч йорт, индив. отопление, Собственник. Айлык тулэу: 12500+к.у. тел.89172516412
  • Казанда,п-т Победы 139а к2 адресы буенча бер булмэле фатир арендага бирелэ.41кв.м. Яна ремонт,яна мебель хэм техника.17+ к/у.Озак вакытка. фотоларны ватсаптан жибэрэ алам. тел. 8-927-407-66-80
  • Казанда Грузчик, Газель хезмэте курсэтэбез! 24/7. 89196271171
  • Тиз арада,бергэ квартира снимать итэргэ акыллы татар кызы эзлим.Кварталда.89393079089

 
 

 
Архив
 

               

06.07.2020 Хәвеф-хәтәр

Бер сыерны ток сугып үтерде... Арчада давыл узган

Бакчада чүп утап йөрим. Кара болытлар куерганнан куера. Ул ара да булмады, җил котырып килеп тә җитте, бөтен дөньяны айкап та алды, яшенләп, шыбырдап яңгыр ява да башлады. Каты яуды. Яңгыр тынгач, бакчага чыктым. Давыл алмагачның шактый зур ботагын сындырган иде.

Алмалардан сыгылып торган ботакның җирдә ятканын күргәч елыйсылар килде... Ә давыл районда шактый эшләр майтарып ташлаган икән.

“Давыл байтак кына фермалар, гаражларның түбәләрен алып атты, – диде безгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин. – Мөндеш фермасының (“Кырлай” ширкәте), Апаз (“Ватан”), Шурабаш, Байкал авылларындагы ике ферманың (“Заря” агрофирмасы), Ашытбаш, Акчишмә (“Ашытбаш” ширкәте), Шекә (“Северный” хуҗалыгы), Курса-Почмак, Иске Му, Сеҗе авылларындагы фермаларның (“Ак барс” агрокомплексы”) түбәләренә өлешчә зыян килде. Дәүләттән нинди ярдәм булыр – әлегә документлар җыябыз”.

Ерак барасы юк, Арчаның көнбатыш өлешендәге Березинка урамында яшәүче Гыйләҗетдиновларның өй морҗасын җимереп, өй, гараж түбәсенә зыян китергән. Ут баганасы авышкан.

Фирдия ханым: “Туганнарыбыз, дусларыбызга рәхмәт инде. Бик нык ярдәм иттеләр. Бергәләп яңадан эшләп куйдык. Өйдә 18 яшьлек улым иде. Ул бик нык курыккан”. Күршеләрендә генә яшәүче Гөлнара ханым урамдагы бу тамашаны болай тасвирлады: “Улым икенче бүлмәдән, әни, иблис килеп керде, дип чыкты. Ул мәхшәрне сөйләп-аңлатып булмый”.

– Давыл котырганда урамда идек, – дип сөйли Акчишмәдән Илгизәр Хәбибуллин. – Без елга кырыенда гына торабыз. Лапас түбәсен алып ыргытканын карап тордык. Бер 5 метр читкә алып ташлады. Төзегәнгә 5 ел бар. Инде яңа калай сатып алып ясап та куйдык. Түбә калае саморезлар белән беркетелгән булса да, калаен каерып алган. Калайлар яраксыз иде. Ярый әле сарайларны иминиятләгән идек. Акчасы чыга...

Табигать көченә каршы торып булмый. Акчишмә авылы кергән Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин: “Акчишмәдә шәхси хуҗалыкка зыян килсә, Ашытбашта “Ашытбаш” ширкәтенең гараж һәм ферманың түбәсен өлешчә кубарып атты, – дип сөйләде.

Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов: “Кап-кара болыт Мари ягыннан килде, – диде.

– Иң зур зыян безнең җирлеккә килгәндер. Зыянның катысы Шекә, Шушмабаш авылларына эләкте. Шекәдә су буендагы борынгы талларны сузып салды. Авылда зур агачлар авып, электр чыбыгы өзелеп, бер сыерны ток сугып үтерде. Хәкимовлар хуҗалыгына зыян килде. Ярый әле сыерларын иминиятләгән булганнар.

Шекәдә тагын бер парникны давыл очырткан. Ферма түбәсенә зыян килгән. Шушмабашта берәүләрнең өй түбәсе, лапас түбәсен өлешчә алып аткан. Зиратны каһәрләгән. Зур агачлар каберлекләр өстенә авып төшкән. Рәхмәт, авыл мулласы Рөстәм Йосыпов халыкны оештырып, зиратта өмә ясап, тәртипкә китерделәр. Үгез-Елга авылында берәүләрнең агач төшеп, парнигын сыткан...”

– Давыл каты булды, – диде Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков. – Апазда ферма түбәсен өлешчә алып атты. Күптән түгел генә ремонтланган ферма иде. 200 башка исәпләнгән сыер фермасы. Иң мөһиме: үлем-китемнәр юк. Йорт, мал-мөлкәтеңне иминиятләп куярга кирәк. Дөнья хәлен белеп булмый.

Чыганак

Фото: пиксабай

 

---
Матбугат.ру
№ --- | 06.07.2020
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте