|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.07.2020 Фаҗига
Дуслары белән кәрт сукканда сабые ваннада батып үлгәнӘнисе бер яшьлек кызын юындырырга уйлап, ваннага кертеп утырта. Һәм краннан су җыелган арада, күрше бүлмәгә дуслары белән кәрт уйнарга кереп китә. Компания бик кызып уйный ки, ана баласы турында тәмам оныта. Ванна тулып, су идәнгә шыбырдап агуын ишеткәч кенә ана баласын исенә төшрә. Ул шунда ук йөгереп бара, әмма сабыйның инде күптән җаны чыккан була.
Ни кызганыч, ата-ананың игътибарсызлыгы һәм ваемсызлыгы аркасында сау-сәламәт һәм гөнаһсыз сабыйларның гомерләре өзелә. Бәла - аяк астында, диләр. Бу язма, башка, әниләр өчен сабак булыр, моннан соң сабыйларын күз карасы кебек сакларлар, дип өметләник.
Автор : Каспранова Ләйсән
Чыганак: Lenta.ru
Фото: 7info.ru
--- |
Иң күп укылган
|