|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.07.2020 Фаҗига
Соңгы минутка кадәр суда хатынын һәм баласын коткарам дип тырышкан, әмма...Бүген Менделеевск районында Кама елгасында хәвефле хәл була. Елга буйлап әйләнеп килергә дип 7 кеше моторлы көймәгә төялә. Һәм китәләр кичке табигать белән хозурланырга. Ярдан 300 метр ераклыкка киткәч көймә йөртүче ялгыш маневр ясый һәм 7 кеше суга барып төшә. Араларында 5 яшьлек кыз бала да була.
Бәхеткә, шушы урыннан 50 метр гына арада башка көймә белән бер кеше узып барган була. Ул ярдәм сорап кычкырган тавышларны ишетеп, һәлакәт урынына килә һәм кешеләрне коткара башлый.
Кызганыч, бер генә кешене коткара алмый. Матбугат.руга билгеле булганча, 1987 елгы ир-ат суда соңгы минутка кадәр хатынын һәм баласын коткару өчен бөтен көчен куя. Әмма... Мөгаен, эченә, тын юлларына су күп эләккәндер. Ярда аңа ярдәм итәргә тырышалар, әмма уңышсыз. Гаилә башлыгы үлә. МЧС хәбәр итүенчә, беренчел тикшеренүләр буенча көймәдә коткару жилетлары булмаган.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз....
--- |
Иң күп укылган
|