|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.07.2020 Җәмгыять
Казан мөселман кинофестивале ябык форматта узачакXVI нче Казан Халыкара мөселман кино фестивале техник режимда, зал тулы тамашачылардан башка үтәчәк. Фестивальне гамәлгә куючылар һәм оештыручылар шундый карар кабул итте. Бу таҗлы вирус инфекциясенең таралуына юл куймау максатын күздә тотып эшләнә. Шуңа да карамастан, фестивальне оештыру эшләре, кабул ителгән регламент нигезендә, тулы куәткә алып барыла. Җиңүчеләрнең исемнәре сентябрь башында игълан ителәчәк. Исегезгә төшерәбез: 2020 елның 1 июненә фестивальдә катнашуга гаризалар кабул итү төгәлләнде. Оештыру комитеты 63 илдән килгән 629 фильмны теркәде. Кино белгече Сергей Анашкин рәислегендәге сайлап алу комиссиясе 52 фильмнан торган исемлек булдырды. Конкурсның программасы Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең рәсми сайтында урнаштырылды. Хәзер, конкурс программасы халыкка җиткерелгәннән соң, жюри әгъзалары эшкә керешәчәк. Нәтиҗәләр чыгару буенча жюри утырышлары читтән торып үткәреләчәк. Җиңүче фильмнар турында мәгълүмат Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең рәсми сайтында урнаштырылачак. 2020 елда офлайн чаралар булмаячак.
--- |
Иң күп укылган
|