поиск новостей
  • 13.11 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.11 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 14.11 "Тынлык" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 15.11 "Ситса туй" Камал театры, 12.00, 16+
  • 15.11 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 15.11 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.11 "Тынлык" Кариев театры, 18.00, 16+
  • 16.11 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 16.11 "Гомер моңы" Кариев театры, 18.00, 12+
  • 18.11 "Бию пәрие" Камал театры, 19.00, 12+
  • 18.11 "Умырзая" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 19.11 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.11 "Ялла" концерты. Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 19.11 "Без бит авыл малае" Кариев театры, 19.00, 12+
  • 20.11 "Күңелем кукурузы" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.11 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 20.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 20.11 "Кавказ һәм Көнчыгыш халыклары биюләре" концерты Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 21.11 "Көл" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Ноябрь
  • Илназар - җырчы
  • Айрат Гыйлаев - көрәшче
  • Салават Хәбибуллин - актер
  • Резеда Ганиева (1932-2020) - галим
  • Лилиана Сафина - журналист
  • Мөдәррис Газетдинов - композитор
  • Казанда Восстания/Ибрагимова урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 булмэсе тәртипле кызларга арендага бирелэ. Комиссия юк. 89376001290
  • Климатик хезмәт күрсәтү: кондиционерлар урнаштырабыз, төзәтәбез, чистартабыз. Шулай ук сатабыз. 89377752225
  • Мәскәү р-ны, Восход ур, 13 А адресында урнашкан 294енче Гөрләвек балалар бакчасына тәрбияче, өлкән тәрбияче һәм кече тәрбиячеләр кирәк. Коллектив бик тә дус-тату. 89600711371 мөдирнең номеры
  • 1.11.2025. КАЗАН узэгендэ Назарбаев урамында 1 булмэле фатир арендага бирелэ. Тэртипле кызлар очен. Коммуналь тулэулэр белэн 30000 сум. тел. 89178887888. Реелторсыз.
  • Хэлэл урдэк ите сатыла.Казанга китереп бирэбез.кг 650сумнан .тел 89393453961
  • Продаю сварочный аппарат ELITECH АС-160 в отличном состоянии, ламели 10 шт. Телефон 89178553159.
  • Хэлэл угез ите сатылачак, Казанга китереп бирэбез.Алгы бот 560 сум/кг.арткы бот 580 сум/кг тел.89520347319
  • Казанда Кәҗә бистәсе, Яшьлек метро станцияләре тирәсендә арендага 1 бүлмәле фатир эзлим. Риэлторлардан башка:) тел: 89872237890
  • 1992 елгы, бик яхшы сакланган, яхшы ремонтланган УАЗ-3303 автомобиле сатыла. Бәясе килешү буенча. Телефон:89172681882
  • Казанда Закиева урамындагы 41 нче йортында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 бүлмәсе тәртипле татар кызына арендага бирелэ. 89179109270
Архив
 
04.07.2020 Авыл

«Үрмәләп тә, аунап та, ятып та җыябыз»

«Безнең якта җиләклек бүлешү, көндәшлек дигән нәрсә юк. Каен җиләге барыбызга да җитә.Үрмәләп тә, аунап та, ятып та җыябыз. Үзенә күрә бер рәхәтлек бу», – ди Балык Бистәсенең Казаклар авылында яшәүче Сәрия Шәрәфиева. Моңа кадәр җиләк саткан акчага ял итәргә барганнар. Быел да Кырымга туганнарына кунакка җыеналар.

– Җиләк җыеп, өй салып яки машина алып буламы? – дип сорыйм Сәрия ханымнан.
 
– Аның кадәр үк зурдан кубып булмый. Әмма бик тырышсаң, көнгә 5-6 мең сумлык табыш алырга мөмкин. Күп дигәндә, 10 меңлек саткан бар. Заказлар күп, җыеп кына өлгер. Кем алдан сорый, беренче чиләк шуңа эләгә. Элек юл буена  чыгып сатсак, хәзер өйгә килеп алалар, – ди ул.
 
Былтыр каен җиләге аз булса, быел  шулкадәр күп икән. Ире Гомәр абый барыннан да җитезрәк. Тик умарта тоткач, сахраларда йөрергә вакыты гына аз кала. Кызы Зәлия, улы Илназга да бу шөгыль ят түгел. Кечкенәдән  әниләренә ияреп, 7 литр чиләкне тутырганнар.  Шәрәфиевләрнең җиләк белән җенләнә башлавына әле 4-5 ел гына. Аны ерактан эзләп тә йөрисе булмаган. Күки авылы янындагы тау битендә мыж булып үскән җиләккә юлыкканнар.
 
– Менә бу ичмаса җиләк! Авыл кешеләре ничек  белми икән дип, шаккаттык. Көнгә хәтта икешәр тапкыр барып, 20 шәр литр җыеп кайта идек. Кырда кабан дуңгызы да күргән бар, ул үзе  бездән куркып качты. Соңрак башкалар да белде бу җирне. Хәзер анда  күп йөриләр. Без исә бөтенләй кеше аягы басмаган  җиләклек таптык. Күпме җыйганны чутлаган юк. Болында гына йөреп булмый, эшкә дә барырга кирәк бит. Хәләл кафеда эшлим, – ди  Сәрия ханым. – Яңгыр коеп яуганда да жыйган бар жиләкне.  Чүп чиләгенә киертә торган пакетны тишеп, баш һәм кул тыгарга  тишекләр ясадык та, өскә кидек. Тик файдасы гына тимәде. Яңгыр суы бутый эчләренә тулып, салкыннан күшегеп беттек. Әмма өйгә кайтырга ашыкмадык. Жиләк шундый нәрсә ул, аның сихри тарту көче бар.
 
Көндәшлек дигән нәрсәне дә белми Шәрәфиевләр. Әйдә, безгә җиләккә дип, туган-тумачаларын, дусларын да кунакка дәшәләр. Балтачта яшәүче  апалары да чиләкләрен тутырып китә икән.  Килү генә түгел, җыярга да кирәк. Сабырлыгың җитмәсә, әллә ни кыландырып булмый.
 
Сатарга да, ашарга да җитә. Җәй тик ятмасаң, кыш буе җиләк ашыйсың. Кышка төеп тә куялар, кайнатмасын да ясыйлар икән.
 
– Жиләктән кайтуга, ярты стакан каен җиләгенә шикәр комы, сөт салып, блендерда болгатып, коктейль ясап эчәбез. Бик файдалы, тимер күп. Гемоглобины түбән булган кешеләргә аеруча яхшы. Бик тиз хәл кертә. Аны эчкәч, арыганнар бетеп, тагын җиләккә барасы килә башлый, – ди Сәрия Шәрәфиева.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 02.07.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы