поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.07.2020 Матбугат

КФУның татар журналистикасына бюджет урыннары бүленмәгән, Татарстан хөкүмәте акчасына кадрлар әзерләү туктатылган

Васыйл Гарифуллин Мәскәүдән бюджет урыннарын сорап гариза язуын әйтте. Казан федераль университетының милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасына быел бюджет урыннары бирелмәгән. Бу хакта бүген кафедра мөдире, профессор Васыйл Гарифуллин "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында белдерде.

Аның сүзләренчә, ел саен бакалаврга 60-75 студенттан торган төркемнәр туплана, ләкин берсендә дә бушлай уку мөмкинлеге юк.
 
"Быел безнең бюджет урыннары бөтенләй юк. Соңгы елларда ук кимеде. Узган ел дүрт бюджет урыны гына бар иде. Кызганыч, быел бөтенләй юк. Ләкин безнең бер кечкенә өмет кисәгебез бар. Быел Русия хөкүмәте югары уку йортларына өстәмә бюджет урыннары бүлеп бирү турында карар кабул итте. Без дә Мәскәүдән бюджет урыннарын сорап гариза бирдек. Аның квотасы әле килмәде, белмибез. Кабул итү кампаниясе ныклап үз көченә кергән вакытта игълан ителер һәм бәлки без бюджет урыннары алырбыз дип уйлыйбыз", диде Гарифуллин.
 
Бюджет урыннары читтән торып уку бүлегендә генә бар. Бушлай 13 студент белем ала алачак. Соңгы елларда коммерция бүлегендә укучы татар студентларының чыгымнарын ТНВ ширкәте һәм Татарстан хөкүмәте ярдәме белән "Татмедиа" агентлыгы үз өстенә ала иде. Быел бу програм да тукталган.
 
"Быел финанс яктан уңайсыз ел булгангадыр бу програм туктап торды. Киләсе елда булыр дип өметләнәм. Киләсе елда бюджет урыннары булачак", диде кафедра мөдире.
 
Узган еллардагы кебек татар журналистикасына укырга теләүчеләргә урыс теле һәм урыс әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханы тапшырырга туры киләчәк. Моны Васыйл Гарифуллин абсурд дип атады. Аның сүзләренчә, бу журналистикага килергә теләүчеләр санын киметкән.
 
"Көндәшлек кимеде. Беренче сәбәбе – Бердәм Дәүләт имтиханы (БДИ) белән бәйле. Татар журналисты булырга теләгән кеше урыс телен һәм үзе сайлап урыс әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга тиеш. Күзалдына китерегез, милли мәктәптә укый торган бала Мәскәү, Казан, Петербур, Воронеж мәктәбендә белем алган бала кебек бер дәрәҗәдә шул ук биремнәрне үтәргә тиеш. Әлбәттә, бу авыр. Аннан урыс әдәбияты бик универсаль фән дә түгел. Урыс әдәбиятыннан имтихан биреп, син әллә кайларга документларыңны бирә алмыйсың. Шул филологиянең кайбер белгечлекләре генә кала инде. Ә менә җәмгыять белеменнән имтихан биргән кеше күп җиргә гаризасын бирә: юриспруденция, социология, икътисад һәм башкалар. Урыс әдәбияты белән мөмкинлекләр чикләнә. Шуның аркасында балалар урыс әдәбияты имтиханын сайламый башлады. Татарстанда урыс әдәбияты имтиханын бер генә бала да сайламаган районнар булды. Бөтен районы белән. Димәк, ул районнан журналистлар чыкмаячак. Шулай итеп абитуриентлар саны бик кискен кимеде, көндәшлек тә төште", диде Гарифуллин.
 
2018 елда КФУда татар журналистикасы кафедрасы бетерелде, аны урыс журналистикасы кафедрасы белән куштылар. Ләкин моңа карап милли рух бетмәде ди Гарифуллин.
 
"Милли һәм глобаль медиа чаралары дигән кафедра булса да, без аның "милли" дигән сүзе өчен шактый көрәштек. Бу юнәлешне саклап калдык. Без татарча дәреслекләр чыгарабыз, татар телендә конференцияләр уздырабыз, татар журналистикасыннан диссертацияләр яклыйбыз. Барысы да татар милли мәгълүмат кыры белән бәйле. Студентлар белән аралашу да шул ук. "Васил абый" дип кенә эндәшәләр миңа. Бүгенгә без бу милли рухны саклап кала алабыз. Киләчәктә глобальләшү, мәктәпләрдә татар теле белән бәйле сәясәтнең үзгәрүе ничек булыр – үзебездән дә, татар гаиләләреннән дә, татар җәмәгатьчелегеннән, халкыбызның телне, милләтне, милли рухыбызны саклавы өчен көрәшүеннән тора", диде Васыйл Гарифуллин.

---
Матбугат.ру
№ --- | 04.07.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»