поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
04.07.2020 Авыл

Юлсыз, газсыз авылда яшәүче уңган килен Миләүшә

Утынын да әзерли, кышлый аеруча суык көннәрдә көне буе мичкә ягарга туры килә икән. Болардан кала, яшелчә, бәрәңге бакчасы да бар. Сабырлыгы бетеп, күңелсезләнеп куйган вакытлары да булгалаган... Инстаграм белән дуслашканчы.

Миләүшә кебек тырыш, тәвәккәл һәм позитив кеше генә газсыз, юлсыз авылда яши ала торгандыр. Башкортстанның Аскын районы Көнгәк авылында яшәүче блогер Миләүшә Әҗмиева инстаграм битендә үзен уңган килен дип таныштыра.  Дөресе дә шул.

Яңа гына 21 яшен тутырган Миләүшә ике яше дә тулмаган кызы белән авылда җир җимертеп яшәп ята. Мине иң гаҗәпләндергәне – аның юлсыз ерак бер авылда газы да булмаган йортта яшәп, хуҗалыкта берүзе сыер, ике үгез, сарык һәм тавыклар асрап көн күрүе.  Миләүшәнең ире Радик Себергә китеп эшли.

Авылда эш булмаганлыктан китәргә мәҗбүр булды, аны Себергә озатканда кызыбызга тугыз гына ай иде, ди Миләүшә. Күп балалы гаиләдә әтисез үскән кыз авырлыкның нәрсә икәнен һәм тормышта үзеңә генә таянырга кирәклеген белә, әлбәттә. Шуңа да, ничек кенә авыр булса да, башкалар янында ким-хур булмый дип, тешен кысып булса да яшәп ята.  Радикның әти-әнисе күптән вафат булганнар. Алардан калган йортта яши яшьләр.

Никах укыткач, бер ай Миләүшәнең әнисендә яшәп алалар, аннары шушы йортка күчәләр. Өйдә күп еллар беркем яшәмәгән, юылмаган, булган әйберләребезне алдык та кереп утырдык, көтеп торучыбыз да булмады, дип искә ала Миләүшә. Әниләре үзенең сыерын да бирә. Соңрак үгезләр, сарыклар да асрый башлыйлар. Әнисеннән башка бер минут та тора алмаган кечкенә баласы әнисе белән иртән сыер саварга да чыга. 

– Аны киендереп, коляскасы белән чыгарып утыртам. Сыер тавышыннан куркып елаган вакытлары да була. Йокыга да киткәли утырган җирендә. Көтү төшерергә барганда да үзем белән коляскага утыртып алып барам. Сыерны каршыларга да бергә йөгерәбез. Бервакыт көчле яңгыр яуганда, яшен астында икебезгә генә калырга туры килде. Якындагы электр баганасына яшен сукты. Сабыемны куеныма кысып, куркудан үзем дә калтыранып елаганымны әле дә онытмыйм, – ди ул. 

Радик айлар буе өйдә юк, абзарда тузган электр чыбыклары гел өзелеп тора, җитмәсә, үгезләр дә тибенеп-дулап, алларындагы тагаракны җимереп бетерәләр. Аларны да Миләүшә үзе ялгап, төзәтеп тора. Утынын да әзерли, кышлый аеруча суык көннәрдә көне буе мичкә ягарга туры килә икән. Болардан кала, яшелчә, бәрәңге бакчасы да бар. Сабырлыгы бетеп, күңелсезләнеп куйган вакытлары да булгалаган...

Инстаграм белән дуслашканчы.  Башта ул инстаграмга лезгинка биегән мизгелен куя. Мәктәптә укыганда ук биергә яраткан кыз аны үзлегеннән өйрәнгән. Депрессиягә бирелгән бер вакытта шушы инстаграм коткара да инде аны.

Бүген Миләүшәнең 23 мең язылучысы бар. Башта авыл тормышын төшереп видеолар элә башлый. Язылучылары сыер, үгезләрен дә, мичкә яккан вакытларын да төшерергә сорый. Авылның бигрәк тә шул якларын карыйсылары килә, ди яңа танышым. Олырак апалар лезгинка биегәнен ярата икән. Күбрәк бие дип сорыйлар.

Менә шулар таккан да инде Миләүшәгә уңган килен дигән исемне. Араларында, синең кебек уңган киленем булса иде, дип тә язучылар бар икән. Шуннан блогер үзенең исемен дә шулай үзгәртеп куярга булган.  Юлсызлык та күңеленә бик тия. Район үзәге алардан алтмыш чакрым ераклыкта. Анда барып җитү өчен ике сәгать вакыт кирәк. Яңгыр яуган вакытлар булса, кыш көннәре юлга өчәр сәгать китә.

Яшь кызның керфек тә куйдырасы, тырнак та буятасы килә. Юлда вакыт әрәм була дип, хәзер аларны үзе эшләргә өйрәнгән. Сораган кешеләргә дә тырнак буяп бирә.

– Ничек шундый шартларда яшисең дип шаккаталар. Авылда яшәгәч, малын асрамый булмый, бәрәңгесе дә кирәк. Авыл кызы булгач, эштән курыкмыйм. Язылучыларым арасында да, гел шулай батыр бул, горурланабыз, дип хуплап торучылар бар, - ди ул.


Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 03.07.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»