|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.07.2020 Криминал
Сөяркәсе белән күңел ачкан хатын сабые югалуын сизми калган - эзлиләр
Тува шәһәрендә яшәүче бер ханым бергә яшәгән ире белән елга буенда эчеп утырып, дүрт яшьлек улының югалуын сизми дә калган. Малайны эзләү белән хокук саклау органнары һәм коткаручылар шөгыльләнә, волонтерларның ярдәме көтелә, дип хәбәр ителә Тикшерү комитетының региональ идарәсе сайтында. Хатын бергә яшәгән сөяркәсе белән 2 июль көнне иртәнге 10нан кичкә кадәр үзләреннән ерак түгел елга буенда эчкәннәр. Кичке 17 сәгать тирәсендә янында улы юклыгын аңлап алган, ләкин югалуы турында шундук полициягә хәбәр итә алмаган, чөнки нык исерек булган.
Хәзер бала югалган урынында Тикшерү идарәсе криминалистлары эшли. Югалуы һәм баланың батуы факты буенча тикшерү үткәрелә.
Автор : Каспранова Ләйсән
Чыганак: Lenta.ru
Фото: Mini-skirts.ru
--- |
Иң күп укылган
|