|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.07.2020 Шоу-бизнес
Резидә Шәрәфиева авылдан "эт" булып кайткан (ФОТО)Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева машина багажнигын шыплап тутырып, "эт" булып авылдан Казанга кайткан. Тукталыш саен физик күнегүләр дә ясаган ул. - "Эт" булып Казанга кайттык, юлда тукталыш саен "зарядка" ясадым. Авылда әни һәм кызлар белән җиләккә бардык. Кызыма "җиләк аша, бигрәк тәмле", дим. Юк, бер җиләк тә капмый кайтты, "юылмаган ул" ди. Ә без җиләкне рәхәтләнеп ашый-ашый җыя идек. Менә күпме витамин җыйдык! Сәламәт булыйк! Тәмле кайнатма белән мәтрүшкәле чәй эчәргә кунакка килегез! - ди Резидә Шәрәфиева.
Лена РӘХИМОВА |
Иң күп укылган
|