поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
06.08.2010 Сәясәт

МИҢНЕХАНОВ СТИЛЕ

Яңалыкларны карасаң, шаккатып куясың – Президент Рөстәм Миңнеханов барысына да ничек өлгереп бетә ул?! Узган шимбәдә киңәшмә үткәрә, якшәмбе Төрекмәнстанга китеп бара, дүшәмбе Казанда берничә җитди очрашу үткәрә... Әйе, кул астында машина, вертолет, самолет бар, ләкин тегендә-монда барып кайтыр өчен, алай гына да түгел, дәүләтара дәрәҗәдәге очрашулар үткәрергә зиһен, сәламәтлек тә кирәк бит.

Рөстәм Миңнеханов республика белән идарә итүдә үзенең элеккеге стилен саклап калды. Президент булгач та, Кремльдәге кәнәфидә утырмыйча, хәлләрне урынга барып тикшерә. Түрәләр аны алдый алмый. Чиновниклар әйткәнчә, Миңнеханов еш кына шимбә-якшәмбе көннәрендә вертолет белән җитди төзелеш объектларын тикшереп кайтырга мөмкин. Эш оештырылмаган икән – дүшәмбе җаваплы кешеләргә нык кына “эләгә”. Шунысы да бар: Миңнеханов түрәләргә ялынмый диләр. “Эшлисегез килмәсә, урыныгызга башка кеше табылыр” , – дип әйтергә дә күп сорамый. Бигрәк тә муниципалитет башлыклары еш ишетә андый сүзләрне. Беренче чиратта – капиталь төзекләндерүне ташбака тизлеге белән алып барганнары өчен. Ник дигәндә, 10 октябрьдә муниципаль сайлаулар, район хакимнәре халык яклавын яуларга тиеш. Ярым-йорты эшләнгән йортлар белән ерак китә алмаячаклар. Быелгы корылык елында, азык-төлеккә бәяләр үсү, терлеккә печән-салам, иген җитмәү шартларында хәзерге хакимнәргә авырга туры киләчәк.

 

Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиев күләгәсендә булыр дигән фаразлар чынбарлыкка туры килмәде. Беренче Президент үз алмашының эшләренә кысылмый дигән фикер туа. Шәймиев бүген Болгар һәм Зәй утравындагы тарихи объектларны торгызу эшенә башаяк чумган. Биредә Президент, хөкүмәт аңа һәрьяклап ярдәм итә. Ягъни вазифалар тулысынча чикләнгән. Моны Миңнехановның яңа команда туплый башлавы белән дә аңлатырга мөмкин. Ике дистәгә якын хакимият башлыгы алмашынды инде. Әкренләп Шәймиев чоры министрларына да чират җитәр. Күптән түгел икътисад министры Марат Сафиуллин үз постыннан китте. Шәймиев киңәшчесе булып эшләгән Сафиуллин беренче Президент командасы вәкиле иде. Хәзер икътисад министрлыгын Миңнехановның элеккеге киңәшчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкли. Мондый үзгәреш Сафиуллин өчен көтелмәгәнлек булган диләр.

 

“Татспиртпром” җәмгыяте тирәсендә дә вакыйгалар куера. Инде күптән әлеге оешма башлыгы Рәшит Шәйхетдиновны Миңнеханов өнәп бетерми дигән сүзләр йөри. Рөстәм Нургали улы Президентлык постында раслангач та, “Татспиртпром” милкендәге Казан ипподромына прокуратурадан тикшерүчеләр килеп төште. Алар әлеге объектның биш ел буе тиешле документларсыз эшләп ятуын ачыклап, ипподромны ябу белән янады. Ат спорты комплексы тирәсендә гауга онытылып кына барганда, Премьер-министр Илдар Халиков аракы җитештерүчеләрне кискен тәнкыйть утына тотты. “Заводлар бар көченә эшләми, Татарстан хәмере рәтле-юньле сатылмый”, – диде ул. Һәм “Татспиртпром” җитәкчелеген кул кушырып утыруда гаепләде. Әлеге сөйләшүдән соң ике атналап вакыт узгач, җәмгыятьнең директорлар советы утырышы узды. Анда да Илдар Халиков авызыннан кискен сүзләр яңгыраган диләр. Тик монысын гади халык ишетми калды. Башта директорлар советындагы хәлләр турындагы мәгълүмат хөкүмәтнең рәсми сайтына эленсә дә, аннан аны берничә минут та үтми алып ташладылар. Үз чиратында “Татспиртпром” һөҗүм ясауда массакүләм мәгълүмат чараларын гаепләп, пресс-релиз таратты, ә аракы сату турындагы саннар чынбарлыктан 20 тапкыр киметелгән дип белдерде. Иң кызыгы – рәсми мәгълүмат чараларында яңгыраган әлеге саннар Илдар Халиков тарафыннан әйтелгән иде. Шәймиев командасы кешесе булган, һәрвакыт аның яклавына таянган Шәйхетдинов постын саклап кала алырмы? Аракы җитештерүчесе әлегә бирешергә уйламый. Һәм бу вакыйга чишелеше Миңнехановның позицияләре никадәр нык булуын, Шәймиевнең тәэсире ни дәрәҗәдә сакланып калуын күрсәтәчәк.

 

Тагын бер нәрсәне өстик – Миңнеханов барлык мәсьәләләрне кешелеклелек ягыннан да килеп хәл итә. Шул ук вакытта сүзгә кергән кешеләргә карата катгый чаралар да күрергә мөмкин. Моның мисалы – “Нур” оешмалар берләшмәсе хуҗасы Мәннәф Сәгъдиев тирәсендәге вакыйгалар. Кайчандыр бөтен республикага гөрләгән предприятие бүген бик авыр хәлдә, башлары суд юлыннан чыкмый. Кайбер чыганаклар Мәннәф Сәгъдиев белән Рөстәм Миңнеханов сүзгә кергән дип хәбәр итә. Күрәсең, җитди каршылык килеп чыккандыр...


Сәйдулла КУТУШЕВ
Безнең гәҗит
№ | 04.08.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»