|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.07.2020 Медицина
Нурсолтан Назарбаев коронавирустан терелгәнКазахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев яңа төрдәге Covid-19 коронавирусыннан терелгән. Бу хакта «Казинформ» агентлыгы Казахстанның беренче Президентының матбугат сәркатибе Айдос Укибайга сылтама белән хәбәр итә. «Миндә яхшы яңалыклар бар. Елбасы (милләт лидеры – Т-и иск.) бүген коронавируска тест узды, ул тискәре нәтиҗә күрсәтте», - дип язган Назарбаевның вәкиле Twitter социаль челтәрендә.
Татар-информ язуынча, Казахстанның беренче Президенты табиблар киңәше нигезендә «үзизоляция режимын үтәвен дәвам итәчәк, дистанцион рәвештә эшләячәк, аның саф һавада йөрүгә дә вакыты калачак».
Нурсолтан Назарбаевның коронавирус йоктыруы һәм карантинга китүе турында 18 июнь көнне билгеле булган иде.
Фото: соцсети
--- |
Иң күп укылган
|