• 21.08 "Сүнгән йолдызлар" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 12 Август Гамирҗан Дәүләтшин
  • 12 Август Миңнәхмәт Сәхапов
  • 13 Август Луиза Янсуар
  • 13 Август Айдар Шаһимәрданов
  • 14 Август Сәгыйть Сүнчәләй (1889-1937)
  • 14 Август Мирфатыйх Зәкиев
  • 15 Август Рөстәм Мингалим
  • 16 Август Рөстәм Яхин (1921-1993)
  • 16 Август Нур Алиев
  • 16 Август Рафаэль Латыйпов
  • Казанда үзем үстергән бройлер чебие ите сатам, яртышарлап бүленгән. 1 кг - 250 сум. Бер чеби 3 кг тирәсе. Күп түгел, үземнән артканын гына. 89510679470
  • Братьев Касимовых 22/7 (рынок мавлютова) адресы буенча иптэшкэ бер егет кертэм. 89274433797.
  • Автолюлька от 0 месяца, ходунки, детская одежда по приемлемый цене. Актаныш. 89625646471
  • Печэн чабам, кысам, ташыйм 89625704993. Актаныш.
  • Казан шэхэре Проспект Победы урамында 2 булмэле фатирнын бер булмэсен арендага бирэм. 7 мен + счет фактура. +7 917 873-82-13
  • Гөбәдия өчен яңа ясалган корт (тура, кызыл эремчек)сатыла. 1 кг -500 сум. 89520443330 (Казан)
  • Казанда Горьковское шоссе урамында (ост. Можайский) бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Яшәү өчен барлык жихазлар да бар, кирпеч йорт, индив. отопление, Собственник. Айлык тулэу: 12500+к.у. тел.89172516412
  • Казанда,п-т Победы 139а к2 адресы буенча бер булмэле фатир арендага бирелэ.41кв.м. Яна ремонт,яна мебель хэм техника.17+ к/у.Озак вакытка. фотоларны ватсаптан жибэрэ алам. тел. 8-927-407-66-80
  • Казанда Грузчик, Газель хезмэте курсэтэбез! 24/7. 89196271171
  • Тиз арада,бергэ квартира снимать итэргэ акыллы татар кызы эзлим.Кварталда.89393079089

 
 

 
Архив
 

               

02.07.2020 Матбугат

"Алга таба фаҗиганең тагын да тирәнәю ихтималын фаразларга була"

Бүген тагын сүзне коронавирустан башларга мәҗбүр. Берничә көн элек күрше авылдагы участок больницасы табибы Сафин Дамир Нуриеввичның коронавирустан вафат булуы турында хәбәр иткән идек. Инде менә тагын кайгылы хәбәр – монысы, армиядән кайтып Арчага мәгариф системасына эшкә урнашканнан соң, районның КПСС райкомында пропаганда бүлеге мөдире булган һәм журналистикага этеп диярлек кертеп җибәргән беренче җитәкчебез Габдрахманов Наил Газизовичны югалту ачысы.

…Арчада 3 кенә ел эшләп калдым. «Илфат, син Арчада калмассың, югарырак үрләргә тиешсең», – дип тәкрарлап торып, бик күпләр торак бирергә, гаилә хәлемә шартлар булдырырга вәгъдәләр биреп калырга үгетләгәндә дә, ул шыпырт кына мине Казанга чакырылу мөмкинлегеннән файдаланырга ышандырды. Шул 1987нче елдан бирле элемтәләр өзелмәде, аралашып тордык. Соңгы елларда аралашу ешайды. Дуслык, Арчадагы данлыклы педагогия көллияте өчен көрәшкән вакытта, аеруча ныгыды. Наил Газизович анда директор иде. Әмма районның элеккеге җитәкчелеге ниндидер максатлардан көллиятне Саба районына Шәмәрдән бистәсенә күчермәкче булды. Казан арты Арча җирлегенең горурлыгы булган, бөек шәхесләр белем алган, данлыклы уку йортын ничек итеп шулай пыран-заран китерергә юл куярга мөмкин. Наил Газизович теше-тырнагы белән моңа каршы төште. Язучылар, журналистлар, билгеле шәхесләр имза җыеп петиция оештырды. Без бу хакта кат-кат яздык. Дөрес, тема дәүләт мәгълүмат чараларында артык күпертелергә тиеш булмады… Ләкин шауладык һәм җиңдек. Тик Наил абый эшсез калды. Районга яңа җитәкчелек килгәч кенә ул «сулый» ала башлады. Аны эшкә чакырдылар.
 
Ул район ветераннар советын җитәкләде. Анда эшне үрнәк булырлык итеп оештырды. Бик булдыклы җитәкче, чын кеше иде шул ул. Аны һәркем хөрмәт итте. Гадилеге, олыны олы, кечене кече итә белүе, олылавы, феноменаль хәтере, тарих, кешеләр язмышлары белән хәбәрдар булып кызыксынуы, аны гаять кызыклы шәхес итте. Аның белән аралашу җиңел, рәхәт иде. Ул җитәкче буларак яшьләрнең сәләтен күреп ала белә иде, аны тиешле юнәлешкә борып җибәрергә ярдәм итә иде. Ул миңа да: «Илфат, мин синең киләчәгеңне уйлап ялгышмаганмын», – дип әйтергә ярата иде.
 
Наил Газизовичның үлеме турында хәбәрләр мәгълүмат чараларында сирәк булды. Бу хаксызлык. Ул республика күләмендә искә алырлык шәхес иде. Кызганыч, аның бүген Арча көллиятен саклап калудагы каһарманлыгы да телгә алынмый.
 
Менә шундый кеше бүген арабызда юк. Урыны оҗмах түрләрендә булсын Наил абыйның. Бу дөньяда белеп һәм белми кылган гөнаһларын Аллаһыбыз ярлыкасын. Наил Газиз улының якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
 
Наил абый Арчада атна дәвамында авырган. Тик тиешле медицина ярдәмен генә ала алмаган. Инде сөйләшеп, РКБга алып киткәндә соң булган күрәсең.
 
Кызганыч, редакциябезгә дә тиешле медицина ярдәменә тиенә алмаучылар зарланып күп шалтырата. Коронавирус йоктыручылар статистикасы дөрес түгел, чир яшерелә, дип социаль челтәрләр шау итә. Минем танышларым арасында да югалтулар күп булу бу хәбәрләргә ышанырга җирлек тудыра. Кеше китә, гомере беткән, дип нәтиҗә ясап куярга мәҗбүр булу бер фаҗига, ә менә бу пандемия нәтиҗәсе икеләтә авыр. Чөнки коронавирустан киткән мәрхүмнәр белән саубуллашу, аларны соңгы юлга озату да мөмкин түгел. Менә мин дә Наил Газизович белән күңелемнән генә, ерактан торып кына бәхилләштем…
 
Алга таба фаҗиганең тагын да тирәнәю ихтималын фаразларга була. Әйтик, күрше авыл табибы Дамир Нуриевич эшләгән больницада булганнар барланмады. Андыйлар авылыбызда да бар. Бүген тест үтү проблемалары турында гел язып торабыз. Бүген дә 3, 7нче битләрдә сүз шул хакта. Халык иреккә чыгарылды. Әмма медицина моңа әзер түгел. Табиблар өлгерә алмый, үзләре дә берничек тә сакланмаган. Ә статистиканың матур булуының ни өчен кирәклеге аңлашыла: берни булмагандай, парад үткәрәсебез, зур шатлык белән конституцияне үзгәртәсебез бар бит. Наил Газизович, Дамир Нуриевич кебекләрнең эпидемия аркасында китүе аны күңелсезләндерергә тиеш түгел…
 
Димәк, бар ышаныч үзебездә. Иммунитетны күтәрергә, һәм әлбәттә, аралашуны чикләргә. Мин шуңа аптырыйм: халык арасында әле дә бу пандемиягә төкереп караучылар бик еш очрый. Ышанмыйбыз, диләр. Алар ышансын өчен кешеләрнең урамда егылып ятып үлүе кирәк микән?! Алла сакласын, болай дәвам итсә, бар да мөмкин. Конституция буенча тавыш бирү үткәннән соң, күпмедер вакыттан кискен саклану чаралары кабат кабул ителү ихтимал. Шунсыз бу афәт җиңелмәс. Парад, тавыш бирү, республикабызга Сабантуйлары кирәк иде микән, дип кат-кат сорарга туры килмәгәе әле.
 
Барыбызга да иминлек, исәнлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ, Безнең гәҗит

 

---
Матбугат.ру
№ --- | 02.07.2020
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№5 (908817) / 03.08.2020 09:01:55

Әйе, бик дөрес язасыз. Кем белән генә сөйләшмә Наиль абыйны бары яхшы яктан гына сагынып искә алалар Үлеме генә сәер, аңлаешсыз булды. Коронавирустан дәваласалар да ишемик йөрәк авыруыннан үлде дигән диагноз белән кайтарганнар,ике яклап үпкә зарарланган, коронавирустан үлүчеләр исемлегендә дә күренмәде.Ничектер йомдылар. Тагын ялган.Чит илләрдә меңәрләгән кешене алып киткән вирусның безнең халыкка "көче"җитми ахыры.

№4 (908648) / 07.07.2020 22:27:13

Маска ияктә асылынып тора -ул сакланумы?
Кеше аңардан-транспорттан бик чирләми икән.Бу зараза төрле яклап килә.Балалардан да иярә икән.
Мин белгән кешеләр тесный контакттан чирләүчеләр. Куллар аша иярә...

Мин яхшы белгән бер ир үлде.57 яшҗ.Эшләп йөри торган җиреннән-пневмания.

Шунысына шатландым, шул ук диагноз белән бер хатын терелде.54 яшҗ.
Вәт чаптылар алар дару артыннан....

№3 (908621) / 04.07.2020 14:59:08

Илфат Фэйзрахмановных язмаларын бик яратып укыйм, язма геройларынын урыннарын ожмахта насыйп итсен Аллахы Тэгалэбез, авыр туфраклары жинел булсын,якыннарына авыр вакытларында бер Аллахым ярдэм итсен, сабырлык бирсен Раббым,Амин.!

№2 (908620) / 04.07.2020 14:52:30

"хатын-кыз"нын ботен кеше маскасыз йори диюе дорескэ туры килми, шэхсэн мин узем маскасыз беркайчан трамвай, автобуска утырганым юк, хэм минем кебек бик куп кешенен маска бн йоруен курэм, арада очрый кайберэулэр маскасыз , лэкин алар бик аз..

№1 (908617) / 04.07.2020 11:41:29

Чаллыда бөтен кеше маскасыз транспортта йөри.
Маскалары бар-кимиләр.

Минем алда бер әби:-Маскаңны ки-Бер егеткә әйтте-

--Не учи меня,
Не твое дело -диде.

Үземнән чыгып әйтәм-беркем ышанмый.Мин-беләм,ул -коварный.Көтә...

Ничек килгәнен белә алмыйсың-

Яшәү- мәгҗнәсен аңлауы бик тә кирәк аңарга...

Кеше яшәеше-ул -именно кеше үзе.Хатын-кызмы,ирме-барыбер.
Кеше бу дөнҗяга килә-балалар үстерә-шуның белән бетте...

Бу алай булырга тиеш түгел.

Сиңа бала үстерер өчен генә ресурслар бирелми--син аны дөрес файдаланмадың-бу дөнҗяга кирәгең юк.

Илфат,гафу ит,мин сине аңлыйм.Мин бу кешеләрне бик җәллим.


Иртәгә ни буласын кем белә?


▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте