|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.07.2020 Фаҗига
Татарстанда янгында кешеләр үлгән (ФОТО)Татарстанда төнлә чыккан янгында ике кеше үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Кичә 2:00 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына республиканың Биектау районы Бимәр авылында янгын турында хәбәр килгән. Бер катлы кирпеч йорт янган.
Янгын сүндерү вакытында 113нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре 57 яшьлек ир-атның каты янган мәетен тапкан, дип яза Татар-информ.
Янган корылмаларны тикшергәндә коткаручылар 83 яшьлек хатын-кызның мәете тапкан. Янгында 50 яшьлек ир-ат зыян күргән. Ул янгын турында хәбәр итүче җайланма тавышын ишетеп, йорттан үзе чыккан. Ир-ат хастаханәгә барудан баш тарткан.
Бу йортка янгын турында хәбәр итә торган корылманы узган кышта администрация куйдырткан.
--- |
Иң күп укылган
|