|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.07.2020 Шоу-бизнес
Фирдүс Тямаевка: "Синең җырлар белән тәмугка да барып керерсең" (ВИДЕО)Фирдүс Тямаев даими рәвештә инстаграмда кызыклы чаралар үткәреп тора. Язылучылары бу "приколларга" төрлечә карый. Бу юлы җырчы инстаграм дусларын узенең җырларын башкарып яздырган видеолар урнаштырырга чакыра. "Арагызда минем кебек акылга җиңелләрегез бармы?" - дип, мөрәҗәгать итә ул. Тамашачылар җырлап яздырган видеолар сториска урнаштырылачак. Фирдус Тямаевның аккаунтында ярты миллионга якын язылучы булуын исәпкә алып, кызыклы һәм бик масштаблы флешмоб булырга ошап тора. Язылучылары Фирдуснең бу "приколын" төрлечә кабул иткән. Берсе: "Синең җырлар белән тәмугка да барып керерсең," - дип, куйган. Күпчелек уңай кайрый, әллә үзебезгә дә катнашасы инде?! Төп фото: соцсети
--- |
Иң күп укылган
|