поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.07.2020 Шоу-бизнес

Гөлдания Хәйруллинаның кызы Лилия Хәйруллина: «Әни өчен бу стресс булды»

Инстаграм сәхифәсендәге «үзем турында» графасына Лилия Хәйруллина: «Тормыш буйлап елмаеп барам», – дип язган. Лилия үзе генә елмаймый, башкаларга да елмаю өләшә. Җырчы хәзер бик текә инстаблогерга әйләнеп килә.

Аның Инстаграм сәхифәсен күзәтеп баручылар беләдер: җырчы, көн дә булмаса да, кызыклы видеолар урнаштыра. Хәйруллина, сәхнәне ташлап, блогерлыкка китәрме? Җырчының нинди яңалыклары бар? Болар хакында җырчының үзеннән сораштык.
 
– Хәлләрең ничек? Нинди яңалыкларың бар?
 
– Хәлләр әйбәт.. Илдәге вазгыятькә карамастан, позитив рухта калырга тырышам. Иҗади яңалыклар әллә ни юк. Яңа җырлар яздыртам, репертуарны карыйм. Шул өйдә утырырга туры килгәнгә, блогерлык белән шөгыльләнә башладым менә.
 
– Әйе шул, син хәзер җырчы гына түгел, ә блогер да… Гаиләдәгеләр моңа ничек карый?
 
– Мин инде хәзер үзем дә белмим: мин – җырчымы, әллә блогермы? (көлә) Гаиләдәгеләр әйбәт карый. Әни дә кушылып китте. Үзизоляция чорында төп шөгыльгә әйләнде. Бер-ике видеоны төшергәннән соң ук мин моның җаным теләгән әйбер икәнлеген аңладым.
 
– Гөлдания апаны вайннар төшерергә ничек күндерәсең?
 
– Әни белән иң беренче видеобызны бер челленджта катнашканда төшердек. Әнинең аудиториясе олырак яшьтәге кешеләр булгангадыр, аңа бераз негатив комментарийлар яздылар. Әни өчен бу кечкенә генә стресс та булды. Ә шәхсән үзенә ошый. Видеолар төшергәндә туктый алмый көлгән очраклар шактый була. Элегрәк төшергән видеоларны карап, әле дә көлешәбез.
 
– Видеоларны кем төшерә?
 
– Үзем яки әнием, кайвакыт урамда узып барган кешеләрдән дә сорыйбыз инде. Телефонны скотч белән ябыштырып төшергән видеолар да бар.
 
– Вайннар төшерә башлагач, Инстаграм сәхифәңә язылучылар арттымы?
 
– Язылучылар артты. Аеруча үзизоляция вакытында. Өйдә утырырга туры килгәнгә, күңел төшенкелегенә бирелгән кешеләр күп булды һәм нәкъ менә алар рәхмәт сүзләрен язды да. Минем өчен бу бик зур шатлык булды. Язылучыларым артканга түгел, ә кешегә ничектер ярдәм итә алуыма сөендем. Бу чорда мин үзем дә психологик яктан авырлык кичердем. Күңелдә бушлык булып алды…
 
– Негатив комментарийлармы яки хуплаганнары күбрәкме?
 
– Әлбәттә, негатив комментарийлар язучылар бар. Минем әле даими хейтерларым да бар (көлә). Билгеле, мине бөтен кеше дә яратып бетерә алмый, бөтен кешегә ошап та бетеп булмый, тырышмыйм да. Соңгы арада директка  «Мин сезне карап барам, сез шундый молодец!», «Мотивация бирәсез» дип язалар. Ул ниндидер видео караганнан соң язылган сүзләр түгел бит – димәк, чын күңелдән әйтәләр. Кешенең күңелендә шундый уй барлыкка килгәч, рәхәт булып китә. Язылучыларымның һәрберсенә рәхмәтлемен, аларга җавап та кайтарырга тырышам. Мондый смслар мине канатландыра, алар өчен тагын да ныграк эшлисем, күңелләрен күтәрәсем килә.

– Иренеңне күпертү турында язып чыккач, күрмәгәнеңне күрсәткәннәрдер?
 
– Бәлки, кешеләр минем «нәрсә телим, шуны эшлим» девизына күнеккәннәрдер дә инде. Үз аудиториям миңа адекват карый. Алар мине нинди бар – шундый итеп кабул итәләр. Бу очракта да шулай булды. Киңәшләшүчеләр дә табылды.
 
– Кыйммәткә төшәме ул иренне матурлау?
 
– 13 мең сумга чыкты бугай. Скидка да ясадылар. Атна саен, ай саен ясата торган әйбер түгел. Бер елга җитә.
 
– Күпләр Искәндәр Гайсинны (Лилия аның белән вайннар төшерә) синең «сөйгәнең» дип тә уйлый икән…
 
– Кайчак директка: «Ташла Искәндәреңне! Сез пар түгел», – дигән смслар да килә. «Ул сиңа килешми», – дип язучы егетләр бар (көлә). Тормышымда Искәндәрле эпопея үзизоляция вакытында башланып китте. Ул миңа инстабаттлда катнашырга тәкъдим итте, мин кабул иттем: тавык ризыгы ашап, чәчләрне кисәргә туры килде… Мин, гомумән, шундый «вау» әйберләр яратам. Әле тандемыбыз алга таба да уңышлы хезмәттәшлек итәр дип уйлым.
 
– Лилия Хәйруллина сәхнәдән китмидер бит? Блогер гына булып дип әйтүем…
 
– Юк, юк, сәхнәне ташларга җыенмыйм.  Икесен дә бергә алып барырга җыенам. Сәхнәдә булу да, блогерлык та ошый. Кешеләр дә кабул итә – анысы тагын да сөендерә!

 


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.07.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»