|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.06.2020 Җәмгыять
Чәчәк алырга кергән җиреннән геройга әверелгәнТуймазы шәһәреннән 56 яшьлек Марат Гыйндуллин кибеткә чыгып киткәндә үзенең, җинаятьчене тоткарлап, көн героена әвереләчәген башына да китерми. Командировкадан кайткан ир 8 Март бүләге итеп хатыны белән кызына чәчәкләр алырга керә. "Кибет бусагасында сөйкемле сатучылар урынына, миңа пистолет төзәгән егет каршы алды. Сатучы кызлар куркынган, идәндә яталар иде. Тирә-якта чәчәкләр, гөл чүлмәкләре ауный. Минем уйлап торырга да вакытым булмады - яшен тизлегендә каракка ябыштым, кулларын артка каерып, пистолетын тартып алдым", - дип хәтерли Марат Гыйндуллин.
Ул полиция килгәч кенә кибет талаучының үзенә һәм сатучыларга Макаров пистолеты рәвешендәге зажигалка белән янавын аңлый.
"Башта аның чын корал булуына, теләсә кайсы вакытта атып җибәрә алуына шикләнмәдем. Барысы да бик тиз булды, мин әле бераз арзанрак бәягә чәчәкләр дә сатып алырга өлгердем һәм өйгә кайтып киттем", - дип сөйләгән герой.
Марат Гыйндуллин үзенә армия чыныгуы ярдәм итүен әйтә. Югалып калмавы, барысын да тиз хәл итүе өчен ир-егет Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан һәм эш бирүчесеннән, ә ул инженер-төзүче булып эшли, бүләккә лаек булган.
Шул очрактан соң героебызның әлеге кибеткә кергәне юк. Тиздән аның хатынының туган көне җитә икән. Ул нәкъ шушы кибеткә чәчәкләр алырга килергә җыена...
Фото: ИА "Башинформ"
--- |
Иң күп укылган
|