|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.06.2020 Мәдәният
Айдар Фәйзрахманов күптән түгел алган Дуслык орденын күрсәттеГабдуллы Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов Дуслык Ордены белән бүләкләнде. Без бу турыда шушы көннәрдә язган идек. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов казанышларга ирешкән татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантана Казан Кремлендә узды. Шушы көннәрдә исә Айдар Фәйзрахманов үзенең инстаграмдагы битендә Орденның фотосын күрсәтте. "Тәбриклибез! Уңышлар!", "Күптән кирәк иде, чын күңелдән котлыйбыз!", - дип язалар аңа социаль челтәрдә. Моңарчы язган идек: Айдар Фәйзрахмановка дәүләт бүләге тапшырылды Айдар Фәйзрахмановның инстаграмдагы бите: https://www.instagram.com/aidar.faizrakhmanov/
--- |
Иң күп укылган
|