поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.06.2020 Хәйрия

"Сугыш ветеранына хөкүмәт акчасына алып бирелгән өй дип атарга тел әйләнми"

23 июньдә, нәкъ быелгы Җиңү парады алдыннан, Камышлыда яшәүче 94 яшьлек сугыш ветераны Мәгърүф ага Бакиев җылы һәм төзек өйнең тупсасын беренче мәртәбә атлап керде. Бу көнне ул 15 еллар чамасы көтте. Моны сугыш ветеранының чираттагы җиңүе дип атарга да була. Ләкин мин мәкаләбезнең асылын халык тарафыннан сугыш ветераннарына күрсәтелгән хөрмәтнең югары ноктасы, ихлас күңелдән эшләнгән хәйриячелек үрнәге, дип атар идем.

...Бүген Мәгърүф ага Бакиевның колаклары ишетми, күзләре күрми. Ул, җылы булса, бәлки иске өендә дә яшәгән булыр иде. Тик карт сөякләргә кышын анда бик суык һәм юеш иде шул. Победа урамында урнашкан бу өйнең кыйшайган фасадын, черегән такталарын, сазлыкка әверелгән йортын күргән кеше хәйран кала, сугыш ветеранына хөкүмәт акчасына алып бирелгән өй дип атарга теле әйләнми.
 
1943 елда япон сугышына алынган 17 яшьлек егет, «За отвагу», «За победу над Японией» мәдальләре тагып, 1951 елда гына хәрби хезмәттән кайтып керә. Өйләнә, Камышлы районының Красный Яр авылында йорт салып керә, хатыны белән Равил һәм Равилә исемле ике бала үстерәләр. 27 ел элек, хатыны вафат булгач, ветеран өйләнмәгән улы белән икәү генә калалар. Кызы, кияүгә чыгып, Самарага китә. Тора-бара кечкенә авыл тарала, эш калмый. Атасы белән улы Камышлыга күчеп китәргә карар кылалар. Бәхетләренә, 2004 елда, Бөек Җиңүнең 60 еллыгын каршы алырга әзерләнгән вакытта, сугыш ветераннарын лаеклы торак белән тәэмин итү турында фәрман чыга һәм администрация Мәгърүф агага ике йорт тәкъдим итә. Табигать почмагының матурлыгына кызыгып, иске пекарня астындагысын сайлап алалар. Ләкин аның чишмәләр өстендә төзелүе турында беркем дә әйтми. Шулай итеп, ике – өч ел эчендә өй чери башлый. Ветеранның улы һәм кызы чаң кага башлыйлар, ләкин хөкүмәттән акча бирелгән, сайлап алынган өй сатып алынган, димәк башкача берни дә эшләп булмый. Шулай итеп эш судка барып җитә. Йөри торгач, Камышлы администрациясе ветеранга күчемле фондтан ике бүлмәле фатир тәкъдим итә, ләкин аның белән бергә яшәүче улы атасы үлгәч фатирсыз калыр дип, баш тарта. Чарасызлыктан, администрация өйнең түбәсен яба, җылы бәдрәф ясарга тәкъдим итә. Ләкин бу йорттан күңеле кайткан ага башка өйгә генә риза булуын тәкрарлап килә.
 
 
Шунда низаг турында Кеше хокуклары буенча уполномоченный Ольга Гальцова ишетеп ала һәм бу хәлдән чыгу юлларын эзләп, “Прогресс-В” төзү компанияләре җитәкчесе Вазыйх Гата улы Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итә. Уйлаша торгач алар, татар эшкуарларына мөрәҗәгать итеп, акча җыярга һәм бабайга өй алып бирергә ниятлиләр.
 
Татарның ак байлары бу тәкъдимгә аптырамадылар да, озак уйлап та тормадылар, шунда ук кем күпме булдыра алды, шул хәтле акчаларын түбәтәйгә салдылар да, эшләре буенча китеп тә бардылар. Өй алу өчен бераз җитеп бетмәгән акчаны кызы белән улы өстәделәр, район администрациясе дә читтә калмады һәм менә инде Мәгърүф ага зур, якты һәм чиста өйнең түрендә, дисбесен тартып, өй котларга килүчеләрне көтеп утыра.
 
Ерак юлны якын итеп килгән Ольга Гальцова, Вазыйх Мөхәммәтшин, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Камышлы, Кләүле, Исаклы районнары мөхтәсибе Габдулла Мөхәммәткәрим, өлкә милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Горланов һәм башкалар сугыш ветеранының өен котлап чәчәкләр, Коръән, шәмаил, сервиз кебек бүләкләр тапшырып, матур сүзләрен әйттеләр. Шул бүләкләр арасында “Бердәмлек” газетасының да өлеше – ярты елга газетага язылу квитанциясе бар иде. Яңа хуҗалар татар прессасыннан башка яши алмый бит инде!
 
Хуҗалар кунакларны колач җәеп каршы алдылар, мул өстәлләр артына утыртып сыйладылар. Талип хәзрәтнең вәгазендә дә, Ольга Дмитриевнаның үтемле сүзләрендә дә бу гамәлнең башкалар өчен үрнәк булуы турында сүзләр яңгырады, акция әллә нигә бер генә булмасын, башка хәлле кешеләр дә акчаларын юк-барга туздырмасыннар, хәйрия эшләре эшләп, лаеклы кешеләрнең тормышын яхшылык белән бизәсеннәр иде, дигән мәгънә һәр җөмләгә салынган иде. Татар халкының гомер-гомергә зур эшләрне өмә җыеп эшләве, ачык күңелле, ярдәмле булуы турында да искә алынды. Карале, бу эш тә бит өмә белән эшләнде түгелме?!
 
Кунаклар белән бергә өстәл артында утырган сугыш ветераны, бер нәрсә дә ашамады-эчмәде, беркемне дә күрмәде- ишетмәде, тик дисбесен тартып, үз эченә догалар укып, тормыш юлында шундый яхшы кешеләр очраган өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләр укып утырды.
 
Самарага кайтканда барыбызның да күңеле шат, ә дөньясы түгәрәк иде. Чөнки кемгәдер яхшылык эшләү хисе рәхәт бит ул. Киң күңелле, юмарт куллы эшкуарларыбыз Вазыйх Мөхәммәтшин, Гамәл Замальдинов, Әнвәр Горланов, Гомәр Батршин, Таһир Әюпов, Хәмит Әюпов, Җәүдәт Шәрапов, Ильяс Шәкүровлар Мәгърүф аганың карт сөякләренә генә түгел, күңеленә дә җылы керткәннәрдер, дип уйлыйм. Безнең дә күңелебез күтәренке иде, чөнки хуҗалар да, кунак ашы кара-каршы дип, һәркемнең кулына кунакчыл Камышлының хуш исле балын һәм күпереп пешкән бавырсакларын тоттырдылар. Татарлар шундый инде алар, бер-берсенә яхшылык эшли беләләр...
 
Автор фотосурәте.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 29.06.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»