поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.08.2010 Җәмгыять

КОРГАКСУ

Унҗиденче апрель төне иде: язның беренче яңгыры явып үтте. Иртәнгәчә дөбер-шатыр күк күкрәде, яшен уйнаклады. Бу – быелның беренче яңгыры иде һәм, ни кызганыч, яз-җәйнең соңгы яңгыры булмагае. Авыл өстендә ничәмә-ничә тапкыр болытлар куерып, "менә явам-менә явам!" дип гайрәтләнеп йөрсә дә, бүгенгә, ягъни июль ахырынача сеңдереп кенә яңгыр яуганы юк.

Яңгырсызлык календаре

 

Кешеләр генә түгел, терлек-туар, үсемлекләр, хәтта бөҗәкләр дә корылыктан интегә. Кысыр калган ак кәҗәбез ындыр башындагы үлән кишәрлегенә алып чык дип ашыктырмый – абзар эчендә әлсерәп ята. Аңа бәрәңге арасында берән-сәрән генә үсеп чыккан алабутаны,  эч эчәгесен утап бирәбез, йә кыргыйланган карт алмагачның корырга чамалап торучы ботакларын кисеп, "алма десерты" ясап – алмалы-яфраклы сабаклар ашатабыз. Бүтән чакта гел аяк астында бутала торган этебез Муйнак тәмам хәлдән тайган – иске өй чоланы астына кереп, комны казып суык таба да, шул "окоп"тан кичкә чаклы чыкмый.

 

Ындырыбыз галәмәт  зур, печән чәчкәннән калган җире генә дә утыз сутыйлап булыр. Быел, иртә яздан кара көзгәчә авылда яшисемне чамалап, зурдан куптым – ындырның өчтән беренә бәрәңге утырттым, шактый гына кабак, кызыл  чөгендер төрттем. Киләсе елга киңәйтү исәбе белән, абыйлардан алып кайтып, бакча җиләге утырттым. Җир һаман кала. Су сибәргә ерак дип тормадым, янбакчада җимеш агачлары кысрыклый, иркендә үссеннәр дип, ике йөз төп чамасы кавын, карбызны ындырга чәчтем. Янә калган бер кишәрлеккә дүрт түтәл кыяр, суган, әле  тагын биш рәт көнбагыш төртелде. Әлеге дә баягы, яңгыр үстерер дип өметләнү инде. Ярый әле, бәрәңгене чокырсу  җиргә утыртканмын – яз көне ындырның бу урынында киртә биеклеге су җыелып, күл хасил иткән иде. Дымлы җирдә бәрәңгем тиз чыкты, әйбәт күтәрелде. Колорадо коңгызы да,  ни гаҗәптер, азрак быел: агу сиптерәсе килмичә, апа бу кишәрлекне "шефлыкка" алды. Иртәне намазын укып, чәй эчә дә, теге дошманнарын чүпләргә чыгып китә. Кояш бик нык кыздыра башлагач кына ял итәргә керә. Анда да кырын ятулар юк, әйле-шәйле генә эшләүче  иске коедан мичкәләргә, казан-тасларга су җыеп өлгертергә кирәк. Кичләрен, эсселек бераз сүрелүгә, кавын-карбызларга, кыярга, кабакка, җиләккә, чөгендергә – кыскасы, һәммәсенә су сибү җәфасы башлана. Ишегалдыннан, кое янындагы мичкәләрдән көянтә белән ындыр башына, ким дигәндә, ун-унике тапкыр барыла. Мескен яшелчә үсентеләре, көндезге 35-37 градуслык эсседә тәмам кибегеп, шиңеп утырган җирдән,  җиңел сулап калалар кебек. Боларына рәхәт, ә  менә көнбагышлар, алар янындагы бер түтәл суган,  ниһаять, мескен бәрәңгеләрем? Аларының су әсәре күрмәгәненә инде өч ай булып килә бит. Нишләмәк кирәк: көчле насослы коебыз, озын-озын шлангыларыбыз  булса, электрны тоташтырып кына, һәммәсен суга коендырыр идек тә бит... Аптырагач, көн-ике көн аралаш булса да, чиләк чүмеч тотып, бәрәңгегә су сибеп йөри башладык. Шундук хәлләнеп киттеләр, бахыркайларым!

 

Быел соң гына, апрель башында өйдәге тартмаларга помидор чәчеп куйган идем. Йөз төпләбе үсте. Аларны июнь кыраулары бетәргә тиеш көннәрдә генә, ягъни уннарында җиргә күчердек. Кырау булмады булуын. Болары өй янәшәсендә генә, янбакчада. Кое суын ике бакчага да җиткереп булмый, шуңа күрә помидорга, борычка чишмәдән ташып сибешле. Янә 7-10 рейс ясала. Шулай итеп, көянтә-чиләкләп су сибеп йөри торгач, караңгы төшеп бетә, төнге унике җитә. Су җылытып, коенып,  кичке катыкны ашап ятакка барып авуга ук сүнәсең. Ярый әле, чоланда йокы рәхәт, көндез  ничек кенә  эссе булмасын, төннәре бераз салкынча. Их, түбәгә шыбырдап, ник инде яңгыр ява башламый шунда?!

 

 Мортаза... һава боза?

 

 Рифма өчен генә әйтү түгел бу, күпләр шулай уйлый бездә. Хәзер аңлатам. Авылга чакрым ярым ераклыкта гына,  Эстәвәнҗе елгасын буып, галәмәт  зур сусаклагыч ясап куйдылар. Безнең иске ферманы урыныннан кубарып алып, Кәҗәле Тау астыннан шаулап агып утырган чишмәләрне, төнбоеклы, төпсез күлләрне (төбенә  җитеп булмый диләр иде кереп караган малайлар) су астында калдырып,  өч-дүрт чакрымдагы чуаш авылына кадәр  җәелеп ята ул сусаклагыч. Хәтерем ялгышмаса, 19 миллион кубометр суны сыйдырган дип яздылар. Үзе безнең Иске Шах авылы янында булса да, районыбыз исеме белән – Ярмәкәй сусаклагычы дип атала рәсми рәвештә. Буа буласы җирне 17 метр тирәнлеккә җиткереп казыганда, тау сыртын кисеп ташлар актарганда, дәү-дәү йөк машиналары, авылны тузанга күмеп, балчык чыгарганда,  эш барышын тикшерергә Башкорстанның ул чактагы президенты Мортаза бабай бик еш килеп йөрде. Гомумән, буалар буарга бик яратты ул. Республикадагы биш йөзләп эреле-ваклы  сусаклагычларның барысы да аның сизгер күзәтчелегендә башкарылды. Әлбәттә, бу эшләр изге нияттән эшләнә дип ышандырып килделәр – якын-тирә шәһәрләрне, бистәләрне су белән тәэмин итү максатыннан. Безнекеннән исә утыз биш-кырык чакрымдагы нефтьчеләр шәһәре Октябрьский халкы су эчәчәк. Буа әзер, аны шау-гөр килеп, былтыр  июль башында ачтылар. Инде коелар ясап, шәһәргәме, Ык буендагы су кудырту резервуарларынамы тоташтырасы гына калды. Сусаклагыч әзер булуга, авылыбыз, янә дә күрше-тирә авыллар ике ел рәттән яңгырсызлыктан интегә. Су суны тарта диләр. Әллә гел генә алай да  булып тормыймы, су суны этәдәме икән? Быел җиргә дым иң кирәк көннәрдә, әйтик, Ярмәкәй Сабантуе көнне – 5 июньдә әй йөрде болытлар күршедәге Ык елгасы өстендә, әй йөрде. Кайдадыр бездән 20-30 чакрымда гына коеп яңгыр яуган дип сөйләделәр. Ул болытлар, безгә килеп җиткәч авыл өстендә икегә аерылып, безгә тамчы да дым бирмичә үтеп киттеләр. Ул көннәрдә кайдадыр якында гына – тик бездә түгел (!) яңгыр койганын кайткан-киткән кешеләр, могҗиза кебек күреп, сөйләп йөрделәр: "Бәләбәйдә койган икән...", "Тарказы урамында күлләр тонып яткан..." "Октябрьскийда коеп үткән..." Бу ни хәл соң? Нишләп Шахта, Ташлыда, Турайда, Суккылда берни юк?!

 

– Шушы буа гына гаепле! Тыныч агып яткан суны буып куй әле син, ә җүләр! Елга рәнҗи, җир рәнҗи! – Шулай сөйләшә халык авылда. Галәмәт дәү буаны, бер яктан, коргаксуга сәбәпче дисәләр, икенчедән, андый-мондый гарасат чыгып, буа ерыла калса, Шахны, Пачулкыны, Турайны "эһ"тә итми ялап кына агызачак дип хафалана халык. Әле тагын өченче хәвефле ягы күз алдында. Эсселектән интеккән күрше-тирә шәһәр, бистәләр халкы, аеруча яшьләр, диңгез буена ашыккан коры җир кешеләре сыман, буа ярына өерелеп килә башладылар. Асфальт  юл  авыл уртасыннан үтә, буага борылыш чаты – безгә ике өй аша гына:  колагың чыдасын да, чаттан бөркелгән тузанны тәрәзәләрдән сөртеп кенә  өлгер – тыз  да быз машиналар чабыша.  Чакырылмаган кунакларның тагын бер зыянлы ягы бар – каршыбыздагы чишмәгә суга чыктың исә,  тиз генә алырмын димә – канистралап та, флягаларга, шешәләргә тутырып та һаман шул  үткенчеләр су тутырып ята. Заманында үзләре эшчеләр чакырып, аларны ашатып-эчереп, әтием белән әнием тырышып таудан суздырылган чишмә ул югыйсә. Ләкин буа буена кәеф-сафа корырга, балык тотарга, аракы эчәргә килүчеләрне чишмәнең кемнеке икәнлеге борчымый. Күбесе ярым-исерек һәм ярым-шәрә. Бездә яшьләр шундый хәзер, әдәп тә юк, оялу да. Милләтен дә, иманын да югалткан, моңарчы җир маен суырту исәбенә көн күргән үз татарыбызның балалары, оныклары алар. Синең авылың ни аларга, чишмәң ни... Беркөнне, көпә-көндез суга чыксам, машинадан бер-бер артлы зур савытлар бушата-бушата, бер ир-ат су ала. Өч-дүрт метрда гына, безгә арты белән басып, икенчесе кече йомышын йомышлап тора. – Бу нинди мәсхәрә? Үзегез эчкән суга сиеп торасыз бит инде хәзер! – дип нәфрәтләнеп авыз ачкан идем, чалбарын күтәрә-күтәрә килеп ятканы, исе дә китмичә, әйтеп салды: – Подумаешь, чишмәгә симәдем бит әле! Нигә ул хәтле җикеренәсең, апа?!

 

Ахырзаман дими, ни дисең инде... Әнә, чишмәдән икенче генә йортның нигез хуҗасы, сиксән биш яшьлек Газнан бабай капка төбендә утыра. Көн дә шулай утыра ул – казлар саклый, үткән-сүткән халыкны күзәтә. Яңгыр яумауның сәбәбен үзенчә шәрехли:

 

– Шәрәләнде яшьләр, оят белмиләр. Әдәп качты җирдән. Аллаһы Тәгалә  шуңа  җәзалый торгандыр...

 

 Сыерны ничек кыш чыгарырбыз?"

 

 Авыру энекәш белән яшәү – шәһәр дачниклары тормышы кебегрәк. Сыерны әни исән чакта ук бетергән идек. Сөт кәҗәсе, әйткәнемчә, кысыр. Ярый әле, икешәр-өчәр сыер асраучы күршеләр бар. Йә Риммадан, йә Фәнүзәдән алабыз сөтне. Өч көнгә бер Мөсәвия апа китерә. Яше җитмешкә җитеп килсә дә, һаман шул җитез, армас-талмас Мөсәвия инде ул: сыер да, җидеме-сигезме кәҗә дә, кош–корт та асрый. Җиләкле елны Биектауга көненә икешәр менеп, ике-өч чиләк җиләк җыеп, шуның бер-ике чиләген күршедәге эшчеләр поселогына, халык телендә Дабытка (Завод сүзеннән) барып сатып та кайта. Җен белән бер, кыскасы. Балаларын әле дә булса жәлләп, уллары кайтса – тәмәкесенә, сырага да кибеткә үзе йөреп, кызлары  өчен борчылып, һаман йөгерә дә йөгерә.

 

... Былтыр да ел коры килде, алай да майда бер-ике, июньдә бер тапкыр булса да яхшы гына яңгыр яуган иде. Әллә шул яңгырлар коткарды, әллә бүтән сәбәбе булды: былтыргы  җәйдә иртән торуга үләнгә тубыктан чык төшкән була иде. Ә  җиләк! Чокырларда, тау сыртларында, хәтта ындыр артында гына да җир җиләге чуалышып пеште, җыеп бетермәле түгел иде. Әллә унике тапкыр, әллә унөч барып, һәр баруда икешәр чиләк җиләк җыйдым мин былтыр, һич алдаусыз. Быел исә, корылыктан чык та төшмәвен күреп торганга, урманга, тауга аяк  та басмадым. Июньнең егермеләре узгач, беркөнне Мөсәвия апа сөт китергән. Букчасыннан тагын  нидер чыгара: әнеккәем, тәлгәшләп җыйган җиләк! Бик  эре түгел, алай да шәп пешкән, каркучкыл-кызыл тау җиләге.

 

– Бүген иртәне биштән торып менеп төштем әле. Әлләни юк югын, үләне көеп беткән, имәнлектә генә бераз таптым, – ди апаң. – Җиләге җиләк, печәнне ничек әзерлисе булыр! Сыерсыз дөнья сансыз бит, апаем... Бер бәйләм мәтрүшкә, мулла үләне дә китергән. Шундук чәйне кайнарлап, өр-яңадан пешердек, бергәләп чәй эчтек. 

 

Уллары белән туганнан-туган энем кайтып төште. Биектау башына менеп, иң биектән чыккан атаклы чишмәбезне күреп, намаз укып төшәбез дигәч,  машиналарына мин дә утырдым. Былтыр ауный-тәгәри җиләк җыеп яткан Олы Акланга барып менсәк ... котчыкмалы күренеш: җиләк яфраклары кара көйгән, атлаган саен аяк астында  шатырдап калалар. Ирләр чишмә  ягына китеп, намаз укыган арада (шундый иманлы яшьләребез дә юк түгел, шөкер) имәнлеккә төшеп, берничә мәтрүшкә табып өздем һәм, ни гаҗәп, үлән куерак җирдән бер тәлгәш  җиләк тә өзеп алдым. Алай да бүтән көнне тауга аяк тартмады. Табигатьнең интегүен күрү бигрәк авыр бит... 

 

... Казанга барып кайтасым бар иде. Юл буена автобус тәрәзәсеннән басуларны күзәтеп барам. Бездә генә  игеннәр шулай бер карыш кына биеклектәдер, менә-менә арыш, бодай чайкалып утыручы кырларны күрермен, дип өметләнеп киләм. Юк икән шул, һәр  җидә дә – Ыкның бу ягында да, Чулман аръягында да берүк төрле күренеш. Коргаксыган иген кырлары, саеккан сулар, үләнсез җирне кимереп арыкланган мал-туар. Кайчанга кадәр? Җавап юк. 


Зөләйха КЫДАШЕВА
Татарстан яшьләре
№ 16 | 05.08.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»