|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.06.2020 Мәгариф
Татарстан мөселман уку йортлары кабул итү кампаниясен башлап җибәрде19 июньнән Татарстан мөселман уку йортлары кабул итү кампаниясен башлап җибәрде. Быелгы төп яңалык – укырга керү өчен документларны абитуриентлар дистанцион рәвештә тапшыралар. Мөселман дини белеме алырга теләүчеләр карамагында Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар. Абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре өчен Нәзарәтнең фән һәм мәгариф бүлеге үзенең Инстаграмдагы рәсми аккаунтында татар һәм рус телләрендә атнага бер тапкыр – җомга көнне очрашулар үткәрә.⠀ Быел республиканың мөселман уку йортлары көндезге бүлеккә 400-дән артык шәкерт кабул итәргә әзер, кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә 750 кеше өчен урын каралган. ⠀
⠀
Укырга керү өчен кабул итү комиссиясенә ДИСТАНЦИОН рәвештә тапшырыла торган документлар исемлеге белән уку йортларының сайты аша танышырга мөмкин. Документлар 14 августка кадәр эш көннәрендә 9.00-дән 15.00-га кадәр кабул ителә. Кабул итү имтиханнары хакында тулы мәгълүмат – уку йортларының сайтында.⠀
⠀
Кабул итү көннәре һәм кагыйдәләре, шулай ук сынау имтиханнары турында тулырак мәгълүматны http://magarifrt.ru сайтында алырга була.
--- |
Иң күп укылган
|