|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.06.2020 Киңәш-табыш
«ШАЯН ТВ»дан җиләк турында кызыклы 8 ФАКТҖиләк сезоны дәвам итә. Сезнең ничек җиләк яратканыгызны беләбез. Шуңа күрә җиләк турында берничә кызыклы факт әзерләдек. Җиләк җыйганда әниегезгә, дусларыгызга да сөйләрсез! 1. Җир җиләге – орлыкларын эчендә саклый торган бердәнбер җиләк.
2. Бер җиләктә якынча 200 орлык бар.
3. Дөньядагы иң эре җиләк 250 грамм авырлыкта булган. Диаметры 30 сантиметрга җиткән.
4. Иң күп бакча җиләге АКШта үстерелә. Калифорния штатында гына ел саен миллиард тоннадан артык уңыш җыеп алалар.
5. Халык медицинасында җиләкне баш авыртканда ашарга кушалар, чөнки аның составында аспириндагы матдәләр бар.
6. Баллы булуына карамастан, җиләктә шикәр лимонга караганда азрак.
7. Җиләкне даими ашау тешләрне агартырга ярдәм итә.
8. 18 гасырда ананас белән җиләктән гибрид ак җиләк ясала, ләкин әлеге сорт безнең көннәргә кадәр сакланмый.
--- |
Иң күп укылган
|