|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.08.2010 Җәмгыять
![]() ЭССЕЛЕК ӨЧЕН АМЕРИКА ГАЕПЛЕ?Россиянең үзәгендә Мисыр челләсе – акылга сыймаслык хәл! Тикшеренүчеләр әлеге феноменны аңлатырга тырышалар, төрле версияләр китерәләр, шул исәптән климат коралын да гаепләүчеләр бар. Иң беренче булып шик Аляскадагы HAARP дигән станциягә төшә. Тыштан караганда ул 180 антенналы һәм 360 радиоүткәргечле 14 гектар мәйдан җирне алып торган кырдан гыйбарәт. Җир шарында берәр коточкыч фаҗига була икән – шунда ук шушы станцияне искә төшерәләр. Мәскәү дәүләт университетының физика факультеты фәнни хезмәткәре Георгий Васильевның әйтүенчә, амеркалыларның «станция поляр балкышларны өйрәнер өчен төзелгән» дигән сүзләре бик ышандыргыч түгел. Җитмәсә әлеге станция никтер хәрбиләр карамагында. Поляр балкышлар кебек гади табигать күренешләрен өйрәнә торган станция төзер өчен 20 ел (!) һәм 250 (!) миллион доллар кирәк булган. Бүгенге көндә HAARP ионосферага тәэсир иткән иң көчле корал булып тора. Иң гаҗәбе, дөньядагы күп кенә фаҗигаләр 1997 елдан – HAARP төзелгәннән соң була. Мәсәлән:
– 1997-1998 елларда «Эль-Ниньо» ураганы күп кенә шәһәрләргә барлыгы 20 миллион долларлык зыян китерде;
– 1999 елда Төркиядәге 7,6 баллы җир тетрәве 20000 кешенең гомерен өзде;
– 2004 елда Суматра утравында 9 баллы коточкыч җир тетрәве аркасында 300000 кеше бакыйлыкка күчте;
– 2005тә исә Пакистанда 7,6 магнитудалы җир тетрәве 100 меңнән артык кешене корбан итте;
– 2008дә Чилида йөз еллар буе «йоклаган» вулкан уянды;
– 2010 елның апрелендә Исландиядәге вулкан атылды.
Быелның маенда Венесуэла Президенты Уго Чавес, HAARP Гаитидагы һәм Кытайдагы җир тетрәвенә сәбәпче булырга мөмкин, диде. Һәм соңгы вакытта Россия нәкъ менә шул станция өчен «көеп ята» дигән фаразлар яңгырый. Бу чыннан да шулаймы?
Элеккеге хәрби синоптик, отставкадагы икенче ранг капитаны Николай Караваев моннан бер дә шикләнми: «HAARP – бик көчле корал, аның максаты әлегә яшерелә. Ләкин аның циклонга тәэсир итү буенча тикшеренүләр алып баруы билгеле», – ди ул.
Быелның башында дөнья ММЧлары АКШ хәрби-һава көчләре аналитикларының докладын бастырганнар иде. Анда хәрби максатларда климатка, һава торышына тәэсир итү мөмкинлекләре турында сүз бара. Докладның авторлары фикеренчә, АКШка «әйләнә-тирә мохиткә хәрби тәэсир итүне тыючы конвенция»дән чыгарга кирәк, чөнки климат коралы атом бомбасы кебек үк яңалык булачак.
Үзәк Россиядәге эсселекне дә Караваев, кайбер фактлардан чыгып, климат коралы белән бәйли: «Мәскәүдә 35-36 градус эсселек булганда, Берлинда – 18, Варшавада – 25, Венада – 20, Парижда – 20 градус. Локаль һәм максатчан рәвештә эш алып барыла», – ди ул.
|
Иң күп укылган
|