|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.06.2020 Мәдәният
Сагынабыз, юксынабыз, хәтерлибез... Тинчурин театры артисткасы Һаҗәр Шәкүрованың арабыздан китүенә 1 ел26 нчы июнь көнне ТАССРның халык артисткасы Шәкүрова Һаҗәр Закир кызының арабыздан китүенә 1 ел булды. Әгәр исән булса, аңа кичә 80 яшь тулган булыр иде. Ул үзенең туган көне көнне, 79 яшен тутырганда якты дөньядан китеп барды. Һаҗәр ханымның якты истәлеге, башкарган рольләре, кылган гамәлләре күңелләребездә саклана. Һаҗәр Шәкүрова 1940 нчы елның 26 нчы июнендә Саба районы Олы Саба авылында дөньяга килә. 1964 нче елдан Республика күчмә театрында (хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында) эшли башлый. Һаҗәр Закировна тудырган иң матур рольләр – Мостай Кәрим әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Айгөл иле” спектаклендә Айгөл, В. Сәйфуллинның “Умырзая” спектаклендә – Әлфия, Ш.Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә” спектаклендә – Камилә, Т.Миңнуллинның “Гармунда уйный беләсеңме?” спектаклендә – Мәрзия, Г.Зәйнашеваның “Җаным җәл түгел сиңа” спектаклендә — Зөһрә, Аяз Гыйләҗевның “Көнбагыш” спектаклендә Лиза, Таҗи Гыйззәтнең “Ташкыннар” спектаклендә тынгысыз “Мөршидә, И. Грекованың “Тол хатыннар көймәсе” спектаклендә Флюра һ.б.
--- |
Иң күп укылган
|