поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Үзеңне бер җөмлә белән макта.

    – Миннән дә начаррак кешеләр бар.
Бүген кемнәр туган
  • 21 Апрель
  • Идрис Газиев - җырчы
  • Алинә Сафиуллина - җырчы
  • Равил Тумашев (1923-2016) - режиссер
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
Архив
 
27.06.2020 Җәмгыять

1 июльдән нәрсәләр үзгәрә?

Безнең илдә елына ике тапкыр – гадәттә, гыйнварда һәм июльдә – яңа законнар, кагыйдәләр, үзгәрешләр үз көченә керә. Бу ел да калганнардан аерылмый: 1 июльдән күп кенә законнар эшли башлаячак. Шуларның кайсыберләрен генә телгә алып китмәкчебез.

* Русия пенсия фонды хәбәр итүенчә, балигъ булмаганнарның опекуны яки попечителе булган пенсионерларга индексацияләнгән страховка пенсиясе түләнә башлаячак. “Элек балигъ булмаган балаларны үстерүче пенсионерлар эшләүче дип исәпләнде һәм индексациягә дәгъвә итә алмый иде, – ди “Юрист” компаниясенең директоры Асия Мөхәммәтшина. – 1 июльдән бу хәл үзгәрәчәк”. Үзгәрешләр килешү буенча эшләүче һәм эшләүче дип исәпләнгән опекуннарга карый. Пенсия фондының Башкортстан буенча бүлек җитәкчесе Фоат Хантимеров әйтүенчә, индексация өчен гариза язу кирәкми. Якынча исәпләүләр буенча, бала тәрбияләүче 1336 пенсионер июльдән индексацияләнгән пенсия алачак. 
 
* Әйткәндәй, 1 июньнән бурычны социаль түләүләрдән каплату тыелды. Суд приставлары социаль түләүләр акчасына ялгыш арест салмасын өчен, мондый түләүләр махсус код белән маркировкалана башлады.  
 
* Инвалидларга кагылышлы законнарның берсе үз көченә керә. Аңа ярашлы, инвалидалар йөрегән яки аларны йөреткән автомобильләр турында мәгълүмат Инвалидларның федераль реестрына урнаштырылачак. Бу үзләренә тиешле махсус парковкалар белән кешеләр бернинди киртәләрсез куллана алсын өчен эшләнә, диләр белгечләр.
 
Социаль өлкәгә кагылышлы башка төр яңалыклар да бар. Алар белән җаваплы ведомстволарның сайтында танышырга мөмкин.
 
* Үзмәшгульлек режимы бар илгә тарала. Ул 2019 елда сынау рәвешендә 4 төбәктә – Мәскәү һәм аның өлкәсендә, Татарстан һәм Калуга өлкәсендә кертелгән иде, ә 2020 елның 1 гыйнварыннан тагын 2 дистәгә якын төбәк бу эшкә кушылды. 1 июльдән исә әлеге режим бар төбәкләргә тарала. Керемнәре елына 2,4 миллион сумнан артмаган, хезмәткәрләре һәм эш бирүчеләре булмаган эшкуарлар үзмәшгуль булып теркәлә ала.
 
* “Банк роумингы” бетерелә. Ягъни төрле төбәкләрдә яшәүче, әмма бер банкка караган физик шәхесләрдән картадан картага яки исәптән исәпкә акча күчергәндә комиссия алынмаячак.
 
* Әйткәндәй, июльдән банклар заемщикларга ипотека каникуллары бирә алачак. Әгәр заемщик, авыр финанс хәлгә калып, кредитын түли алмаса, аңа ярты елга кадәр кредит бурычын түләү кичектерелә.
 
* Балыкчылар өчен дә яңалык бар. Бар төбәкләрдә дә кайсыбер төр балыкларны тәүлегенә билгеләнгән күләмдә генә тоту рөхсәт ителәчәк.
 
* Күп фатирлы йортларга “акыллы” электр счетчиклары куела башлый. Бу акыллы техника электр энергиясен куллану күрсәткечен автомат рәвештә һәм читтән торып тапшыра ала. Исәпләгечләрне электр энергиясе белән тәэмин итүче куярга тиеш. Русия президенты Владимир Путин “акыллы счетчиклар” турындагы законны 2018 ел ахырында ук имзалаган иде. Гадәти электр исәпләгечләрне “акыллыларына” алмаштыру 2023 елга тәмамланырга тиеш.
Автор : Язгөл Сафина
Чыганак: www.9111.ru
Фото: primamedia.ru

---
Өмет
№ --- | 26.06.2020
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы