|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.06.2020 Интернет
Раяз Мамадыш өчен тавыш бирергә чакыраТатарстанның кечкенә шәһәрләре комфортлы шәһәр мохитенә багышланган бәйгедә көч сынаша. Бу Россия күләмендә үткәрелүче конкурсның төбәк этабы. Анда төрле номинациядә Менделеевск, Минзәлә, Тәтеш, Чистай, Алабуга, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лениногорск, Азнакай, Буа, Нурлат, Иннополис, Кукмара һәм Мамадыш катнаша. Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасихов тумышы белән Мамадыштан булмаса да, Мамадыш өчен тавыш бирергә чакыра. Үзенең фикерен ул инстаграмындагы постында һәм “сторис”да белдергән. Алай гына да түгел, Мамадышны вертолет белән дә әйләнгән.
Бәйгедә тавыш бирү монда бара: http://konkurs.tatar
--- |
Иң күп укылган
|