поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.06.2020 Милләт

Татар яшьләре нинди хыяллар белән янып яши

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте өлкәбездә милли һәм дини гореф-гадәтләрне, ана телебезне саклап калу һәм үстерү юнәлешендә зур эш алып бара. 30 ел дәверендә милли оешмада йөзләгән кеше катнашып, һәркем аның эшчәнлегенә үз өлешен кертә барды. Өлкәннәргә алмаш буын да үсеп килә. Татар яшьләре нинди хыяллар белән янып яши соң? Аларны нинди проблемалар борчый? Шул турыда өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Фәрзәнә Мәхмүтова белән сөйләштек.

- Фәрзәнә, сине “Туган тел” баласы дип әйтеп тә буладыр. Әти-әниең Фәрхәт һәм Альбина Мәхмүтовлар шушы оешма активистлары. Фәрхәт абый (урыны оҗмахта булсы) соңгы көненә кадәр милли тормыш казанында кайнап яшәде. Ул да яшьли оешмага килеп керде, тәҗрибә туплагач, “Туган тел”нең яшьләр канатын җитәкләде. Бүген инде син әтиеңнең эшен дәвам итәсең.
 
- Әйе, үземне белә башлаганнан бирле “Туган тел” оешмасы уздырган чараларда, бәйгеләрдә катнашам. “Милләтебез язмышы - яшьләр кулында”, - дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр, әтием үсеп килүче буын кешеләрен оешмага китерүнең әһәмиятен аңлап, гел үз тирәсенә яшьләрне җыярга тырышты.
 
Ул студентлар белән шигърият, җыр-бию кичәләре, Яңа ел, 8 Март, 9 Май бәйрәмнәре оештыра, Сабан туйларына балалар һәм яшьләр мәйданчыклары, яшьләр өчен татар дискотекалары уздыра иде.
 
- Ә бүгенге яшьләрне татар оешмаларына нәрсә белән җәлеп итеп була?
 
- Әлбәттә, заманалар гел үзгәреп тора, бүгенге яшьләрнең мәнфәгатьләре дә башка. Моны истә тотып, без дә “Мафия”, “Татар дозоры” кебек заманча чаралар уздырырга тырышабыз. Анда бүлек әгъзалары гына түгел, башкалар да бик теләп катнаша, кайберләре оешмада кала да.
 
Әниләр көненә, Бөек Җиңү бәйрәменә карата концертлар куябыз, Нардуган (Чыршы бәйрәме) уздырабыз. Өлкә Сабан туенда балалар мәйданчыгы оештырып, көнозын балаларның һәм яшьләрнең күңелен күрү традициясен дә дәвам итәбез. Әлбәттә, бу чараларны оештыруда һәм уздыруда әнием ярдәм итә. Моның өчен аңа зур рәхмәт.
 
- Иң активлары Татарстанның яшьләр лагерьларына юлламалар белән бүләкләнәме?
 
- Әйе, Татарстанның “Идел” яшьләр үзәге белән тыгыз элемтәдә яшибез. Анда уздырылган “Татар яшьләре көннәре”, “Татар лидеры мәктәбе” һәм “Милләтебез хәзинәләре” кебек сменаларны көтеп алабыз. Ул төрле төбәкләрдән җыелган милләттәшләребезгә үзара тәҗрибә уртаклашу, төрле регионнарда уза торган проектлар белән танышу мәйданы булып тора.
 
Татарстанның “Сәләт” лагере да илебезнең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән татар балаларын берләштерә, аларның сәләтләрен үстерергә ярдәм итә.
 
Дөрес, бүгенге санитар-эпидемиологик вәзгыять быелгы планнарыбызга үзгәрешләр кертте. Аңа кадәр атнага бер тапкыр өлкә Халыклар дуслыгы йортында җыелып, аралаша, татарча сөйләм телен камилләштерү буенча дәресләр уздыра идек. Әлегә бу очрашуларыбызны туктатырга мәҗбүр булдык. Быел лагерьларга да барып булмас инде.
 
- Фәрзәнә, бүгенге татар яшьләрен нәрсә борчый?
 
- Иң зур проблема – тел мәсьәләсе. Кызганычка, яшьләрнең күбесе ана телендә сөйләшергә оялалар. Хәтта татар авылларында туып-үскән егетләр-кызлар да, шәһәргә килгәч, рус телендә генә сөйләшә башлыйлар. Бу бик күңелсез хәл. Татар теленә карата мөнәсәбәтне үзгәртү мөһим. Яшьләрне милләт язмышы да борчый, шуңа без үсеп килүче буынны татар гаиләләре корырга, балаларны кечкенәдән үк милли рухта тәрбияләргә өндибез. Милли-мәдәни традицияләребез югалмасын иде.
 
- Өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенә йөрүче иң актив яшьләр белән таныштырып китсәң иде.
 
Илнур Биккулов, Юлия Карипова, Диана Белякова, Ильмира Мәҗитова, Ләйсан Гәләүтдинова, Марат Төхвәтуллин, Айрат Сәлимов, Илфат Мәҗитов һәм Җәмилә Шәрифуллиналарны атар идем. Кайсылары – студент кына әле, кайсылары инде хезмәт кешеләре. Шулай да егетләр-кызлар милли чараларны оештыруда һәм уздыруда актив катнашалар.
 
- Фәрзәнә, әңгәмә өчен зур рәхмәт. Сиңа, фикердәшләреңә, гомумән, өлкә “Туган тел” оешмасына киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
 
 

Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 26.06.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»