поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Июль
  • Әбри Хәбриев - шоумен
  • Фәйрүзә Мөслимова (1954-2021) - шагыйрә
  • Гөлнара Сәмитова-Галкина - спортчы
  • Раушания Галиуллина - актриса
  • Марат Бариев - дәүләт эшлеклесе
  • Рәкыйп Хәмитов - көрәшче
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
Архив
 
26.06.2020 Җәмгыять

«Сугыш вакытындагы кебек, улым, ирләр табу җиңел түгел»

Бүгенге авылның йөрәге кибет бугай ул. Бөтенесе белән шунда очрашасың, бөтен яңалыкны шунда ишетәсең. Хәер, бәлки авылда яшәмәгән кеше өчен генә шулай тоеладыр. Әле дә кибеттән чыгып, ике-өч адым атлавым була, бер машина килеп туктый һәм таныш тавыш ишетелә:

– О-о-о, бырат, хәлләр ничек?!.
 
Мин борылам һәм, аны күрүгә, колачымны җәям:
 
– О-о, син… күрешмәгәнгә ничә ел!
 
Мин авылга ким дигәндә аена бер тапкыр кайтып киләм. Ул авылда яши. Менә дигән йорт салып куйган, алма кебек хатыны, берсеннән-берсе матур балалары бар. Бу – минем бала чактан бирле дус булып йөргән кешем, сыйныфташым. Ә күрешкән юк икән. Бары тик таныш-белешләр аша бер-беребезгә сәлам әйтешеп кенә торабыз. Һәм шулай озак күрешмәүнең сәбәбе…
 
Бу сәбәпне ул минем авылда тормавымда күрә. Бераз хаклыдыр да: санаулы вакытка гына кайтасың, билгеләнгән эшләреңне эшлисең. Ә кичләрен кем беләндер очрашып торырга, кунакка йөрергә хәлең дә, дәртең дә калмый. Һәм китеп тә барасың. Минемчә, сирәк күрешүебезнең сәбәбе – аның авылда тормавы. Ул Себердә эшли. Кайтып, бераз ял итә дә тагын берәр кыска вакытлы эшкә чыгып китә. Кайвакыт күрше авылга түбә ябарга, кайвакыт мунча салырга. Оста куллы, тынгысыз егеткә эш табылып кына тора.
 
Ул арада дусның хатыны килеп чыга. Исәнләшәбез.
 
– Карале, ничә ел күрешкән юк икән бит, – дим шулай шаулашуыбызны акларга теләбрәк.
 
– Синең түгел, үземнең дә күргән юк әле, – дип елмая хатыны. – Үтте инде гомер шулай.
 
– Дөньяны алып барырга кирәк бит, – дип аклана дус, – өйдә генә булсаң рәхәт тә бит…
 
Когалымда эшли икән. Вахтовик. Ай ярым тегендә, ай ярым монда. Хезмәт хакы аена кырык мең сум тирәсе чыга. Бер карасаң, әллә ни дә кебек түгел. Икенче карасаң, фермада эшләүченең еллык хезмәт хакы.
 
– Бәләкәе генә укып чыксын да туктыйм инде, – ди дус, – ялыктым.
 
Мин аңа ышанам. Олыгая-олыгая читтә бик йөрисе килми башлый. Үз табыныңда ашап, үз караватыңа барып егылудан да рәхәте юк сыман тоела. Бүтәннәрен әйтеп тә торасы түгел инде. Бераз сөйләшеп торгач, кичке якта очрашырга сүз куешып аерылышабыз.
 
Аның белән очрашканчы уйлаганым юк иде, әллә ничә ел буена күрешмәгән башка авылдашлар да күп икән ләбаса. Һәм алар каядыр читкә чыгып киткән кешеләр түгел, барысы да авылда яши, гаиләләре шушында. Барысы да – уңган, булдыклы егетләр. Корган дөньяларына керсәң – урап чыккысыз, барлык уңайлыклары белән төзелгән. Ә үзләрен күргән юк. Алар я Себердә, я башка җирдә акча эшли. Әлбәттә, эш урыннары, заманына ярашлы хезмәт хакы булса, берсе дә читтә йөрмәс иде…
 
Кайтып инәйгә сөйләгәч, ул:
 
– Сугыш вакытындагы кебек, улым, ирләр табу җиңел түгел, – дип кеткелдәп куйды һәм былтыр булган хәлне исенә төшерде: – Каз өмәсенә дип хатыннарга әйтеп чыктым, күрше карты белән сөйләшеп куйдым. Ә аны кичтән «скорый» алып киткән. Иртән хатыннар җыелды, ә каз суярга кеше юк. И эзлибез, и эзлибез. Таба алмадык. Кем эшкә киткән, кем кайда. Санаулы бит инде алар. Шуннан күрше хатыны фермага китте, үзе аның урынына эшкә калып, ирен төшереп җибәргән. Көлешкән булдык инде соңыннан…
 
Ирле килеш тол сыман яшәгән хатыннарга да җиңел түгелдер. Әмма алар бик зарланып бармый. Эшенә дә чыга,  балаларын да тәрбияли, мал-туарын да карый, коймалары купса, аны да кадаклап куя. Җәен печәнен хәстәрли, язлы-көзле бакчаларын карый. Барсына да өлгереп, сабыр гына гомер итәләр. Азып-тузып йөрмиләр, кеше теленә кермиләр. Югыйсә, ир куенында назланып кына яшәрлек яшьтә бит әле алар. Бары тик кайчагында гына:
 
– Ирне үземнең дә күргән юк әле. Үтте инде гомер шулай, – дип, моңсу  елмаеп куялар.
 
Марат Кәбиров
 
Илдар Мөхәммәтҗанов

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.06.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы