|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.06.2020 Фаҗига
Ике баласы калган йортка ут төрткәнБайкал аръягында яшәүче 30 яшьлек Ксения Григорьева төрмәдә 21 ел утырачак. Тикшерү материаллары буенча, бу хатын сабыйларны тәрбияләү белән шөгыльләнергә теләми. Ул балаларыннан котылу юлын алдан эзли, план кора. Әни кеше ике нәни баласын өйдә калдырып чыга. Аннары агач йортка бензин сибә һәм ут төртә. Урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килә. Алар балаларның берсен уттан алып чыга, икенче сабый үлә.
«Балаларның берсен күршедә яшәүче үсмернең батырлыгы ярдәмендә коткарып калдылар», - диелә Байкал аръягы прокуратурасы сайтында.
«Җаваплылыктан качу өчен Григорьева, янгын очраклы чыкты, аның үзенең моңа катнашы юк дип исбатларга тели. Ләкин бу фаразны дәүләт гаепләүчесе кире какты», — дип аңлатканнар ведомствода.
Фото: kp.ru
--- |
Иң күп укылган
|