|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.06.2020 Фаҗига
Авария өч кешенең гомерен өзгәнБүген, 25 июньдә, Башкортстанда коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды. Авария Самара-Уфа-Чиләбе юлында теркәлгән. Юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булучылар бар, дип хәбәр ителә. Бу хәл көндез сәгать дүртләрдә булган. Юлда «Газель» йөк машинасы һәм ВАЗ-2109 җиңел автомобиле бәрелешкән. Ике машина да нык җимерелгән. Әлегә бәрелешнең шартлары әйтелми. Машиналарның берсе каршы як полосага чыккандыр, мөгаен.
Һәлакәттә өч кешенең гомере өзелә. Болар - ике ир-ат һәм хатын-кыз. Вакыйга урынында ашыгыч хезмәтләр эшли. Куркыныч авариянең сәбәпләрен ачыклана.
Фото: bash.news.ru
--- |
Иң күп укылган
|