|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.06.2020 Хәвеф-хәтәр
10 яшьлек малай батучы хатынны коткарганБританиянең Девоншир графлыгындагы Тинмут шәһәрендә 10 яшьлек малай бер хатынны батып үлүдән коткарган. 22 июньдә Джей Спринголл исемле малай каякта (көймәнең бер төре) йөзеп баручы хатынның ачык диңгездә бата башлавын ишетә һәм үзенең көймәсендә аңа ярдәмгә ашыга. Джей Спринголл Тейн елгасында каякта йөзгән чакта көчле агымга эләккән һәм ачык диңгезгә барып чыккан хатынны таба. Малай аның янына йөзеп килгәндә ханым Джейның көймәсенә күчеп утырыр хәлдә булмый инде. Шуңа малай хатынның көймәсен үзенекенә бәйли һәм тактырып ярга таба алып барырга карар итә. Күп тә үтми коткаручылар йөзеп килә һәм хатынга ярга чыгарга булыша.
“Коткаручылар Джейны герой диләр һәм малайга чын күңелдән рәхмәтләрен әйтә. Каза күргән хатын да Джейга рәхмәтләрен әйтергә җыена. Ул Facebook-та рәхмәт сүзләре яза һәм үзен кем коткарган икәнен белә”, – дип сөйли малайның әнисе Кэти Дэвис. Әнисе Кэти сүзләренчә, ул Джей белән бергә еш кына каноэда йөзә, шуңа малай җирле суларны яхшы белә.
“Без аның белән чиксез горурланабыз”, – ди малайның әнисе.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: Lenta.ru
Фото: Devon Live
--- |
Иң күп укылган
|