• 11.04 "Микрофонсыз концерт". Казан. БКЗ. 18.00
  • 14.04 "Безнең җыр" иҗат лабораториясенең гала-концерты. Филармония. 18:30
  • 20.04 Вәис Бәйрәмовның иҗат кичәсе.Филармония. 18.30
  • 29.04 Фердинанд Фәтхинең юбилей концерты. Филармония. 18.30
Туган көннәр
  • 03 Апрель Ландыш Хөсәенова
  • 03 Апрель Рүзәл Әхмәдиев
  • 03 Апрель Фидарис Мортазин
  • 04 Апрель Руфия Рәхмәтуллина
  • 05 Апрель Равил Шәрәфиев
  • 05 Апрель Гайнан Мөхәммәтҗанов (1940-2003)
  • 05 Апрель Ирек Мортазин
  • 05 Апрель Рамазан Байтимеров (1923-1989)
  • 05 Апрель Рәнис Габбазов
  • 05 Апрель Илфак Шиһапов (1968-2017)
  • Казан.Губкина урамында 1 булмэле кв.озак вакытка арендага бирелэ.Барлык унайлыкларда бар.17 мен сум .Собственник. 89534003932
  • Актаныш,ярылган каен утыны сатыла! Телефон:89274777038
  • Ркб ягыннан квартира или булма снимать итабез тел 89393923808
  • Кама Тамагы районы, Сатлыган авылында йорты белэн участок сатыла. Янэшэдэ генэ кул бар, бик матур урында урнашкан. Жире 25 сутый. Тел 89053163640.
  • Авыл күкәе сатам (твыкныкы). 30 күкәйдән башлап бушлай китереп тә бирәм. Бәясе: 10 шт. - 70 сум. Гүзәл 89959816220 Казан).
  • АКТАНЫШТА СЕНЧЕК ХЭМ МАЛ ЧОГЕНДЕРЕ ОРЛЫГЫ САТЫЛА Т 8987413 8346
  • Актаныш.Жалюзи, Рулонные шторы, Москитные сетки (ремонт сеток), рольставни, римские шторы.89375814252 Айдар
  • Актаныш.тонировка бронь авто.89375814252
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Арча районы Курса-почмак авылы уртасында барлык уңайлыклары булган йорт сатам.37 сутый җире бар.Җиләк-җимеш бакчасы 16сут.каралган. тел.89510608150

 

 
Архив
 

               

04.08.2010 Җәмгыять

"ТАТАРСТАН – ЯҢА ГАСЫР"ДА “ХӘЗРӘТИ МӘРЬЯМ” СЕРИАЛЫ

Хәзрәти Гайсәнең тууына кадәр 16 ел калып бара. Иерусалим халкы Әмран улының тууын көтә. Ләкин кыз-бала туа. Аның әнисе Һанна сабыена Мәрьям дигән исем куша. Мәрьям "Аллаһка хезмәт итүче" дигәнне аңлата. 6 яшендә Мәрьям гыйбадәтханәдә яши башлый. Яһүд дин әһелләре аны нык рәнҗетә – биредә аны Зәкәрия пәйгамбәр генә яклый. Мәрьям исә бөтен вакытын гыйбадәттә һәм хезмәттә үткәрә. Ахыр чиктә Мәрьям изгелекнең шундый дәрәҗәсенә ирешә ки, ул могҗизалы рәвештә Гайсә пәйгамбәрнең әнисе була...

Изге Рамазан аенда "Татарстан – Яңа Гасыр" телевидениесе Иранда төшерелгән 11 серияле "Хәзрәти Мәрьям" фильмын күрсәтәчәк.

 

Фильмда Хәзрәти Мәрьямнең тормыш юлы күрсәтелә: аның дөньяга килүе, гыйбадәтханәдәге тормышы, явыз Һерудның Гайсә пәйгамбәрне сабый килеш үтерергә тырышуы, ниһаять, Гайсә пәйгамбәрнең могҗизалы рәвештә тууы.

 

Төп рольләрне Пәрвиз Пурһоссини, Мөхәммәд Касәби, Шабнам Голи-Хани башкарды.

 

Әлеге фильм – Хәзрәти Мәрьямнең тормыш юлы белән танышыр өчен менә дигән форсат һәм бөтен мөселманнарга искиткеч бүләк.

 

"Хәзрәти Мәрьям" сериалын 20 августтан башлап эш көннәрендә 17 сәгатьтә карагыз. Кабатлау – көндезге сәгать 12дә.

 


ТНВ
№ |
ТНВ печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№87 (52280) / 20.08.2010 20:55:23

ил
 Миңа күпме бәйләнсәң дә, "мин субъектив! Рөстәм Рәисович - укытучым." дигән сүзләрең өчен ихтирамга лаексың! Молодец, егет икәнсең. Үз укытучыларына пычрак ыргытучыларны да беләбез...

№86 (52275) / 20.08.2010 20:32:28

Кактус,

уж, ради справедливости (а не из-за любв к дурацкому тнв)

//Мисал өчен Ризаэддин Фәхреддин турында шулай күрсәттеләр.//
ул тапшыру баштан ук урысча төшерелде бит. анда бер цикл булды.
Рөстәм Рәисович (мәрхүм, сүзем дога булсын) урысча яхшырак сөйли иде. ә татарча сөйли алучы кешеләр әллә ни күп тә түгел, кызганыч.
в общем, там задумка была такая. һәм ул проект гомумән ТНВныкы түгел иде. хәзер генә алар бөтенесен берләштерделәр, шәхесләребез дип. соңгылары - вообще не ахти. хуҗалары алман иленә барып кайтып җәлил турында ясаган тапшыруын гына карагыз сез... нинди кызык тема, ә тапшыру - фу...

риза казый турындагысы исә - вполне. минемчә.

важно (чтоб дураки опять тут не начали приставать) - мин субъектив! Рөстәм Рәисович - укытучым.

+
ә ул тапшыруларны татарчалаштырырга маташу исә - әллә нинди недотёпистый, формаль бер нәрсә кебек күренә...

№85 (52271) / 20.08.2010 19:26:12

Мин дә карый алмыйча икенче каналга күчергән идем, Росиия-К булды,ахры, Болгар дәүлүте турында филҗм бара. Аны Бөек Рус, княз Федор басып алган, тар-мар иткән икән дә, шуннан Казан татарлары килеп чыккан, икән.

№84 (52269) / 20.08.2010 19:17:47

Кигәвен,тормышны өйрәнергә соң түгелме инде сиңа? Син үзең өйрәтергә тиеш бугай..

№83 (52266) / 20.08.2010 18:18:57

Менә "Хәзрәти Мәрьям" фильменең беренче сериясен карадык. Кемгә ничек булгандыр, мин ул фильмне тәрҗемәсез караган кеше буларак та, тәрҗемә белән крагач, гел буталып бетә яздым. Кулыгыздан килми икән, нигә алынырга? Күрсәт тәрҗемәсез! Тәрҗемә итәсең икән, җиренә җиткереп, артистлар үзләре татарча сөйләшкән кебек булсын, фарсыча сөйләгәне ишетелмәсен.
Гоиумән ТНВ үзебезнең татар шәхесләре турында булган тапшыруларны да татарлардан русча сөйләтеп, шуны татарчага тәрҗемә итеп күрсәтергә ярата. Бу кемгә кирәк икән? Мисал өчен Ризаэддин Фәхреддин турында шулай күрсәттеләр. Нигә үз-үзебезне мыскыл итәбез соң без????

№82 (52258) / 20.08.2010 17:05:12

ни өчен Изге Мәрьям түгел, нигә хәзрәти?
урысча титрларда Святая дип бирелгән иде!

№81 (51849) / 16.08.2010 19:08:07

Монда фикер алышу - матур итеп, бик файдалы, дип уйлыйм.
Кайвакытта, кайберәүләрнең кайбер фикерләре белән килешмисең, икенче бер фикерләре белән килешәсең.
Гомумән, монда без - тормышның үзен өйрәнәбез.
Башка кешенең фикере дөрес түгел, дип уйлаган чакта да, каты бәрелмәсәк иде.

№80 (51840) / 16.08.2010 15:54:21

Килешәм: хата киткән. Минем гаеп.

№79 (51837) / 16.08.2010 15:13:28

Раил! Сез бит ялгышмасам, бераз инглиз телен белэсез. Нигэ схабнам дип яздыгыз? Sh нын ш итеп укылуын белмисезмени?

№78 (51833) / 16.08.2010 14:25:31

Җәмәгать! "Хәзрәти Мәрьям" сериалы - Коръәнгә нигезләнеп төшерелгән фильм. Ялгышмасам, "Мәрьям" сүрәсенә нигезләнеп. Мөселманнар өчен пәйгамбәр саналган Хәзрәти Гайсәнең әнисе булган кешенең язмышын тасвирлый әлеге сериал.
Изге Рамазан ае - Аллаһка якынаю ае. Шушы айда изгеләрнең тормышын, яшәү рәвешен сурәтләүче фильм күрсәтү яман күренешмени? Христианлык белән әлеге сериалның бернинди катнашы юк, чөнки әлеге сериал Хәзрәти Мәрьям тормышын Коръәндә ничек тасвирланган шулай бәян итә.

№77 (51687) / 14.08.2010 14:21:47

Мәрхүм Сәлимҗанов постановкасы. Инде Әнисә Сабирова театрдан киткәнгә дә күпме вакыт үтте

№76 (51685) / 14.08.2010 13:51:10

Менә бүген "Хуҗа Насритдин" бара.
Мөхтәрәм артисләребез,ислам динен мыскыллап-"тырышып" уйныйлар да инде.

Менә рамазан ае.

Ярый күрсәтәләр әле,кемнең кем икәнен.

№75 (51596) / 13.08.2010 09:38:47

Әллә үзең барасыңмы директорлары янына Нурия?
Моннан әйткәнне генә ишетмиләр барыбер..

№74 (51594) / 13.08.2010 09:18:10

+ "Чабаталы","чаплашка" татарның балалары - дип укырга.

№73 (51593) / 13.08.2010 09:14:29

ТНВ татрны юкка чыгаруда,татар телен бетерүгә бииик зур тырышлык куя.
ТНВның юнәлешен мин генә аңлап бетермим ахры дигән уй бар иде .
Нурияне укыгач,мин генә түгел икән дип шатландым.

\"Татар\" Аминовны,Айтуганованы алып,рус кешесен утыртсак, 100 тапкыр татарга файдасы булыр,боларга караганда.

Җүнлерәк татар юкмы ни соң? Миннеханов түзәрме моны,хотя мөһимрәк эшләре күп аның,шулай да порядоккә китерергә кирәк бит инде ТНВны. Артык \"образованнылар\" ТНВ башлыклары. \"Чабаталарын\" онытканнар.....

№72 (51592) / 13.08.2010 08:50:10

ТНВда акыл белэн эш итэ белучелэр булмавына чын кунелдэн инандым. Бу житэкчелектэн килэ, ягъни балык башынан чери. Югыйсэ изге Рамазан аенда Христоснын анасы турында фильм курсэтеп мактанып утырмаслар иде. Ул бэлки чыннан да бик яхшы хэм тэрбияви кочкэ ия кинодыр, эмма бугенге кон яшьлэре акны карадан аера белмэячэк. Бу Христос христиан диненэ реклама булып чыгарга момкин нэтижэдэ. Минем шэхсэн бер дингэ дэ каршылыгым юк, шулай да, менталитет, дини карашлар хэркемдэ булырга тиеш. ТНВда курсэтелуче шул ук Эдера фильмын алыйк. Ул билгеле, заманында барыбыз да ах итеп караган сериал инде. Шулай да, аны татарчага тэржемэ итеп утырганчы уйларга иде, анда католиклар тормышы чагылдырыла бит, тэре таккан анакай, монастырьда тэрбиялэнгэн кыз. Короче, ужас!!!

№71 (51498) / 12.08.2010 12:41:01

* һәм Баш мие! Аңлауыгыз өчен рәхмәт. Чыннан да вакыт сарыф итәргә түгел дә бит, Аллаһы Тәгалә гыйлем алган кешеләргә башкаларны вәгазьләргә боерган.

Нух син үзеңнең нигыңдагы "Н" һәм "х" хәрефләрен "Б" һәм "к" хәрефләренә алыштырсаң язмаңа тәңгәл килер иде. Дөньяда 950 ел буе кешеләрне исламга чакырган Нух (г.с.) пәйгамбәрнең исемен пычратма инде.

кояшкай! мин сиңа түбән фикерле дип әйткәнемне хәтерләмим. Беләсең килгән сорауларыңны бир, мин гыйлемем җиткән тикле җавап бирергә тырышырмын.

№70 (51496) / 12.08.2010 12:17:29

әгәр кеше нәрсәнедер аңлап бетерми икән,бу түбән фикерле дип мыскыл итү килешми.белмәү начар түгел, ә белергә теләмәү. мин кемнедер түбәнсетер өчен дип түгел, ә белгәнрәк кешеләрнең җавабын ишетсәм, нәрсәнедер аңлармын дип сорау биргән идем.

№69 (51476) / 12.08.2010 06:43:32

Нухның килде китте язмаларыннан туйган инде. Но үзе аңлар дип өмет итәбез дә бит,булмады әйтергә туры килде.
Нух үзенең яшелел косыгын косты!
Ачыла бит чын йөз,әкеренләп.

Сайтта ике кеше акыллы сүз язучылар: Кактус һәм Ил.

Нухның бары ике җитешсез ягы бар...
калганынын гафу итәргә була.

Баш мие.

№68 (51472) / 12.08.2010 00:24:11

Рэхмэт , КАктус! Ботен сорауларга да жавап бирергэ тырышкансыз. Эмма татар халкы арасында бу кадэр тубэн фикерле кешелэр бар дип уйламый идем. Сез анлатсагыз да алар узлэренен кирелеклэрендэ булачаклар. Коръэндэ аларны ни котэчэге ачык язылган бит.Бу изге бэйрэм коннэрендэ аларга вакыт исраф итмэгез. Ни телилэр, шуны язсыннар, хэрнэрсэнен азагы бар.

№67 (51465) / 11.08.2010 23:46:52

Кактусның дини сафсатасы туйдыра башлады. (өстән-өстән генә карап чыкканда да). Кактуска, үзеңне кара, үзең турында уйла, дип тә әйтеп булмый. Чөнки ул как раз үзе турында гына уйлый. Аңа сез-безләргә глубоко накласть. Ул, по-моему, вәгазьләрен санап язып бара - тегендә миңа зачтется, дип.

Кыргый, үз балаларын корбан итеп чала торган кабиләләр өчен, үз вакытында, дин, әлбәттә, бик прогрессив күренеш булган. И т.д.

№66 (51437) / 11.08.2010 20:13:36

Кактус №65.

№65 (51432) / 11.08.2010 20:05:22

Соры корт, зинһар өчен дөреслеккә туры килми торган көлдергеч фикерләрегез белән болай да адашкан кешеләрне бутамагыз инде.

№64 (51431) / 11.08.2010 20:00:27

// бу- курчак бирдем дә ошамагач кире алдым кебек. кечкенә сабый курчак түгел лә! әлбәттә,сабыйның әти-әниләре,Кактус, сез сөйләгәнчә уй йөртәләр. болай уйлау кайгыны җиңеләйтә. кайвакыт уйлап та куям: теге дөнья диюләре шул кайгыны аз гына булса да җиңеләйтү өчен уйлап чыгарылмаган микән?//
Кояшкай бу сүзләрне Аллаһы Тәгаләгә ышанмаучы атеистлар гына әйтә ала. әлбәттә сезнең өчен милләттәш буларак борчылам.
Мин язган идем: Берәүләрне кайгы белән, икенчеләрне шатлык белән сыный, дип. Әти-әнинең баласы тугач, ата-ана шатлана, димәк Аллаһы Шатлык биреп сынады. Инде шул баланы ничек итеп тәрбияли башладыгыз, бала биргән өчен Аллаһыга шөкер иттегезме? балагызга матур мәгънәле мөселман исеме бирдегезме? Әллә "тәпи юдыгызмы? Шуларны Күзәтеп торган Аллаһы Тәгалә: "Инде бу колларымны кайгы биреп сынап карыйм, бәлки иманга килмәсләрме", дип баланы ала. Чөнки бала дөньга килгәнче үк, аның гомерен Аллаһы Тәгалә ике ел итеп кенә билгеләгән. Менә шуларны аңлап, тәүбәгә килеп, Аллаһыга иман китереп: "Әй Раббым, безгә иманлы, мәрхәмәтле, зиһенле, озын гомерле, безгә ярдәмчел бала бирче?", дип ялварып дога кылсагыз, сезне Аллаһы Тәгалә һичшиксез яхшы бала белән шатландырачак.

№63 (51415) / 11.08.2010 15:39:23

Кояшкай син Аңа бары чын күңелдән ышан гына!ярдәменнән ташламас!
ник алай да ник болай! баш авырттырма сораулар,шулай булганда ничек бар шулай кабул итәсең!

№62 (51414) / 11.08.2010 15:30:47

кояшкай
Дин, гомумән, 2-3 мең ел элек яшәгән кешеләрне бәйдә тоту өчен уйлап чыгарылган кебек тоела, алай булмаса, тәсфирләү дөрес түгел, Бөек акыл тормышны, бүген безгә аның өйрәтүе дип тагарга маташканнарны, туры юл дип күрсәтмәс иде, Чөнки ул- БӨЕК АКЫЛ... (Диниләрнең өйрәтүе- 3-4 яшлик сабыйның да мантыйгына сыймый, бәлки 2-3 мең ел элек яшәгән кешеләрнең мантыйгы шул чама булгандыр)

№61 (51413) / 11.08.2010 14:57:21

//Кешегә баланы да Аллаһы Тәгалә бирә һәм кайбер ата-ананың иманын сынар өчен Үзе биргән баланы кире ала//
бу- курчак бирдем дә ошамагач кире алдым кебек. кечкенә сабый курчак түгел лә! әлбәттә,сабыйның әти-әниләре,Кактус, сез сөйләгәнчә уй йөртәләр. болай уйлау кайгыны җиңеләйтә. кайвакыт уйлап та куям: теге дөнья диюләре шул кайгыны аз гына булса да җиңеләйтү өчен уйлап чыгарылмаган микән? (минем болай язуларым мондый көнне бигрәк ямьсездер.)

№60 (51405) / 11.08.2010 14:24:58

юк җавап түгел иде бу. кайчандыр мин уйлаган нәрсәләр турында Кояшкай да уйлый икән.
Мин җавапны таптым инде

№59 (51395) / 11.08.2010 12:33:49

//әгәр Аллаһы Тәгалә дөреслек яклы икән,ул чакта нигә кечкенә балаларны үзе янына ала?//
Аллаһы Тәгалә кешеләрне бу дөньяга барытик сынар өчен генә яралтты, мәңгелек дөньяда (ахирәттә) кайда яшәячәкләрен билгеләр өчен, әйтик студентлар имтихан биреп нинди билге алачагы кебек.
Берәүләрне кайгы белән, икенчеләрне шатлык белән, өченчеләрен байлык белән сыный. Күпчелек очракта кеше кайгы-хәсрәткә түзә, байлыкка түзә алмыйча сына, Аллаһы биргән байлыкны - "үзем булдырдым, эшләп баедым", дип уйлый
Кешегә баланы да Аллаһы Тәгалә бирә һәм кайбер ата-ананың иманын сынар өчен Үзе биргән баланы кире ала. Шуның өчен кеше сабыр итеп, Аллаһы кушканнарны үтәп - КЕШЕ булып яшәргә тиеш, әгәр ул Җәннәттә шул сабые белән очрашасы килсә.

Күке син башкалар өчен җавап бирмәскә тырышсаң үзең өчен яхшы булачак.

№58 (51389) / 11.08.2010 11:31:40

башыңны катырма Кояшкай. Бу сорауларга берәүдә туры җавап бирә алмый. Синең яшьтә мондый нәрсәләр килә башка,бу гадәти хәл.
Яши -яши җаваплар табылыр сеңлем!

№57 (51386) / 11.08.2010 10:18:06

Баш мие, минем хәзер бирәчәк соравым бик юньсез булып күренер. мөмкин булса, җавап бирергә, аңлатырга тырышыгыз әле миңа. әгәр Аллаһы Тәгалә дөреслек яклы икән,ул чакта нигә кечкенә балаларны үзе янына ала? ата-аналарга күпме кайгы-хәсрәт биреп,кечкенә балаларның гөмерен ала. ике яше дә тулмаган , күкрәктән дә аерылмаган, яңа гына әти-әни дип теле ачыла башлаган бу сабый нинди гөнаһлары өчен җавап бирә инде? шушымы дөреслек?

№56 (51260) / 09.08.2010 22:10:35

Коръэн таш гасыр очен тугел, доньянын сонгы коненэ кадэр хезмэт итсен очен тошерелгэн. Эгэр дэ илебездэ шундый хокем була икэн, мин телэп кушылыр идем, тэртипсезлек тэ азрак булыр иде. Кызганыч...
Ярый, бэлки сез гуманистларча жэзалау чаралары уйлап табарсыз...Котеп калам

№55 (51259) / 09.08.2010 22:10:07

// Ни хәл итәсең, сезнеңчә, куркытып, диктат юлы белән (динме, ГУЛАГмы, аерма юк) тәртип урнаштыру иң җиңел юл (хәзерге белем дәрәҗәсе дин күркытуларының нәтиҗәлелеген бик нык киметә әлбәттә),//
Сез Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен инкар итүдән дә курыкмыйсыз.
Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезгә (с.г.в.): \"Сине Җәннәт белән сөендерүче, Җәһәннәм уты белән куркытучы итеп күндердек\", диде. Сез шул кадәр герой булгач тәмугта янудан гына курыкмыйсыз инде.

№54 (51258) / 09.08.2010 22:06:24

ВОООТ! нәрсә! үлмәс өчен булса да!!!

впрочем 21 гасырда зинаны киметү, демографияне сафландыру өчен -таш ату бик әйбәт әмәл түгел икән.
менә бит танырга мәҗбүр булдыгыз!
моның өчен табиплар,тәрбиячеләр,һәм тагын бик күпләр комплекслы эш алып барырга тиештер.Сез динчеләрдән дә күп таләп ителә. КУРКЫТМЫЙЧА,ТҮЗЕМЛЕЛЕК БЕЛӘН ВӘГАЗЛӘГЕЗ!!!
Алайса таш ату.. таш гасырда яшибез мени..

№53 (51255) / 09.08.2010 21:59:33

Аллах Тэгалэдэн курыкмаган кеше дэ улемнэн курка бит. Улмэс очен булса да имансыз булуына карамастан зина кылудан тыелыр иде.

№52 (51253) / 09.08.2010 21:58:00

әгәр дә шушы җәза гына зинадан тыеп торса Баш миекәем!!! бу бит Аллаһы тәгаләдән түгел, шул җәзадан, кеше куллары белән бәреп,әкрен үлемгә дучар ителүдән курку гына булып чыкмыймы соң???

№51 (51250) / 09.08.2010 21:53:31

Э нигэ эле куркытмаска? Хэр яман гамэлнен жэзасы булачагын анлап яшэргэ кирэк.Аллах Тэгалэ бу дорес алым булмаса, Коръэндэ эйтмэс иде.
Житкэн кызга килгэндэ, чыннан да кияудэн курыкмый хэзер кызларыбыз. Курыкмасыннар да. Бозылып, гонах кылып йоргэнгэ караганда никах ин хэерле юл бит, килешэсездер.

№50 (51248) / 09.08.2010 21:48:17

Баш мие
Ни хәл итәсең, сезнеңчә, куркытып, диктат юлы белән (динме, ГУЛАГмы, аерма юк) тәртип урнаштыру иң җиңел юл (хәзерге белем дәрәҗәсе дин күркытуларының нәтиҗәлелеген бик нык киметә әлбәттә), ә аңлату, нәтиҗәле һәм озак гөмерле булса да, биииик кыен бит. Җиткән кызны кияү белән куркытып булмавы гына авыррак эээме...

№49 (51247) / 09.08.2010 21:48:06

Ачуланмагыз куке, шаярдым. Сезне мыскылларга уемда да юк иде.

№48 (51246) / 09.08.2010 21:46:58

+ сездә башка проблема бар кебек күренә.

№47 (51245) / 09.08.2010 21:45:24

нинди мәгънәдә Баш мие?
Сез мине мыскылларга теләсәгез, барып чыкмаячак.
Бары көчсезлегегезне генә таныячакмын!

№46 (51243) / 09.08.2010 21:36:54

җиренэ

№45 (51241) / 09.08.2010 21:36:23

Бик шикле куренэсен эле син, куке. Авырткан ңиренэ кагылам бугай

№44 (51203) / 09.08.2010 14:44:24

димәк- бозылудан бары куркыту, кыйнау һәм таш ату гына тыеп торачак...
бу очракта-шундый кырыс законлы илдә яшәгән ханым ничек берүзе курыкмыйча?

бозылмаган яшләр дә байтак әле. тик куркудан түгел. алай ярамаганнан һәм әти-әнисенең дөрес тәрбиясе аркасында үсүчеләр.

№43 (51201) / 09.08.2010 14:39:33

/Әгәрдә яшьләрне һаман куркытып торасыз икән, белмим дингә кайтасылары килер микән?!/
Ярый алайса, куркытмыйк, туйганчы бозылып йорсеннэр, атасыз балалар тудырсыннанр, ирлэр хатыннарына , хатыннар ирлэренэ хыянэт итсеннэр...Рэхэт бит, ин мохиме курыкмасыннар гына , куркытып дингэ керми калулары ихтимал. Махсус сезнен очен икенче тапкыр кабатлап эйтэм куке, мин ирлэргэ дэ шундый жэза тиеш дидем. бернинди солидарность тугел, хайванлык. Телэгегез юк икэн, Элхэмдулиллях!))

№42 (51196) / 09.08.2010 14:31:25

Баш мие! Ә мин гомуми һәм бу очрак турында да кабатлап шуны әйтәм:Әгәрдә яшьләрне һаман куркытып торасыз икән, белмим дингә кайтасылары килер микән?!
Иркә хаклы бу очракта. мәчетләр шуңа да буш.

гомуми итеп тә зиначы ирләргә ни булганын әйтмәдегез.һәм бу турыда теге язмада да ләм-мим. Бәлки шул ук муж. солидарность?
саубулыгыз! Сезнең белән аралашырга теләк миндә дә юк!

№41 (51193) / 09.08.2010 13:59:32

МИн ул хатынны куздэ тотып тугел, э гомуми рэвештэ сойлим. Чонки шахит тугелмен. Бэлки туктарсыз юк-барга бэйлэнудэн? Мин ул хатынны сукмэдем дэ мактамадым да, эйтэм бит, дореслекне Аллах белэ дип. Кешенен ни эйтергэ телэгенен анламыйсыз, тизрэк килделе-киттеле фикерлэр язарга тотынасыз. Сезнен белэн ызгышып ятырга ниятем юк, мин сезгэ Аллах Тэгалэ кушканны гына эйттем.

№40 (51184) / 09.08.2010 12:58:24

4 шахит бергә каравыллап торганнардыр инде алайса. Зина дигәннәре- чит кеше яныңда сөйләшеп басып тору гына булгандыр бәлки Баш мие? Сез дә бит аны күрмәгәнсез. Ләкин бик тәсфилләп,шахитларның берсе шикелле үк сөйлисез.

№39 (51183) / 09.08.2010 12:45:22

кытайда да закон каты. Ләкин таш атып үтерү юк.аталар да үтерәләр!
Болай да үләсе кешене- нигә газаплап торырга.

№38 (51159) / 09.08.2010 07:43:09

баш мие.
//...чонки бу донья газабы ахирэт газабыннан купкэ катырак..//
чыннан да сез шулай уйлыйсызмы?

Күке.
//иманым камил//
Кеше ышандырырсың,
иман камил булу өчен 5 фарызны (һ.б-ларны)үтәү кирәк,анда да Аллаһе үзе белүче.

№37 (51158) / 09.08.2010 07:30:38

Күке юк, курытып тәрбияләү ягында түгел,гаебенә күрә җазасы турында.

Водителләр "сплошной"ны бик сиерәк "кисәләр" хәзер,яңа законнан соң,җазасы бик кырыс.

Нигә Иранны гына аласыз? Кытай законнары турында да сүләгез!!!
Анда закоонар бик йомшакмы?

Өйрәндек беззаконияга.

Пора тәртип урнаштырырга.Әмма куркам, В.Черномордин әйткәнчә килеп чыгачак.

№36 (51152) / 09.08.2010 01:22:54

Мин белмим, дореслекне Аллах белэ, сез зина барышын курмэгэнсез, тик шахитлар кургэн бит!!!!!!!Эгэр дэ бу яла була икэн, жэзалаучыларга боек газап!! Гайшэ анабыз хакында да шундый гайбэт чыгарган булганнар, ул яга ягучыларнын ялганы ачылгач аларнын узлэрен утерэлэр, э башлыкларын махсус утермилэр, чонки бу донья газабы ахирэт газабыннан купкэ катырак, Аллах Тэгалэ ул бэндэне узе махсус утермэскэ кушып калдыра. Ягъни ахирэттэ ана коточкыч назап булачак. Ул иргэ фикрерм сизелми дигэнсез...Юк, жэза ир-атка да , хатын-кызга да бирелэ

№35 (51151) / 09.08.2010 01:18:34

Хәбәр бик кыска шул Хазрат. җүнләп аңлатылмаган. бу хатын турында да берни әйтелмәгән. кем белән нинди шартларда һ.б.

№34 (51150) / 09.08.2010 01:16:28

баш мие. андый әйберләр шахитлар күз алдында (җитмәсә 4 әү) эшләнә торган эшме гомумән? бездәге Казансу комлыклары аларда да булмаса тагын!

Ләкин аның белән зинага кергән иргә карата фикерегез сизелми әле!

Иманым камил, бу хатынга яла якканнар. шахитлары да ирләр булгандыр мөгаен...

№33 (51149) / 09.08.2010 01:13:24

Иранча белмиме берәрегез? Аңлатып языгыз әле, адвокат Төркиягә күчәме, зина кылган апамы?

№32 (51148) / 09.08.2010 01:11:27

Коръэн битлэрен ешрак ачырга кинэш итэр идем, куке. Дореслекне ялганнан аеручы китап шул бит.Эйе, бу хокем хакында "Нур"сурэсендэ язылган. Эгэр дэ зина кылучыны 4 кеше(шахит) курде икэн аларны таш атып жэзаларга. Барысын да язып тормыйм инде. Эйтэм бит, узегез дэ кызыксынып укыгыз, бик куп гыйлем хэм иман рэхэтлеге алырсыз.

№31 (51147) / 09.08.2010 01:06:33

Үзе үк шулай кушкан мени? Таш атып үтерегез дип?
ярар шулай да булсын ди..
Ирләр белән кара-каршы сөйләшеп торырга да ярамаган Иранда зина? ышанасы килми! Аннан кем белән зина кылган? Нигә ул кешегә җәза юк? Булса ниндие каралган?

№30 (51143) / 09.08.2010 00:55:53

Бу мин тэкъдим иткэн метод тугел, Аллах Тэгалэ кушкан хокем

№29 (51140) / 09.08.2010 00:25:32

ә сезнеке-шушы бердәнбер әйеме?

№28 (51139) / 09.08.2010 00:21:34

Алайса узен дорес дип санаган методны тэкъдим итеп кара, куке. Ниндиерэк икэн ул?

№27 (51133) / 08.08.2010 23:51:15

Сез куркытып тәрбияләү ягындамы *?
бу уңай нәтиҗә бирмәячәк!

№26 (51113) / 08.08.2010 17:53:28

Күке авыр шул,бииик авыр, тугры юлга кайтуы. Куркыта да әле.....

№25 (51112) / 08.08.2010 17:45:41

Бу хокем Коръэндэ язылган, иптэшлэр.

№24 (51062) / 08.08.2010 12:18:18

юк кирәкми мондый законнар. куркытып сакланган законнары үзләренә булсын!
әгәр дә сүзне шушы законнардан башлыйлар икән динчеләребез, дингә карата хөрмәт калмас шул, бары куркаклар (сарыклар) гына булачак.

№23 (51060) / 08.08.2010 12:09:59

Күке, татарстанда Иран законнары гына тәртип урнаштра ала. Башка юл юк, бозылды халык,франсузны да уздырып җибәрде......

№22 (51058) / 08.08.2010 12:00:05

мин дә урта гасыр законнарына шаккаттым Иранист!

№21 (51057) / 08.08.2010 11:03:40

Иран турында ТНВ юкка реклама ясый. Укып карагыз, кыргый ил бит ул. Ник \"изгой\" ил белән мавыга торганнардыр? http://www.azatliq.org/content/ashtiani_iran_torkia/2120843.html

Үлемгә хөкем ителгән иран хатыны Төркиягә сыенды

Иранда таш белән үтерү (рәҗм) җәзасына хөкем ителгән Иранның бер хатын һәм аның хокукларын яклаган адвокаты Төркиягә сыенырга мәҗбүр булды. Моңарчы Мостафаи Иранда сәясәтчеләрнең һәм үлемгә хөкем ителгән кешеләрнең хокукларын яклый иде...
БМОның качаклар югары шурасы соңыннан Мөхаммәт Мустафаинең дә Төркиядән сыену таләп итүен белдерде.Зина кылу гаебе белән үлем җәзана хөкем ителгән 43 яшьлек Сакинә Аштияне Төркиягә сыенды. Чөнки Төркия Иран ватандашларыннан илгә керү өчен виза таләп итми.
...Адвокат моннан кала таш белән үтерү хөкеменә каршы булган кешеләрнең интернет благын җитәкләде.
Мостафаи соңгы тапкыр таш белән үтерү хөкеменә тартылган Сакинә Аштиянине яклады.
...Иң соңгы гаеплене таш ыргытып үтерү очрагы 2007 елда булды.
Узган атнада Бразилия башлыгы Луиз Инасио Лула да Силва да Аштиянигә сыену хокукы бирә алачагын белдергән иде.

№20 (51050) / 08.08.2010 10:16:47

Parviz Pourhosseini
Пәрвиз Пурхөсәени

№19 (51048) / 08.08.2010 10:11:11

Шәбнам Гөлихани

№18 (50743) / 04.08.2010 23:04:53

ученик,

ну, это больше похоже на правду :)

№17 (50731) / 04.08.2010 21:15:00

Сһ.........
sh.........

№16 (50727) / 04.08.2010 21:04:01

ил, Шабнам Голихани

шулаймы?

№15 (50724) / 04.08.2010 20:49:55

ил
Аңлаганнар өчен (сезне), сезнең шаян, аң-белемгә өйрәтә торган фикерләрегез файдалы әлбәттә. *Тегеләрен*(тәмсезләре) куллану кирәкми. Калганы, во

№14 (50720) / 04.08.2010 20:02:32

17.00 һәм 12.00 дә дигәннәре дә 17.00 һәм 24.00 да түгел микән?

№13 (50714) / 04.08.2010 19:23:22

+
ладно. бәйләнә генә беләсең диючеләр тынычлансын өчен.
объясню аңгыраларга.

s+h = (гадәттә) Ш
g+h = (гадәттә) Гъ (ну, гайн, типа. "гади" сүзендәге кебек)

k+h = (гадәттә) Х

инглиз телен коридорда өйрәнгән кеше тәрҗемәсендә Bukhari - Букхари булып китә. мондый нәрсә күрәсез икән - тәрҗемәче надан.

ну, чтобы киң катлам укучыга аңлаешлырак булсын өчен:
это типа Ша/к/хрукх Кхан дип язган кебек була инде.
ә чынлыкта исә бу искиткеч һинд актёрының исеме - Шаһрух Хан
:))

ну. и домашнее, типа, задание.

менә ТНВ умниклары тарафыннан бу чудесный исем б-н аталган кешенең чын исеме нинди?
Сһабнам Гһоли-Кһани

№12 (50713) / 04.08.2010 19:16:28

странно.
заманында алтын минбәрдә приз алган фильм - ике сәгатьлек иде бит.
(кстати, күзәтеп барасызмы? мәскәүле алтынминбәрлеләр вообще с цепи сорвались. ужас. мин зилә валеева яклы. кошмар! :)

ә монда 11 серия.

менә тегесе

\'Maryam al-Muqaddasah\' (The Honourable/Blessed Saint Mary) and Maryam Moghaddas, Maryam Adhraa and Maryam Al-Muqadasa.

реж. Shahriar Bahrani

акт. Parviz Hosseini, Mohammad Kasebi, Hossein Yaari, Jafar Dehghan, Shabnam Gholikhani, Maryam Razavi, Parviz Pourhosseini



ну а за это
Пурһоссини
Сһабнам Гһоли-Кһани

ТНВ сайты хезмәткәрләренә нужно руки оторвать уж, естессно. да и голову тоже.
наданлык. профнепригодность.
идиотизм.

№11 (50711) / 04.08.2010 18:44:12

// Ислам динен белмәгән яшләребезне юлдан яздыручы бер нәрсә.
Варнаваны уку файдалы булыр иде күпләребезгә.
Ничек уйлыйсыз Ил,Кактус?//
Бу фильмне мин дискадан карадым, фильмне начар дип әйтмәс идем, әлбәттә тагы да яхшырак төшерә алган булырлар иде. Әгәр кеше алдан ук гаеп эзләргә ниятләп утырмаса, бу фильмне караган кешегә файдасы тими калмас дип уйлыйм. Ә инде татарчага тәрҗемә ителгән булса, фильмнең карарлыгы калмаган була инде.
Әйе, Варнава евангелиясен укысалар, " Бу бит эле башта Христоснын анасы була тугелмени?" дип гаҗәпләнеп утырмас иделәр.
Гайсә (г.с.)яһүдләргә ислам динен яңартыр өчен пәйгамбәр итеп җибәрелә, әмма аның сатлыкҗан укучысы Иуда Скариотти Гайсәне (г.с.) үтертергә дип Гайсәнең (г.с.) дошманнарын алып килгәч, Аллаһы Тәгалә Иуданың йөзен Гайсә (г.с.) йөзенә алыштыра һәм Иуданың үзен тотып алып тәрегә кадакалыйлар. Шушы хәлдән соң 1-2 гасыр вакыт узгач Христиан динен уйлап чыгаралар.

№10 (50709) / 04.08.2010 18:24:20

Кайда соң ул, Татарстан - Яңа Гасыр телевидениесе? Юк бит ул, нигә кеше колагына токмач элергә маташасыз?
Үзегез шул кадәр наданмы, әллә калганнарны үзегездән дә надан, дип уйлыйсызмы?

№9 (50708) / 04.08.2010 18:23:29

//синең вкусыңа туры килерлек //
на это никакой надежды нет:)

вообще, бесполезно. ТНВны үзгәртеп булмый инде ул.

бу юлы исә ачуым чыкты.
рамазан шәриф исеме/идеясе б-н спекулировать итәләр бит.
кызганыч...

вообще - тв - вред.
аны карамау хәерле. вроде бы :)

киттем менә, Лай ту миның яңа сериясен карап алыйм әле :)

№8 (50707) / 04.08.2010 17:39:05

Алай булса эйбэт булыр иде , куке

№7 (50705) / 04.08.2010 17:30:25

Ил! Тәкъдимнәреңне ТНВга турыдан туры юлласаң, тылсымлы ящик гел синең вкусыңа туры килерлек тапшырулар гына күрсәтеп торачак.

№6 (50702) / 04.08.2010 17:00:57

Ислам динен белмәгән яшләребезне юлдан яздыручы бер нәрсә.
Типа ,вот ведь, "християннан=>мөселман чыккан" диючеләр күбәер....Баш бутаучылар.

Варнаваны уку файдалы булыр иде күпләребезгә.
Ничек уйлыйсыз Ил,Кактус?

№5 (50697) / 04.08.2010 16:09:20

фильма не видел, но скажу!

1. иран. сомнительно. осторожно вә осмотрительно булырга тиешле безгә.

2. реламн ход неразумен и странен. ну, рамазан ае имеш, хәзрәти марьям. боольшая натяжка.

3. вакыты - не прайм-тайм, прямо скажем.

4. ТНВ каналы чыннан да рамазан аенды җүнле эш эшлим дисә -
лучше

җыен алкоголически пошлый тупой юмористик тапшыруларын күрсәтми торсын иде. хотя бы бер ай...

гороскоп дигән чушь и бредны туктатып торсын иде. (анда әле урысчасында вообще музыка/җырлары да супертупой. доктор албан заманындагы саммый третьесортный клиплар куялар. ужас)

(ну, бонусом. желательно вообще уж антиэстетичный нәрсәләрне күрсәтмәскә. мәсәлән, теге, прожукторлар эленгән аерым бер постамент-сәхнәдә төшерелгән җырла. шкураларга төренеп җырлаучы чырчылар...)

№4 (50692) / 04.08.2010 15:50:23

Бу бит эле башта Христоснын анасы була тугелмени?Святая Мария,Богородица безгэ христианнар арасында яшэгэн кешелэргэ ничектер икенче торле ишетелэ.

№3 (50691) / 04.08.2010 15:47:46

Елый-елый Мәрьям язмышын күзәтүчеләр, серияләрдән арынып торган араларда, бер-беренә "Җир бит, җилдән бала таптың!" кебегрәк сүзләр әйтешсә, берәү дә аптырамаячак. Могҗизалар "изге китаплар"да гына бит ул!

№2 (50689) / 04.08.2010 15:33:36

татарча?
в ужасном отвратительном дубляже?

№1 (50688) / 04.08.2010 15:31:26

Котэбез

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казанская филармония
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Глобэкс промоушен
Dj Radik