• 10.11 «1+1» Ирле-Хатынлы Солянка. Филармония. 18:30
  • 21.11 "Яңа татар жыры". Гала-концерт "Пирамида".17.00
  • 19.12 Татар җыры. “Казан Экспо” күргәзмәләр комплексы, Илһам Шакиров исемендәге концертлар залы. 17:00
Туган көннәр
  • 21 Октябрь Рауза Әхмәрова
  • 21 Октябрь Илдус Зиннуров
  • 21 Октябрь Фәйзи Гаскәров (1912-1984)
  • 21 Октябрь Раил Шәмсуаров
  • 23 Октябрь Дания Гыймранова
  • 23 Октябрь Марсель Зарипов
  • 23 Октябрь Ленар Сәйфиев
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 17 мең сум. т.89375830280
  • Апас районы Каратун станциясендә кулай бәядән генә бер бүлмәле фатир сатыла . Якында гына кибетләр, балалар бакчасы , мәктәп урнашкан . Телефон 89673645355
  • Дипломированный специалист. Делаю Взрослый и детский массаж. (так же делаю массаж особенным детям) не дорого с выездом на дом. Кому интересно пишите в ватсап.89063313174 (Гульфина) мой инстаграм _massage_kazan._
  • Казаннын Дружинная 4 адресы буенча урнашкан 2 булмэле квартиранын (1 булмэсендэ 2 кыз яши) 2 нче булмэсенэ тэртипле, начар гадэтлэре булмаган, вакытында тулэп бара ала торган татар кызы эзлибез. Квартирада яхшы ремонт, барлык унайлыклар, техника да бар. Ерак тугел ТЦ Тандем, Пятерочка, Магнит итп, метро Козья слобода. Заселение ноябрьдэн. Фотоларны в лс жибэрэбез. 89503177076
  • дворник,уборщица кирэк,центр 89872053927
  • Мастер на час хезмэте курсэтэбез!!! Плотник,электрик,сантехник,сварчик,бакча да утын кису,бакча тирэсе тотабыз, казу эшлэрен башкарабыз 89393318928 пенсионерларга ташлама каралган!!!
  • Бала кровате сатам, яхшы хэлдэ. Кирэк булса матрацы да бар. Казан. 1500 сум. 89027159146
  • Квартира статуслы 2 булмэле гостинка сатам,Казан,А.Кутуй тукталышы 89867130203
  • Бер булмэле фатир арендага,Дубравная м.ст.янында89393746053.
  • Казан. Урман чиклэвеге сатып алам, тел. 89172956589

 
 

 
Архив
 

               

25.06.2020 Шоу-бизнес

Рөстәм Закиров улын армиягә озаткан

Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров белән җырчы Люция Мусинаның уллары Айрат армиягә киткән. Бу хакта инстаграмда Люция Мусина үзе хәбәр итә.

Айрат Рөстәм улы Закиров И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә белем алган. Үзен төрле спорт өлкәләрендә сынап карый: профессиональ футбол белән шөгыльләнә, шуңа өстәп йөзү түгәрәгенә йөри, өстәл теннисы һәм хоккей белән мавыга. Шулай да тормышында иң әһәмиятле шөгыль булып музыкаль инструментларда уйнау тора. Бигрәк тә ул фортепиано һәм саксофонда яратып уйный Айрат. Узган ел "Мәгариф" журналы егет белән кызыклы интервью әзерләгән иде. Шуны исегезгә төшерәбез:
 
– Саксофонда уйнаучыларны беренче тапкыр телевизордан күреп алдым. Миңа бу үзенчәлекле һәм сирәк күренеш булып тоелды. Күңелдә кызыксыну хисе уянганны белгәч, беренче укытучым А. А.Калашников әлеге инструмент белән якынрак таныштырды. Ул өйрәнү өчен нәрсәдән башларга кирәк икәнлеген һәм саксофонга кагылышлы теория нигезләрен аңлатты.

– Репетицияләрегез ничек уза?
 
– Минем дәресләр озын ноталар өрдерүдән башлана. Иң элек гаммаларны, ә аннан үземнең классик программаны ятлыйм. Хәзерге укытучым Ю.Ю.Терехов миңа юнәлеш күрсәтә. Репетициягә көненә 4 сәгать багышлыйм. Ошаткан мелодияләрне тиз үзләштерә алуыма бик шатмын. Минемчә, бу миңа кызыксыну хисе зур булганга күрә җиңел бирелә.
 
– Нинди программаларны яратып башкарасың?
 
–  П. А. Женинның «Венеция карнавалы».
 
–Әтиең Рөстәм Закиров белән әниең Люция Мусина – танылган җырчылар. Киләчәктә үзеңне алар кебек җырчы итеп күрәсеңме?
 
– Унсигез яшемә җитеп, әлегә бу хакта уйланганым булмады. Бәлки вакыт җитеп сәхнә мине үзенә җырчы буларак тартыр. Тик әлегә күңелемә яткан музыкаль инструментта – саксофонда уйнавым белән бәхетлемен.
 
– Татар эстрадасы җырчылары арасыннан кемнәрне яратып тыңлыйсың?
 
– Мин республиканың атказанган артистын Фирдүс Тямаевны әйтер идем. Аның һәр чыгышы күңеләрне күтәрә, биисе килә башлый. Чөнки аның үзеннән энергия ташып тора. Мин аның белән шәхси таныш булганга күрә, аны тормышта да әйбәт кеше икәнен әйтә алам.
 
– Кумирларың арасыннан кемне әйтә аласың?
 
– Минем эш өлкәсеннән түгел ул. Канадада хоккей уенчысы – Коннор Макдэвид.
 
– Үзеңнең зур сәхнәләрдә чыгыш ясаганың бармы?
 
– Әйе. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филормониясе, Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы, УНИКС концертлар залында уйнарга туры килде. 14 декабрь Пирамида мәдәни-күңел ачу комплексында Болгар Радиосы премиясен тапшыру чарасы узачак, шунда җырчы Рифат Зарипов белән чыгыш ясыйбыз.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 25.06.2020
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте