поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.06.2020 Сәясәт

Аңлы рәвештә тавыш бирик: Конституциягә нинди төзәтмәләр кертелә?

2020 ел – кәбисә елы. Шуңа күрәдерме, юкмы, бу елның башыннан ук моңа кадәр очрамаган яисә бик сирәк булучы төрле хәлләр килеп чыга башлады. COVID-19 вирусы гына ни тора!

Әле тагын бер яңалык, ел башында, Россия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юллама белән мөрәҗәгать иткәндә, яңа хөкүмәт билгеләнүе һәм, 1993 елда кабул ителгән Конституциягә, актуаль бу-луына карамастан, үзгәрешләр кертеләчәген хәбәр итте.
 
Коронавируска күндек инде, үз җаена бара бирә. Ә менә төзәтмәләр әзерләү буенча эш кайный: 75 кешедән торган эшче төркем булдырылып, гражданнардан һәм җәмәгать оешмаларыннан 400гә якын тәкъдим җыйганнар, дип язалар төрле чыганаклар. Тәкъдим-нәр кемнәрдән килгәндер, билгесез, ә бездән сораучы булмады. Төзәтмәләрнең күпчелеге җитди бәхесләр сәбәпчесе булуы хакында гына ишетеп, укып торабыз.
 
Менә инде 1 июльдә төзәтмәләр буенча тавыш бирергә барачакбыз. Ә компьютерны ачып, гамәлдәге “Россия Федерациясе Конституциясе”н “Россия Федерациясе Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләр” белән чагыштырып караган кеше бармы?
 
Әйе, урамнарда төзәтмәләр өчен тавыш бирергә өндәүче плакатлар урнаштырылган, телевизордан да көне-төне аерым төзәтмәләрнең әһәмиятен сөйләүче гражданнарны күрсәтеп торалар. Берсендә пенсионерлар төзәтмәләр кертмичә пенсияләрне индексацияләү булмаячак, дип тәкърарлый, икенчесендә - яшь егет төзәтмәләр хезмәт кешеләрен яклый, дип белдерә... Ә интернет үзенә кайный. Нинди генә фикерләр язмыйлар анда. Әлбәттә, яхшысына караганда яманы күбрәк. Ә Хөкүмәт, Конституциягә кер-теләчәк төзәтмәләрдән башка якты киләчәк чынга ашмаячагына инандырырга тырыша. Дөресме бу? Шушы сорауга җавап эзләп, югарыда әйтелгән “Россия Федерациясе Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләр”не ачып карыйк әле. Без, халыкның башын әйләндермәс өчен, иң шау-шулы төзәтмәләрне генә кыскача, ләкин мәгънәсен үзгәртмичә бирәбез, башка кешеләрнең фикерләрен язмыйбыз. Чөнки һәр кеше төп кануныбызга кертеләчәк төзәтмәләр һәм өстәмәләр турында үз башы белән уйларга һәм бу аңа кирәкме, юкмы икәнлеген үзе билгеләп, аңлы рәвештә тавыш бирергә тиеш.
 
Төзәтмәләр Конституциянең 67 маддәсенең 1 өлешеннән башлана.
 
Россия Федерациясе биләмәләренә субъект җирләре, эчке сулар һәм диңгезләр, һәм алар өстендәге һава киңлеге керә, дигән сүзләргә “Россия Федерациясе биләмәләрендә аерым федераль территорияләр дә оешырга мөмкин”, дигән сүзләр өстәлгән.
 
Шулай ук Төп законның элек булмаган 2 өлешендә "Россия Федерациясе үз территорияләрен саклауны тәэмин итә, ятларга бирми, һәм бу турыда сүз йөртү дә тыела", диелгән.
 
Конституциянең элек булмаган 67 1 маддәсенә кертелгән өстәмә кыскача болай яңгырый:
 
- Россия Федерациясе, Халыкара оешмалар алдында Советлар Союзының дәвамчысы булып тора;
 
- Россия Федерациясе гасырлар дәвамында берләшкән, Аллага ышану идеалары белән сугарылган ата-бабаларыбыз истәлеген саклап, буыннан-буынга күчеп килүче үсеш нәтиҗәсендә барлыкка килгән дәүләтнең бердәмлеген таный.
 
- Россия Федерациясе Ватанны саклаучыларның истәлеген саклый, һәм тарихи дөреслекне яклый. Сугышта җиңгән халык батырлыгын киметеп күрсәтүне тыя.
 
- Балалар тәрбияләү Россия сәясәтенең иң мөһим өлеше. Дәүләт моның өчен бөтен уңайлыкларны да бул-дыра, ата-анасы булмаган балаларны үз канаты астына ала.
 
68 маддәнең 1 өлеше:
 
- Россия Федерациясенең барлык биләмәләрендә дәүләт теле булып Россияне булдыручы рус халкы теле санала. Рус милләте күпмилләтле һәм тигез хокуклы Россия халыклары союзының бер өлеше.
 
- Республикалар үз җирләрендә үз телләрен рус теле белән бертигез куллана алалар.
 
- Россия Федерациясе туган телләрне саклау хокукын гарантияли.
 
- Россия Федерациясендә мәдәният, күпмилләтле халыкның уникаль мирасы буларак, хөкүмәт тарафыннан саклана.
 
Конституциянең 69 маддәсенә кертеләчәк өстәмәләр дә милләтләр төрлелеге белән бәйле:
 
- Дәүләт бөтен халыкларның да мәдәни үзенчәлеген һәм телләр төрлелеген саклый.
 
- Чит илләрдә яшәүче ватандашларының хокукларын саклый, мәнфәгатьләрен яклый һәм гомумроссия культурасы буенча яшәүләрен тәэмин итә (сохранение культурной идентичности).
 
71 маддәсенең “м” пункты да игътибарга лаек. Анда:
 
- Информацион технологияләр, цифралы мәгълүмат әйләнеше вакытында шәхеснең, җәмгыятьнең һәм хө-күмәтнең куркынычсызлыгын булдыра, - дигән сүзләр өстәлгән.
 
72 маддәнең “ж” пунктына кертеләчәк сәламәтлек саклау турындагы сүзләр дә һәрберебезгә дә кагыла:
 
- Уңайлы һәм сыйфатлы медицина ярдәме булдыру, кеше сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, моның өчен шартлар тудыру, кешедә үзенең сәламәтлегенә җаваплы караш тәрбияләү, социаль яклау, ир белән хатын никахы институтын яклау, балалар өчен лаеклы тәрбия бирү шартлары тудыру, шулай ук балалар алдына олыгайган ата-аналарын карау бурычын кую.
 
75 маддәнең 5, 6, 7 пунктларына мондый өстәмәләр тәкъдим ителә:
 
- Россия Федерациясе хезмәт кешесенең хокукларын яклап, яшәү өчен кирәк булган минимумнан да ким булмаган хезмәт хакы гарантияли.
 
- Буыннар бердәмлеге, гаделлек һәм гомум милек принципларына таянып, пенсия системасы туплана һәм аның уңышлы эше булдырыла, шулай ук ел саен индексация ясала.
 
- Социаль страхование, адреслы ярдәм күрсәтелә, аңа да индексация ясала.
 
- Илнең тотрыклы үсешен, гражданнарның мул тормышын, хөкүмәт һәм җәмгыять арасында икеяклы ышаныч булдыру өчен шартлар тудырыла, кеше абруе, хөрмәте яклана, хөкүмәт һәм җәмгыять арасында икъ-тисади, сәяси һәм социаль теләктәшлек тудырыла.
 
Күп каршылыклар һәм ыгы-зыгы тудырган Президентлык срогына кагылышлы 81 маддәсенә өстәмә болай яңгырый:
 
- Россия Федерациясе президенты итеп 35 яшьтән олырак, 25 ел буе Россиядә яшәгән, башка ил гражданины булмаган кеше сайлана ала. Россия Федерациясе президенты, федераль канун нигезендә, акча счетлары ача, чит ил банкларында акча саклый алмый.
 
- Конституциягә төзәтмәләр кертелгәннән соң бер үк кеше ике сроктан да артык президент булып сайлана алмый. 81 маддәнең 3 статьясы буенча Конституциягә төзәтмәләр кертелгәннән соң, әлегәчә президент булып эшләгән кеше киләсе сайлауларга кандидатурасын куя ала һәм бер яисә ике срок президент итеп сайланырга мөмкин.
 
1993 елгы Конституция бик катлаулы чорда кабул ителгән һәм, заманасына күрә, үз алдында торган бурычларны үтәгән. Өстә тәкъдим ителгән төзәтмәләр Конституциягә әллә ни зур үзгәрешләр дә кертми кебек, ләкин илнең киләчәгенә ныклы нигез салынуы сизелә. Ә президентка үз алдына куйган бурычларны үтәп бетерү өчен вакыт кирәк икән, яңа төзәтмәләргә таянып, башка кандидатлар белән бертигез, сайлауларга кандидатурасын куя ала. Барыбер актык сүзне Россия гражданнары әйтәчәк.
 
Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирү 1 июльдә узачак. Конституция үзгәрү белән безнең тормыш шартлары тагын да яхшы якка үзгәрсә, шәп булыр иде.
 
 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 25.06.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»