поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.08.2010 Бәйрәм

ЯЗМЫШ БЕЛӘН ЯЗУЧЫ СҮЗЛӘРЕ – БЕР ТАМЫРДАН

(Туфан Миңнуллинның 75 яшьлек Гамәл дәфтәреннән кайбер сәхифәләр)

Бу язмамда мин Туфан Миңнуллинның күпләргә билгеле булмаган кайбер сыйфатлары, соңгы елларда майтарган игелекле гамәлләре, үзенчәлекле гадәтләре турында сөйләргә булдым. Инде кырык елга якын аралашып-күрешеп, киңәш-табыш итешеп яшәгән энекәше буларак, минем моңа хакым бардыр дип уйлыйм.

 

Туфан холкы

 

Беренче күрүемдә мин иң элек Туфанның чәчләренә игътибар иттем. Урман-чытырман сыман уралып-бөтерелеп үскән, тимер тарак та кермәслек бу куе кара чәчләр астында гадәти генә баш була алмавы көн кебек ачык иде. Тора-бара аның холкы да чәченә охшаш икәнне аңлый башладым. Дөрес, еллар узган саен бу чәч дулкыннары үзләренең ярсулыгын бераз югалтып, салмаклана, тынычлана төштеләр. Әмма, аңа карап, Туфанның холкы үзгәрмәде, ул һаман йөрәк кайнарлыгын, яшьлек бунтарьлыгын югалтмыйча, үз исеменә бәрабәр булып кала бирде.

 

Шактый вакыт мин Туфанның гел кычкырып сөйләшүенә ияләшә алмый йөрдем. Телефоннан сөйләшкәндә болай да Кама Тамагына ишетелерлек итеп кычкыруы, өч кешелек мәҗлестә өч йөз кешелек залда халыкка сөйләгән кимәлдә нотык тотуы миңа сәер дә, кызык та тоела иде. Баштарак моны артистлык сәнгатен үзләштергән кешенең һөнәри сыйфаты дип кабул иттем. Алай дисәң, башка артистлар кычкырып та, пышылдап та сөйләшә-гәпләшә беләләр бит. Яши-аралаша торгач, моның да серенә төшендем бугай. Беренчедән, үзе әйтүенчә, аларның гаиләсендә һәммәсе дә һәрчак шулай кычкырып сөйләшкән икән. Мәрәтхуҗа авылында боларның өе яныннан узып барган кешеләр: «Габдулланыкыларда тавыш чыккан», – дип уйлый торган булганнар. Ә чынлыкта, алар бөтен гаилә белән рәхәтләнеп, чөкердәшеп чәй эчеп утыралар икән. Димәк, бу – читтән кергән, өйрәнелгән гадәт түгел, әлеге дә баягы үҗәт холык, әти-әнидән, нәселдән мирас булып күчкән Туфан холкы икән. Ә ул холыкның төбендә, минемчә, шәхесне шәхес иткән иң олы ике сыйфат – ихласлык һәм үз-үзенә ышаныч ята. Үз-үзенә ышанган кеше генә шулай бар дөньяга ишетелерлек итеп аваз сала, бары тик ихлас күңел аша узган әсәрләр генә башкаларның күңеленә юл таба.

 

Туфан киеме

 

Халыкта кешене киеменә карап каршы алалар дигән гыйбарә бар. Бу сүзләрдә хаклык булса да, алар, нигәдер, Туфанга кагылмый кебек. Чөнки Туфанның халәте төрледән-төрле булган кебек, аның киенүе дә гадәти кешенеке төсле түгел. Хәләл җефете, күренекле артисткабыз Нәҗибә ханым берзаман: «Туфан гаҗәеп зәвыклы итеп киенә белә», – дип язып чыккан иде. Аны укыгач, мин көлемсерәп куйдым, чөнки Дәүләт Советы рәисе, гаҗәеп пөхтә киенүче Фәрит Мөхәммәтшинның: «Туфан, бу чалбарыңның үтүк күргәне бармы?», – дигәнен ишеткәнем бар иде. Ә чынлыкта, алар икесе дә хаклы. Көндәлек гадәти халәттә Туфан бик гади киенә, ул таушалган джинсы чалбар белән чәчәкле-чуклы күлмәк киеп, башына ковбой эшләпәсе элеп тә урамга чыгарга мөмкин. Тантаналы кичәдә яисә мәҗлестә – Туфанны танырлык түгел: аның өстендә яңа гына манекен иңнәреннән төшкән модалы костюм, күз явын алырлык галстук булыр! Ә сабан туенда, милли бәйрәмнәребездә бөдрә чәчле тубал башына татар түбәтәе менеп кунаклар. Түбәтәйнең дә теләсә кайсын кими: көндәлеккә бизәксез кара түбәтәй сайлый, ә бәйрәмнәрдә чигелгәнен кияргә ярата. Язучыларның Германиядә һәм Австриядә узган халыкара конгрессларында да башыннан төшмәде аның түбәтәй. Татар язучыларын анда иң беренче чиратта Туфан түбәтәе аша танып алалар иде.

 

Кыскасы, Туфан кайда, кем янында ничек киенергә кирәклеген яхшы белә. Бер караганда, ул киемгә бөтенләй игътибар да итми кебек. Әмма бу беренче карашка гына шулай. Туфан авылга кайтканда – чын авылча итеп, президент янына барганда – президентларча, халыкара форумнарда Европа фраерларыча киенә.

 

Минем уйлавымча, күңелендә гармония, тәртип булган кеше тышкы вак-төяк тәртипсезлекләргә артык игътибар итми, ә күңелендә тынычлык таба алмаган, күңелендә болгавырлык хөкем сөргән кеше исә тирә-юнендә, шул исәптән киемендә, бүлмәсендә һәрчак идеал тәртип урнаштырырга тырыша. Ә Туфан Миңнуллин тынгысыз күңелендә тәртип урнаштыра, күңеле белән идарә итә белә торган шәхес. Шуңа күрә дә аның киеме һәрчак күңел халәтенә бәрабәр, шуңа күрә дә Туфанның киеме аның үзенә охшаган.

 

Депутат Туфан

 

Безнең җәмгыятьтә иң нык сүгелгән, иң күп каһәрләнгән кеше кем дисәгез, ул депутат булыр. Ни өчен шулай бу? Чөнки депутат – халык күзенә иң еш чалынучы зат. Аны көн саен диярлек телевизордан күрсәтеп торалар, аны сайлаучылар белән очрашуларга чакыралар, ул безнең тормышыбызны җайга салырга тиешле законнар кабул итә, халык аны «үзем сайладым, шуңа күрә аннан таләп итәргә хакым бар», дип уйлый. Министрларны халык бары тик өстәгеләрнең әмерләрен үтәүче, кушканны эшләүче дип кенә кабул итә. Шуңа күрә кемгә буе җитә – шуңа кизәнә. Кем аны тыңлый – сүзен шуңа сөйли инде халык. Моның өчен үпкәләргә ярамый. Ә чынлыкта Рәсәй дигән илдә дәүләтне халык сайлаган депутатлар түгел, ә президентлар, хөкүмәтләр идарә итә. Депутатлар закон чыгара, димәк, өстәл әзерләп, ашъяулык җәеп куя, ә өстәлгә ризыкны әлеге дә баягы президент һәм хөкүмәт әһелләре китерергә тиеш була. Ә халык табында булганы өчен хөкүмәткә рәхмәт әйтә, булмаганын әлеге дә баягы депутатлардан таптыра.

 

Туфан Миңнуллин заманында СССР Югары Советына да депутат булып сайланды, инде менә унбиш елдан артык – Дәүләт Советы депутаты. Законнар кабул иткәндә, Дәүләт программалары хакында фикер алышканда, бигрәк тә авыл проблемалары, милли мәсьәләләр хакында сүз барганда битараф булган, үз фикерен кистереп әйтми калган чагы юктыр аның. Парламентта чыгыш ясыйсы булсам, мин үзем, гадәттә, алдан әзерләнеп, чыгышымның һичъ югы тезисларын язып куям. Ә ул, сессия барган чакта сикереп тора да, үзенә ошамаган законны берничә минутта сүтеп ташлый, үз фикерен, тәкъдимен тавышка куйдырта һәм еш кына яклаучыларын да таба. Мин: «Ничек болай законны кат-кат укымыйча, әзерләнмичә генә шулай нигезле, саллы чыгыш ясый аласың син?» – дигәч, ул чалара башлаган мыегы астыннан елмаеп кына куя. Үзе әйтмәсә дә, аңлыйм, ул бит мондый чыгышларга бер-ике көн эчендә генә түгел, гомере буе әзерләнгән; күңел сизгерлеге, язучы күрәзәлеге, депутатлык тәҗрибәсе аны теләсә кайсы вакытта халык мәнфәгатен якларлык дәрәҗәгә җиткергән.

 

Дәүләт Советында халык гаме белән борчылучы, милләт кайгысын кайгыртучы иң фидакарь депутатларның берсе Туфан Миңнуллин икәнен барыбыз да күреп-белеп торабыз. Әмма иң күп тәнкыйть сүзе ишетүче, төрле югары органнарга өстеннән иң күп шикаятьләр язылучы депутат та шул ук Туфан Миңнуллин... Кызык бит: берәүләр еллар буе авыз ачып сүз әйтмичә, бер генә игелекле гамәл дә кылмыйча сессияләрдә оеп утыра, аларга сүз әйтүче юк, аларны тәнкыйть итүче дә күренми. Көне-төне милләт мәнфәгатен кайгыртып та кемнәрдер синнән булмаган гаепне эзләп, өстеңә бертуктаусыз пычрак атып торганда тешне кысып түзү өчен зур түземлек һәм егетлек кирәктер. «Алмалы алмагачны гына шулай селкетәләр» дип үз-үзеңне юатырга гына кала инде андый чакта.

 

Соңгы 15-20 ел эчендә депутат Туфан Миңнуллин тәкъдиме һәм тырышлыгы белән эшләнгән эшләрне саный китсәм, язмам бик озынга сузылыр. Шуларның берсен генә атыйм... 2002 елда Татарстан Конституциясенең яңа редакциясен әзерләгәндә Туфан ага Төп Законга бер маддә өстәргә тәкъдим итте. Белгәнебезчә, татарларның күпчелеге Татарстаннан читтә яши. Россия төбәкләрендәге миләттәшләребезгә балаларын татар мәктәбендә укыту, туган телләрен, гореф-гадәтләрен саклау, кыскасы, чын милли тормыш белән яшәү елдан-ел кыенлаша бара. Туфан ага тәкъдим иткән әлеге маддә нәкъ менә шушы мәсьәләне хәл итәргә тиеш иде. Бик озак бәхәсләр һәм фикер алышулардан соң ул, ниһаять, 14 нче маддә булып Конституциябездә урын алды. Анда: «Татарстан республикасы Татарстаннан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятләрен үстерүдә, туган телләрен һәм милли үзенчәлекләрен саклауда ярдәм итә», – дип язылган иде. Дөньяга сибелгән татарны бер йодрыкка туплау, бердәм милләт итеп яшәтү һәм саклау өчен үтә дә кирәкле маддә иде бу. Соңрак «Россия хөкүмәте белән берлектә» дигән сүзләр өстәлеп, әлеге маддә Татарстан һәм Россия арасында вәкаләтләр бүлешү хакындагы Шартнамәдә дә урын алды, һәм ул федераль закон белән расланды.

 

Еш кына «Язучының төп эше – иҗат, ул үз талантын депутатлык яисә башка җәмәгать эшләренә сарыф итмәскә тиеш», дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Мондый кинаяләргә бөек Тукай инде моннан йөз ел элек бик ачык итеп җавап биргән. Чыннан да, әгәр бүген Татарстан парламентында Туфан Миңнуллин кебек милләтпәрвәр язучы-депутатларыбыз булмаса, туган телебезне, милли мәктәпләребезне, милли матбугатыбызны, милли мәдәниятебезне, динебезне яклап кемнәр сүз әйтер иде икән?! Дөрес, эшләнәсе эшләр бихисап, әмма эшләнгәннәрен дә күреп, игелекле гамәл кылучыларга вакытында рәхмәтле була белү дә кирәк.

 

Юлчы Туфан

 

Туфан Миңнуллинның беркайчан да самолетта очмавы, бары җир өстеннән йөри торган транспортта хәрәкәт итүе хакында бер тапкыр язган идем инде. Чыннан да, ул үзенең бөтен яшәү рәвеше белән Җир кешесе, аның язган әсәрләре дә Җир кешесе хакында, үзе дә бөтен килеш-килбәте белән коеп куйган авыл баласы.

 

Ел саен яз җитүгә, аның, Казандагы бөтен эшләрен ташлап, туган авылы Мәрәтхуҗага бәрәңге утыртырга кайтуын сөйләгәч, миңа башта ышанмаганнар иде. Мәскәүләрдә яшәп югары белем алган, инде ярты гасырдан артык Казан каласында гомер иткән мәшһүр драматург, депутат, илкүләм танылган шәхес үз куллары белән бәрәңге утыртып йөрсен, имеш. Нигә кирәк аңа бәрәңге? Теләсә, вагоны белән сатып алырга хәленнән килә, сораса, дуслары машинасы белән китереп аудара ала. Юк шул, Туфанга, тамыры җиргә береккән авыл малаена, үзе утырткан, үзе үстергән бәрәңге тәмлерәк. «Мин буш яткан җирне кызганам, җир дә, безнең кебек эшләргә, уңыш китереп яшәргә тиеш», – ди ул.

 

Самолетта очмаса да, шактый ерак сәяхәтләргә чыгарга туры килде безгә аның белән. Иң беренче сәяхәтебез атлы арбага утырып Азнакайдан Кама Тамагына, дөресрәге, Мәрәтхуҗага кадәр кайту булды. Ракеталы, самолетлы, машиналы заманда тагын кемнәрнең ярты Татарстанны ат койрыгына карап гизгәне бардыр, белмим, әмма бу мәгънәле һәм маҗаралы сәяхәт язучы Марсель Галиев белән миңа гомер буе сөйләрлек истәлек булып калды.

 

Кайберәүләр юл йөрүне бушка узган вакытка саный, тизрәк барып яисә кайтып җитәм дә чынлап торып яши башлыйм, дип уйлый. Ә Туфан өчен юл гизү дә тормыш, ул юлда да бушка вакыт уздырмый, киресенчә, сәяхәттә тагын да дәртләнебрәк яши башлый. Аның юл капчыгында яшәү өчен бөтен нәрсә дә була: барып җиткәнче юлдашлары белән бергә тукланырлык төрледән-төрле ризык, ипи кисәргә пычак-пәке, чәй эчәргә кружка, хәтта күкрәк кесәсенә сыя торган яссы шешәсен дә онытмый. Ул һәр тукталышта төшеп, тирә-юньне күзәтә, кешеләрдән нидер сораша. Поезд кузгалгач, купега кереп, өстәл янына утыра да куен дәфтәренә нидер теркәп куя. Ул юлда да ашкынып яши, юлда да дәртләнеп иҗат итә.

 

Берлинга килеп төшү белән, Туфан безне кибет карарга алып китте. «Ресторанда болай да әйбәт ашаталар, ашамлык кибетендә нәрсә алырга ниятли тагын?», – дисәм, аның нияте бөтенләй башкада икән. Ипинең бәясе күпме, ит-сөт-каймак кыйммәтме икәнне белешә Туфан, андагы бәяләрне безнеке белән чагыштыра. Аңа монда бөтен нәрсә яңа, бөтен нәрсә кызык. Ул таныш булмаган дөньяны балаларча кызыксынып күзәтә, аңа олыларча бәя бирә, язучы буларак һәр күргәнен күңеленә теркәп бара.

 

Австриянең Линц шәһәренә Бөтендөнья язучылар корылтаена баргач, ул безне шәһәр базарына ияртеп китте. Моңа кадәр дә аның: «Халык ничек яшәгәнне беләсең килсә, аның базарын кара», – дип әйткәне бар иде. Бу юлы да бәя сорашып, чагыштырып кына йөрер, дип, уйлый-уйлый барганда моның күзе кабак сатучы рәткә төште. Соңгы елларда Туфан агайга «кабак җене» кагылганны белгәнгә күрә, минем моңа әлләни исем китмәде. Әмма ым-ишарәләр белән аңлатырга тырыша-тырыша, татарча-русча-алманчаны бергә бутап, сатучыдан кабак төше соравын ишеткәч, мин дә колакны шомрайттым. «Бакчамда әллә ничә төрле кабак үсә, ә мондые юк, – дип, сабыйларча еламсырап әйтеп куйды ул безгә. – Кабагы белән алсаң, күтәреп кайтуы авыр, ә бу немец төшен генә бирми». Билгеле, әлеге хикмәтле кабакны бөтенләе белән сатып алып, эчендәге орлыкларын гына да алып кайтырга мөмкин иде. Тик, Туфан агай андыйлардан түгел, ризыкны, малны әрәм-шәрәм итү аның өчен гөнаһ санала. Нәтиҗәдә, без барыбер үзебезнекен иттек, мең хәйлә белән теге кабак орлыгын юнәтеп, Казанга хәтле алып кайттык. Хәзер инде тизрәк көз җиткәнен, Австрия кабагының Туфан бакчасында уңыш биргәнен көтәбез.

 

Төзүче Туфан

 

Заманында Туфанның туган авылы Мәрәтхуҗа «перспективасыз, ягъни, киләчәксез авыллар исәбенә кертелеп, фани дөнья белән хушлашу хәленә җиткән иде. Туган авылны ничек саклап калырга? Аның өчен нишләргә? Мин нәрсә эшли алам? Шундый уйлар белән гасабиланып йөргән Туфан авылга иң элек юл салырга кирәк дигән карарга килә. Мең мәшәкатьләр белән юл салынгач, мәчет-мәктәпкә дә чират җитә. Менә, миннән үрнәк алыгыз, дигәндәй, шыгырдап торган нараттан төп нигезләренә йорт та салып куя. Аннан күреп, булдыклырак авыл агайлары да каралты-кураларын яңарта башлыйлар. Шулай итеп, авылга әкренләп төс куна, җан керә.

 

Төзүчелек дәрте Туфанга шул көннәрдә иңгәндерме, белмим, үзем шаһит булган 30-40 ел дәверендә мин аның нәрсәдер кормыйча, нәрсәдер төземичә торган чагын хәтерләмим. Шушы чорда гына ул, эреле-ваклы дачаларын-йортларын бергә исәпләгәндә, үзенә биш тапкыр нигез корды. Берсен төзеп бетергәч, анысын кемгәдер тапшырып, икенчесенә тотынды. Тора-бара масштаблары зурая барып, туган районындагы атаклы Олы Салтык авылында хан сараедай мәктәп салдырды, аны җиһазлауны да өлешчә үз өстенә алды. Кама Тамагындагы район китапханәсе, музей һәм китап кибете урнашкан мәһабәт бина да аның тырышлыгы белән җиткерелде. Кәрим Тинчурин театрын ремонтлауда, Татар яшьләр театрына җылылык кертүдә, Язучылар берлеге бинасын төзекләндерүдә, Тәтеш татар гимназиясен торгызуда, Казандагы 12 нче кызлар гимназиясенә яңа бина коруда да турыдан-туры депутат һәм язучы Туфан Миңнуллинның катнашы бар. Ә бүген ул Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге татар театрларына яңа биналар төзү хәстәрен күреп йөри. Кемнәрдер борынгы һәйкәлләребезне, халкыбызның изге хатирәләрен, аның әхлак нигезләрен җимерү, таркату белән шөгыльләнгәндә, Туфан, алны-ялны белмичә, төзи дә төзи. Язучы белән төзүче һөнәренең бер-берсенә охшаш булуын ул инде бездән әллә кайчан алданрак аңлагандыр кебек.

 

Бу язмамда мин Туфан Миннуллинның биниһая бай иҗат дөньясына кагылмаска, аның исәпсез-сансыз әсәрләре хакында сүз алып бармаска тырыштым. Чөнки аның иҗаты – барыбызның да күз алдында, аның пьесалары барча татар театрларында гөрләп бара. Кыскасы, аның иҗаты безнең бәя бирүебезгә һич тә мохтаҗ түгел. Халкыбыз инде язучы, драматург Туфан Миңнуллинга күптән үзенең лаеклы бәясен бирде, «Туфан» исемен күңел түрендәге иң кадерле урынга салып куйды.

 

Бу юлы мин өлкән мәсләктәшем Туфан Миңнуллинның күземә чалынган кайбер гадәтләрен, яшәү рәвешен генә бераз тасвирлап, шәрехләп үтәргә, аның Гамәл дәфтәрен актарып карарга ният кылдым. Мәгънәле һәм бәрәкәтле гомеренең – язмыш юлының яртысыннан артыгына шаһит кеше буларак, аларны үзем күргәнчә, үзем аңлаганча укучыларга җиткерергә җөрьәт иттем. Ә аның иң тулы язмыш юлы, тәрҗемәи хәле – иҗат иткән әсәрләрендә. Язу белән Язмыш сүзләре юкка гына бер тамырдан түгелдер инде.


Разил ВӘЛИЕВ
Сәхнә
№ 8 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»