поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Сезнең компаниядә ничә кеше эшли?
    – Яртысы.
Бүген кемнәр туган
  • 21 Июль
  • Фирдәвес Әхтәмова (1939-2012) - актриса
  • Әлфия Ганиева - журналист
  • Радик Миңнәхмәтов - эшмәкәр
  • Кирам Сатиев - баянчы
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
23.06.2020 Киңәш-табыш

Дәвалаучы Гайшә апа: «Кире борырга ярамый»

Тәтеш районына сәфәргә чыккач, Кече Әтрәч авылына керми кала алмадык. Биредә 35 еллап борынгылар ысулы белән эч төшүне дәвалаучы Гайшә апа яши. Хәзер инде бу сәләтен бик кулланмаса да, эч төшмәсен өчен нишләргә кирәк дип, киңәшләр сораштык.

Гайшә апа кулыннан дәва табып, бәби сөю бәхетенә ирешкән хатын-кызлар үз авылы, район белән генә чикләнми инде. Аңа Казаннан да, Ульяннан да, күрше районнардан да киләләр. Хәзер Гайшә апага – 66 яшь. Ул озак еллар мәктәптә укытучы булып эшләгән.
 
– Эч күтәрүнең ни икәнен без дә белмәгән инде башта. Беренче балам алты ай ярымлык булып төште, үле туды. Озак вакыт балага уза алмый йөрдем. Хастаханәдә дә яттым. Анда дәвасын тапмадым. Эч сылаучыга барырга киңәш иттеләр. Кама Тамагы районындагы Кариле авылында Вәсимә исемле карчыкка киттем. Ул эчемне ипләп җибәрде. Өч тапкыр бардым. Әмма эч кабат төште. Ярый әле Вәсимә карчык безнең авылга кызына кыш чыгарга килде. Аның янына кабат күренергә бардым. Шунда ул: «Синең үзеңдә дә эч күтәрү сәләте бар», – диде. Ничек итеп эшләргә икәнен аңлатты, – дип сөйләде Гайшә апа. Башта туган-тумачаларның эчләрен ипли, аннары дәва эзләп килүчеләр арта башлый.
 
Дәвасын эзләп аптыраганчы, авырмавың хәерлерәк бит. Үзебез дә тикшерендек: авыл балалары булгач, эчнең урынындамы икәнен беләсебез килде. Гайшә апа ипләп кенә яткыра, кендек тамырына бармагын куеп пульс тыңлаган кебек тыңлый. Типмәсә, эчне ипли башлыйсың: сәгать угы уңаеннан сыйпыйсың, астан күтәрәсең, ян-якларга сыпырасың. Якынча 20 минут шулай итәргә кирәк.
 
– Эч ни өчен төшә соң? Ничек сакланырга? – дип киңәш сорашабыз.
 
– Авыл җирендә балалар эшләми тормый. Авыр эш тә күп. Авыр күтәргәч, эч төшә. Бер төшә икән, гел төшеп торачак инде ул. Каенана, мондый очракта эч пружинага әйләнә, дия торган иде. Төзәлгәнче, авыр күтәрмәскә киңәш ителә. Балаларның кечкенә чагында эче авырта, шул сәбәп белән дә еш киләләр миңа. Тәпи киткәч тә, балалар дөрес басмыйча, арт ягына шап итеп утыра да азрак имгәнеп китә. Шуннан да эч төшә ала. Ир-ат балаларның утын кискәндә эче төшәргә мөмкин, – дип аңлатты Гайшә апа.
 
Әңгәмәдәшебез ничә кешегә бәби табарга ярдәм итүен санап та күрсәтә алмый хәзер. «Хәтердән авыл буенча йөрим: кемгә кулым тигән икән, кемне дәваламадым икән әле, дим», – ди Гайшә апа.
 
Хәзер инде дәваламыйм дисә дә, бик ялынып килгәннәре була икән.
 
– Кайчагында әйтмичә-нитмичә, эчне карагыз әле, дип бәрәләр дә керәләр. Кире борырга ярамый. Авылдагы бер карчык: «Үзең өчен күтәрмисең, Аллаһы Тәгалә шулай кушкан сиңа, башка болай кешене борып җибәрмә», – диде. Эч күтәрү өчен көч кирәк. Сыпырып кына тору түгел ул. Эчне тоткач, эчтәге әгъзаларны да тоям, – дип сөйләде ул.
 
Гайшә апаның өендәге гөлләренә, гөлләреннән бигрәк басма матбугатның күп булуына игътибар иттек. Безнең газетаны да яратып алдыра икән. «Җомга санында дин бите, кушымталарны, артистлар тормышын, «Бу – минем туган авылым» бәйгесенә килгән язмаларны яратып укып барам, сканвордларны чишәм. Газета килгәч, иң беренче кем тотып ала, шул укый», – диде.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.06.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы