|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.06.2020 Җәмгыять
Татарстанда коронавирустан 13 нче үлем очрагы теркәлдеБүген Татарстанда коронавирусның 40 яңа очрагы теркәлгән. 18 кешене хастаханәгә алып киткәннәр, 22 кеше җиңел формада авырганлыктан дәвалануны өендә уза. Яңа авыраучыларның яше буенча карасак: 18 яшьтән 30га кадәр – 3 кеше, 30дан 50гә - 11, 50дән 60ка – 9, 60тан 70 яшькәчә -10, 70тән 80 яшькә кадәр 7 кеше. Географиясе буенча: Казан – 18, Яр Чаллы – 8, Әтнә - 1, Югары Ослан - 1, Яшел Үзән - 1, Кукмара - 1, Түбән Кама - 3, Норлат - 1, Питрәч - 2, Балык Бистәсе - 1, Саба - 1, Тәтеш районында 1 кешедә коронавирус инфекциясе табылган. Татарстанда барлыгы 4271 кешедә коронавирус теркәлгән була. Хәзерге вакытта барлыгы 1150 кеше дәвалану уза. Соңгы тәүлек эчендә 17 кеше терелеп чыга. Татарстанда коронавирустан 13нче кеше вафат булган. Чистайда яшәүче 1963 елгы кеше инде 1 июньнән бирле хастаханәдә ята, 11 июньдә аның йөрәге тибүдән туктый. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, үлемнең сәбәбе дип коронавирус инфекциясе атала.
--- |
Иң күп укылган
|