|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.06.2020 Хәвеф-хәтәр
Кунакка кайткан дусты нәрсәдер кычкырган да су астына киткән (ФОТО)Зәй районында хәвефле хәл килеп чыккан. 1977 елгы бер егет Чаллы шәһәреннән Зәй районы Зичәбаш авылына дусты янына кунакка килгән. Күл буенда утырганнар, балык тотканнар. Шуннан соң кунак егет күлне йөзеп чыгарга була. Дусты исә аның киемнәрен алып машина белән күлнең икенче ягына китә, янәсе аны каршы ала. Күлнең икенче ягына машина белән килеп җиткәч, рульдәге дусты судагы дустын күреп ала. Судагы кунак егет нәрсәдер кычкыра да су өстеннән юк була. Шуның белән шул. Мәетне 1 тәүлектән артык эзлиләр. Һәм табалар. “Матбугат.ру”га билгеле булганча, үле тән ярдан 100 метр арада табыла. 1,5 метр тирәнлек була бу җирдә. Җәй айларында сак булыгыз. Хәвеф-хәтәр аяк астында.
Шушы сөйләгән хәлләр булган җирдән МЧС фотолары:
--- |
Иң күп укылган
|