поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.06.2020 Мәдәният

Россиянең танылган драматурглары "Яңа татар пьесасы" бәйгесендә укытачак

2 июньнән 22 декабрьгә кадәр Казанда II "Яңа татар пьесасы" яшь драматурглар лабораториясе үтә. Катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 2 июньнән 20 июльгә кадәр Камал театры сайты https://ntp20.b2b.kamalteatr.ru/tt аша кабул ителә.

1-15 августта сайлап алынган катнашучылар заман драматургиясе һәм пьеса язу нигезләре буенча дәресләр алачак, укытучылар аларга практик киңәшләр һәм теоретик белемнәр бирәчәк. Дәресләрнең практик лекцияләр өлеше төркем белән укудан һәм индивидуаль тренинглардан торачак. Мөгаллимнәр - танылган драматурглар Михаил Дурненков һәм Юлия Тупикина. Тренинглар вакытында укытучылар катнашучыларны кечкенә сәхнәләр язып карау, иҗади потенциал уяту, актуаль темаларга игътибар иттерүдән башлап, булачак пьесаны планлаштыруга кадәр ярдәм итәчәк - драматургиянең төп алымнарына өйрәтәчәк. Ркаил Зәйдулла тарихи пьесалар, инсценировкалар һәм заманча темага пьесалар язу тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Нияз Игъламов драма төзелеше һәм композициясе хакында лекцияләр укыячак, заман драматургиясенең төрләре, жанрлары, стильләре турында сөйләячәк. 
 
 
Белем бирү тәмамланганнан соң катнашучылар ике төркемгә бүленәчәк. Һәр төркемдә Россиядән бер, Татарстаннан бер мөгаллим укытачак. 15 августтан 1 ноябрьгә кадәр семинарда катнашучылар остазлары җитәкчелегендә пьеса язачак. Мөгаллимнәр яшь авторларга онлайн-консультацияләр үткәрәчәк. Рус телле укытучылар да аңлый алсын өчен, пьесалар ике вариантта - рус һәм татар телендә язылачак. Аерым эшләрне М.Дурненков һәм Ю.Тупикина рус телендә синопсислар вариантында карап, пьесаның тулы варианты татар телендә язылырга, әдәби редакцияне татар мөгаллимнәре дә ясарга мөмкин. Дәресләр арасында һәр пьеса буенча даими фикер алышу булачак. Нәтиҗәдә һәр катнашучы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының әдәби бүлегенә 2020 елның 1 ноябренә кадәр берәр пьеса тапшырырга тиеш. 
 
 
Декабрьдә Лабораториянең иң яхшы пьесалары сәхнәдән укылачак. Аларның күләме чикләнмәгән, әйбәт текстларның барысы да укыла.
 
Тулырак мәгълүматне gulnur.gimatova@kamalteatr.ru почтасы яки түбәндәге телефоннар буенча алырга мөмкин: +7 962 563 99 32 (Нияз Рауфович), +7 927 033 22 30 (Гөлнур Фаутовна).
 
 
"Яңа татар пьесасы" лаборатория һәм бәйгесе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берле ярдәме белән, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры тарафыннан оештырыла.

---
Камал театры
№ --- | 22.06.2020
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»