|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.06.2020 Фаҗига
Үтерелгән Мазовларның әнисе җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать иттеУфада вафат булган бертуган Мазовларның әнисе җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итте. Рәхмәт сүзләре белән постны ул социаль челтәрләрдә бастырып чыгарды. "Барыгызга да кайгы уртаклашуыгыз, ышанычыгыз, догаларыгыз, ярдәмегез өчен рәхмәт. Мин балаларны эзләгән, ахыргача ышанган кешеләргә бик рәхмәтле. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз", - дигән Эльмира Мазова.
Аның ике баласы, 8 яшьлек Илья һәм 5 яшьлек Слава әтиләре белән бергә 2019 елның октябрендә үк югалган иде. 8 ай эзләгәннән соң, аларның гәүдәләре елгада табылды. Башлангыч фараз буенча, балаларны әтиләре үтергән, аны әлегә кадәр таба алмыйлар.
Фото: kp.ru
--- |
Иң күп укылган
|