поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.08.2010 Җәмгыять

"ӘНИ, МИН СИНЕ ЯРТЫ ГАСЫР ЭЗЛӘДЕМ!"

Шәрләрәмә халкы аһ итте: Баглай Розасы, илле елдан артык вакыт үткәч, әнисен табып, күрешеп кайткан!

Баглай – кушаматы түгел, Роза апаның паспортындагы чып-чын фамилиясе, шуңа күрә аны элек-электән Баглай Розасы дип әйтергә күнегеп киткәннәр. Шәрләрәмәдәге берничә Розаны бутамаска да җайлы: Шәйгардан Розасы, Баглай Розасы һ.б.

 

Роза Баглай Украинада дөньяга килсә дә, гомере буе Шәрләрәмә авылында яши, сыер сава. Ә Сарманның Шәрләрәмәсенә каян килеп эләккән диген? Роза апаның язмышы китапларга язарлык катлаулы һәм гыйбрәтле. Аның әтисе Гариф – Шәрләрәмә егете, илленче елларда Украинада армиядә хезмәт иткән. Валя исемле чибәр генә украин кызына гашыйк булып, шуның белән бергәләп тормыш корып җибәргәннәр. Гариф армиядән соң Украинада калган. Яшь гаилә биш ел дәвамында бик бәхетле яшәгән. 1958 елда уртак җимешләре – Роза дөньяга килгән. Шуннан соң талашканнармы, башка сәбәпләр килеп чыкканмы – кызчыкка бер яшь тулар-тулмас, әтисе аны урлап диярлек үзенең туган ягына – Шәрләрәмәгә алып кайткан да киткән. Роза апа шул көннән соң әнисен бүтән беркайчан да күрә алмаган, гомере буе аны сагынып, юксынып, эзләп яшәгән. Әтисе берни дә сөйләмәгән, буйга җиткән Роза әнисенең кайда яшәгәнлеген, кемлеген ялварып сораса да, әйтмәгән, яшергән. Шул рәвешле еллар узган, Роза да кияүгә чыгып балалар тапкан. Бер яшьлек кызчык илле яшьлек күркәм ханымга әверелгән, хәзер аның оныклары да бар инде. “Ана күңеле – балада, бала күңеле – далада” дигән әйтем минем турында түгел, – дип әйтә Роза, – мин яшәвемнең бер генә минутында да әнием турында уйлаудан туктамадым. Аны күрәсем килеп, бер кочаклыйсы иде, дип хыялланып яшәдем”.

 

Алланың амин дигән чакларына туры килепме, быел Роза апа Баглайның хыялы тормышка ашты – ул үзен дөньяга китергән газиз әнкәсен табып, аның күкрәгенә башын куеп рәхәтләнеп елап, күңелен бушатып кайтты. Шул очрашудан кайтып, бераз тынычлангач, Роза апа белән Шәрләрәмәдә күрешеп сөйләшеп утырган идек. Ул безгә үзенең тормышын, гомер юлында ниләр күргәннәрен, әнкәсе белән ничек табышканнары турында сөйләп утырды. Төс-кыяфәте белән ничектер “Тын Дон” фильмындагы актрисаны хәтерләткән Роза апаны тыңлаганда, исем китеп утырдым – кеше башлары ниләр генә күрми дә, тормыш нинди генә язмышлар “бүләк” итеп куймый!

 

Розаны югалткач, әнкәсе бераздан тагын кияүгә чыккан, биш бала табып үстергән. Иренә беренче баласы барлыгы турында беркайчан да сөйләмәгән, шул серне гомере буе яшереп, беренче кызының ничек үскәнен дә күрмичә яши алган. Шаккаткыч. Кешенең түземлегенә, күңелендәге әллә никадәрле зур, авыр таш белән дә яши алуына гаҗәпләнеп туймаслык. Дөрес, тыңлаган саен, башта төрле сораулар туа тора – Роза апаның әти-әнисе ник талашкан, ни өчен әтисе үзенең сабыен шундый авыр язмышка дучар итеп әнкәсеннән аерып алып кайтып киткән, ник әнисе баласын эзләп таба алмаган, ник әтисе барысын да сер итеп яшергән һ.б.? Җавап эзләргә, бәя бирергә ашыкмыйк. Аларның мең төрле булып чыгуы ихтимал. Яннарыбыздагы әниләребезнең кадерен белик һәм ярты гасыр буена әнисен эзләп, ниһаять, таба алган Роза апаның сөйләгәннәрен тыңлыйк:

 

– Әтием әнине бик нык яраткан, армиядән соң авылга да кайтмыйча, өйләнеп, шунда – Львов өлкәсенең Червоноград шәһәрендә яшәп калган. Мине дөньяга китергәндә әнигә 23 яшь булган. Баштарак баракта гына торсалар да, алар бик бәхетле яшәгәннәр. Ничек итеп талашканнарын, ачуланышканнарын белмим, әти мине алган да кайткан. Әти миңа ул хәлләрне беркайчан да сөйләмәде, “Булды инде”, – дип кенә куя иде.

 

Анда бабай да катышкан, әтинең башын да сугып ярган. Әтине татар булганы өчен яратмаганнар алар. Ә мине яратканнар, әти урлап чыгып киткәч, бабай мине шактый эзләтеп йөргән әле. Тик нәтиҗәсе булмаган, таба алмаганнар. Шәрләрәмәгә дә хатлар язып, әллә ничә кат эзләткән. Әти хәстәрен алдан ук күреп куйган икән – туган якларына кайтып, авыл советындагыларны, почтадагыларны кисәтеп куйган – алай-болай шалтыратып эзләүчеләр булса, безне бу авылда юк дип әйтегез дигән. Шуңа күрә әти белән мине берәү дә таба алмаган.

 

Әти мине Шәрләрәмәгә алып кайтты да үз анасына –әбигә тапшырды. Әби үзе генә яши иде инде: башка балалары читкә чыгып киткән, карты үлгән. Әти шабашкалардан кайтып кермәде, шуңа күрә мине әби генә үстерде дип әйтергә була.

 

Мин дүртенче класста укыганда әти өйләнде, шул хатынның йортына керде. Ике уллары туды. Үги әни мине бөтенләй дә яратмады, дошман күрде. Аларның өйләрендә бик күренмәскә тырыштым, көндәлеккә кул куйдырырга гына кереп чыга идем, әби кул куя белмәде. Әти хатынының сүзеннән чыкмады. Кул эшләренең барысын да белә иде, балта остасы да, штукатур да. Бөтен авылга йорт җиткереп бирде.

 

Ятим бала – ятим бала бит инде ул. Әтием дә, әнием дә исән килеш ятим үсәргә туры килде миңа. Бик авыр булды. Бөтен җирдә этәләр, төртәләр, кагалар, сугалар. Әби дә, башкалар да: “син бит хохол баласы”, – дип кактылар. Мәктәптә дә сөймәделәр, классташлар да баштарак чит күрде. Бөтенесенең әти-әнисе бар, мин – ятим, фамилия дә чит-ят, бүре баласы шикелле башкалардан аерымланып почмакта посып утыра идем. Өченче класска кадәр шулай йөрдем. Бөтенесе дә үрти иде. Өстемә кияргә киемем дә, аягыма кияргә туфлием дә юк. Аннары әкренләп ияләшә башладым, малайлар белән генә дуслаштым, кызлар барыбер чит күрделәр. Иң сөймәгән бәйрәм 8 Март иде. Бөтенесе дә үзләренең әниләренә бүләк әзерлиләр, ә мин кимсенеп елап читтә утырам. Ятимлекнең ачысын аеруча шул бәйрәм көнне тоя идем.

 

Баглай – әниемнең кыз фамилиясе, ә исемемне Роза дип әти кушкан. Әни фамилиясе белән йөрдем гомер буе. Шунысы кызык: әти мине үзенең фамилиясенә күчермәде. “Әниең рөхсәт итмәде”, – дип әйтә торган иде. Гаҗәп инде: әнинең “рөхсәтеннән” башка мине урлап киткән, аннары хохолларны гел сүгеп кенә телгә алган әти минем хохол фамилиямә тимәде.

 

“Ник алып кайттың соң мине, ник алып кайттың мине?!” –дип әтинең гел теңкәсенә тия идем, ул: “Уң күземнең алмасы син, кызым, каным калмасын дип алып кайттым”, – дип әйтә торган иде. Анасына ышанып алып кайткан инде. Мин, артык кашык, әйтерсең ул әбигә бик кирәк булганмындыр инде! Әби сигез сум пенсия ала иде, мине “хохол баласы” дип сөймәде, гел какты, яратмады. Әти якламады, чөнки шабашкалардан кайтып кермәде. Өйләнгәч, шул хатын йортына чыгып киткәч, бөтенләй читләште. Әтидән ярдәм күрмәсәк тә, мәктәптә мине ятимнәр исемлегенә кертмәделәр. Әтиләре булмаган балалар ятимнәр исемлегендә иде, ә мин әнисез үсеп, ятимнәр исемлегенә кермәдем. Ничәнчедер классларда гына укытучым Роза апа Шәйгарданова шул исемлеккә кертә алды. Әбинең шул сигез сумын барысына да җиткереп яшәргә тырыштык – ул чакта утын да сатып алырга кирәк һ.б. Әби йортында кияүгә чыкканчы яшәдем, күрмәгәннә­ребез калмады инде. Чыбык, печән ташып, утын кисеп, аннары аны ватып, тирес сугып чиләндек. Киемгә, ашауга интектем. Бер рәхәт көн күрмәдем. Тукайның “Исемдә калганнар” әсәрендәге кебек әби өйдән куып чыгара иде дә, унбишәр көн идән астында ята идем.

 

Үскән саен әниемне эзләп табу хыялы көчәя генә барды. Кулымда туу таныклыгы бар иде, анда кайда кайчан дөньяга килгәнлегем язылган. Әти бернинди дә адрес бирми, “Ник кирәк соң ул сиңа?” – гына ди. Төрле газеталар, оешмалар аша эзләтергә керештем. Валентина Баглай дигән кешене табарга ярдәм итегез, сатучы булып эшләгән дип, кая туры килә, шунда яздым. Хәтерлим – мәктәптәге иптәш кызлар белән хатлар язабыз да салабыз, язабыз да салабыз. Тик бернинди дә җавап килмәде.

 

Сиксәненче елларда әниемне ныклап эзләргә керештем. Инде үзем дә әни булгач, гел чыдамлыгым бетте – табасым килә генә бит! Әти мине алып чыгып киткәч, әни ничек түзде микән ул дип аптырый идем, бала бигрәк кадерле җан бит! Тик эзләнүләрдә һаман өмет чаткылары күренмәде – бернинди элемтә дә, хәбәр дә, мәгълүмат та юк. Әтинең үз киресе кире: “Алар юк инде, кызым, ник кирәк соң алар сиңа, ник эзлисең?” –дигәннән бер артык җөмлә дә әйтми иде. Тик мин тапмыйча туктамаска дигән максат белән тотынган идем инде.

 

Ул елларда “Азат хатын” журналын ала идек, шуның арткы битендә “җаваплы секретарь Эльмира Әдиатуллина” дигән сүзләр басылып чыга иде. Ярдәм итә алмас микән дип, шул кешегә язып карарга булдым. Һәм дөрес эшләгәнмен дә! Нәкъ менә шул апа миңа әниемнең адресын табып бирде дә инде.

 

Соңрак билгеле булганча, әти мине алып кайтып киткәч, әни озак та тормыйча кияүгә чыккан. Икенче ире белән аның туган якларына, Алтайга китеп барганнар, тиздән әни бала тапкан. Шунда төпләнеп калганнар. Баглайны эзләүче милиция хезмәткәрләре башта Украинадагы әби белән бабай янына кергән. Аннары шулар аша әнинең Алтайдагы адресын сорап алганнар.

 

Шулай итеп, минем башыма бик зур бәхет ишелеп төште – минем кулымда әниемнең дә, әби белән бабайның да адресы бар!

 

Ялкынланып, дәртләнеп хат язарга тотындым. Әби белән бабай шундук җавап бирде. Әнинең адресы буенча күпме генә хат салып карасам да, җавабын ала алмадым.

 

Бабай мине аеруча якын итте. Ай саен посылка сала башладылар. Өч сепаратор җибәрде. Балалар үстергәндә, кәнфит-прәннек, футболка-трикодан өзмәделәр. Мин әби белән бабай янына Львовка кунакка да барып кайттым.

 

Әтине фермада төнге каравылда эшләгән чагында үгез сөзеп үтерде, аңа нибары 49 яшь иде. Миңа ул чакта – 24 яшь, аның үлемен нык авыр кичердем. Әнием дә булмагач, әти минем өчен бердәнбер якын кешем иде, гел сыгылып төштем. Үзе исән чагында әти миңа: “Кызым, мин үлгәч, башымдагы яра эзләрен сыйпап-сыйпап утырырсың әле”, – дип әйтә торган иде. Шул сүзләрен искә төшереп, елый-елый, башындагы җөйләрен сыйпап утырдым. Әти үзе әйтмәсә дә, ул яраларның тарихын Украинадагы бабам сөйләгән иде. Баксаң, иптәшләре белән мине урлап чыгып барганда, бабай аларны тоткарламакчы булып, әтинең башын шешә белән төйгән булган икән.

 

Соңыннан белдем: әниемә минем бөтен хатларым да килеп ирешә торган булган. Тик ул, иреннән куркып, миңа җавап язмаган, элемтәгә кермәгән. Берзаман кызы Светадан (ул чакта аңа 15 яшьләр тирәсе булган) хат килеп төште, ул: “Синең барлыгыңны әти белми, без генә беләбез, хат язма”, – дигән. Ачуым килде. Ә мин барыбер яздым да салдым, яздым да салдым, гомер буе шулай интектердем аларны, тынычлык бирмәдем. Әни минем белән элемтәгә кермәс микән дип, төрлечә язып карадым. Аптырагач, минем аркада гаиләләре бозылмасын дип, кызы Светаның дусты булып яза башладым. Очрашып сөйләшкәч, әни: “Ул хатларыңны кая яшерергә белмичә аптырап бетә идем. Үзем елыйм, үзем хатларыңны курка-курка яшерәм”, – дип әйтте.

 

Өч ел элек – урыс ире, быел кыш 100 яшьлек каенанасы үлгәч кенә әни һәм аның балалары, батыраеп, мине чакырырга уйлаганнар. Светаның: “Быел әнинең 75 еллыгын уздырабыз, кил”, – дигән хатын алгач, әллә нишләп киттем һәм Барнаулга кадәр билет алырга дип шундук чыгып чаптым. Юлда өч көн бардым, өч көн кайттым, өч көн әни янында тордым.

 

Әни Барнаулдан соң Курочкино дигән авылда яши икән. Светалар мине Барнаулда каршы алды. Аларның өйләренә кереп бераз хәл алгач, электричкада, аннары такси яллап Курочкинога киттек. Менә шул юлда йөрәгем җилпенә башлаган иде, тотындым еларга, тыелып кына булмый. Елыйм да елыйм, елыйм да елыйм. Әни янына килеп кергәндә генә үземне кулыма алып, урысча вата-җимерә: “Чо, мать, меня бросала?! Вот я тебя нашла!” – дидем. Ә ул: “Прости меня, доченька! Я не виновата”, – дип елый да елый. Миңа хат булса да язып салмаганы өчен барып чыраена төкереп кайтыйм дип киткән җиремнән, үзен күргәч, бөтен ачуым юкка чыкты. Миннән калмасын дип, алай кыланмаска булдым.

 

Бөтенебез җыелышып, әнинең туган көнен уздырдык. Табын әзерләгәннәр иде.

 

Ул якларда халык бигрәк хәерчелектә яши. Торбадагы газ Курочкинода түгел, хәтта Барнаул шәһәрендә дә юк. Халык ташкүмер, утын яга. Авыл халкы гап-гади, кечкенә генә агач йортларда тора. Әнинең йорты да шактый искергән, ире үлгәннән соң ихаталары да кыйшая башлаган. Безнең яклардагы шикелле зур-зур, матур таш йортлар, коттеджлар бөтенләй юк. Үзебез яши торган йортның фотосын алып барган идем. Бездә аны иң шәп, иң олы йорт дип әйтерлек түгел, билгеле. Уртача гына. Ә тегендә фотоны күргәч: “О! Нинди бай, мәһабәт йортта яшисез икән!” – дип шаккаттылар.

 

Әни гомере буе урыс иреннән, каенанасыннан коты алынып яшәгән икән. Валентинаның кияүдән кайткан хатын икәнлеген белсә дә, карты беренче иреннән баласы барлыгын белмичә үлгән. Әни шул серен гомере буе ачмыйча яшәгән, әйтергә курыккан. Света сөйләвенчә, әтисе әнине гомере буе беренче иренең исемен әйтеп талаган, җәфалап, көнләшә торган булган. Әни беркайчан да каршы әйтмичә, буйсынып яшәгән. Ике малай, өч кыз үстергәннәр. Бер малаен тайгада агач басып үтергән.

 

Әни авылыбызның исемен – Шәрләрәмәне – дөп-дөрес итеп әйтә белә, бер хәрефендә дә ялгышмый. Димәк, күңелендә йөрткәндер инде.

 

Әтинең ничек яшәгәнен, ничек үлгәнен сораштырды. “Яшь чагында бөдрә чәчле бик чибәр егет иде. Мине бик нык яратты ул”, – диде. Тик язмыштан узмыш юк – яратышсалар да, тормышлары көйләнеп китә алмаган инде.

 

Әни миңа: “Кызым, мин сине бер минутка да, бер мизгелгә дә онытмадым. Сине күргәч, хәзер тынычлап үләрмен инде, – диде. – Яныма килгәнең өчен рәхмәт. Килгәч, димәк, мине гафу иткәнсеңдер дигән өметтә калып, тынычлап үләрмен”. Елады да елады, елады да елады. “Ничек кызганмый ташлый алдың шундый кечкенә сабыеңны?” – дип кызы Света ярасына тоз салып торды. Әни: “Мин аны чит кешегә биреп җибәрмәдем бит, аны үз атасы алып китте”, – дип үзенчә акланырга азапланды. Тик хәзер ни мәгънә?! Ул да әбигә әйләнгән, минем дә балаларым буйга җиткән, хәзер үзем дә әби булдым инде. Иремнән уңдым, балаларым да бик тәртипле.

 

Балаң – иң кадерле, газиз җан бит ул, аның һәрбер үзгәрешен, яңалыгын күреп кенә торасы килә. Үземнең балаларым тугач, моны тулысы белән тойдым. Мине – үзенең сабыен күрмичә, әнием ничек яши ала икән дип аптырый идем мин. Ничек шулай?! Гомерлек таш инде бу, аңа да, миңа да. Үкенечле тормыш уздырсак та, хәзер икебезнең дә күңелләребез тынычланды. Әниемнең кочагына сыенасым килсә, хәзер юлны беләм. Арадагы меңәрләгән чакрымнарга карамыйча, сагынган саен кунакка барып, әйләнеп кайтырмын дип торам.

 

Әни белән бик еш шалтыратышып торабыз. Мин килеп киткәч, борчылулардан йөрәге авыртып сырхауханәдә ятып чыккан. Әле итек салып җибәрдем үзенә. Анда итекләр юк, ә кышлары ил­лешәр градуслы бик салкын икән. Миннән калмасын – исән чагында киеп йөрсен, дидем. Әниемнең балалары, минем туганнарым, хәзер Шәрләрәмәгә кунакка кайтып йөриячәкбез диделәр.


Лилия СӨНГАТУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 157 | 04.08.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»