поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.06.2020 Дин

Татарстан Диния Нәзарәтендә Коръән-хафизларга Шәһадәтнамә тапшыру комиссиясе эшли башлады

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәер-фатыйхасы һәм тәкъдиме белән, Диния Нәзарәтендә Коръән-хафизларга шәһадәтнамәләр тапшыру комиссиясе эшли башлады. Әлеге комиссияне булдыруның төп максаты – республикадагы Коръән-хафизларның санын белү, аларның әзерлек һәм белем дәрәҗәләрен тикшерү, хафизлыкка ирешүләрен документ белән раслау. Шулай итеп, нәзарәт комиссиясе елына ким дигәндә бер тапкыр җыелып, Коръәнне тулысынча ятлаучылардан имтиханнар кабул итәчәк.

Шунысы әһәмиятле, шаһәдәтнамәне Коръән-Кәримне үзлегеннән ятлаучыларның да имтихан тапшырып алырга мөмкинлеге бар. Комиссия каршында хатасыз, бернинди кимчелекләрсез, барлык кагыйдәләр буенча Коръәнне яттан теләсә кайсы урыннан укып күрсәтеп, имтиханны уңышлы тапшыручылар Коръәнне ятлау турында нәзарәт шәһадәтнамәсенә лаек була. Комиссия каршында ир-атлар һәм хатын-кызлар имтихан тота ала. Имтихан комиссиясе составында – Коръән-хафизлардан торган нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре бүлеге хезмәткәрләре, дини уку йортларында хезмәт куючы остазлар. Комиссиянең рәисе – ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлекнең баш белгече Илнур хәзрәт Хәйруллин. Шәһадәтнамәләр тапшыру барышында нәзарәттә Коръән-хафизлар буенча мәгълүмат базасы булдырылачак, ә бу исә, үз чиратында, Рамазан айларында тәравих намазларын алып бару өчен үзебезнең төбәк, ил хафизларын җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. 

Диния Нәзарәтенең Коръәнне ятлау турында беренче Шәһадәтнамәләре кичә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә тәхфиз (Коръән ятлау) бүлеген уңышлы тәмамлаган 7 укучыга тапшырылды. Шәкертләр, өч ел дәвамында Коръән ятлап, мөфтият комиссиясе каршында имтихан тотты.
 
Шәһадәтнамә Хафс риваяте буенча Гасыйм кыйраәтендә Коръәнне укып, тәҗвид кагыйдәләре белән сөйләп ятлауны төгәлләгәнен раслый. Шәһадәтнамә гарәп һәм татар телләрендә языла һәм ул Татарстан мөфтие һәм комиссия рәисе имзалары белән беркетелә, мөфтият мөһере куела.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»