|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.06.2020 Могҗиза
Игезәкләрнең сыңары 10 елдан соң гына туганКытайның Хубэй провинциясендә бер хатын ике игезәк малай тапкан. Моның нәрсәсе бар инде диярсез. Хикмәте бар шул: бертуган игезәк малайларның яшь аермасы – 10 ел. 2009 елда 41 яшьлек хатын ЭКО ярдәмендә бәби табар өчен белгечләргә мөрәҗәгать итә. Аталандырылган яралгыларның берсен генә ханымның аналыгына күчереп утырталар, калганнарын туңдыралар. Кытайлы ханым Лу-Лу исемле малай таба.
2019 елда хатын эне яисә сеңел сораган малае үгетләүләренә килә һәм янә ЭКО процедурасы ясатырга карар итә. Процедурада 10 ел элек туңдырылган яралгыны кулланалар. Һәм 16 июньдә хатын икенче малаен алып кайта. Аңа Тун-Тун дип исем кушалар.
“Медицина күзлегеннән караганда, Л-Лу белән Тун-Тун – игезәкләр”, – дигән хатынга бәби табарга ярдәм итүче табиб.
Тун-Тунның гәүдә авырлыгы да нәкъ абыйсы Лу-Луныкы кебек – 3,48 кг – тәшкил иткән.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: Lenta.ru
Фото: Hubei Maternal and Child Healthcare Hospital
--- |
Иң күп укылган
|