поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.06.2020 Язмыш

"Малай миннән туып калды, исемен дә белмичә киттем"

— Дөньяда безнең баш җитмәгән әкәмәт хәлләр очрый ул, очрый... — Ха­җи карт туктап сулыш алды да: — Аның бөтенесен дә аңларга да кирәкми, ишетәсеңме, кайберсенә тимәскә кирәк, шулай, эһе, — дип өстәде. — Тукта, — диде аннары, боерган тавыш белән, — тукта, кузгалма, тыңлап бетер.

Язуыңның сүз сыярдай урыны калса, кыстырып җибәрерсең, мин сиңа бер нәстә сөйлим. Рас бусагамны атлап үткәнсең, буш кул белән китмә. Хе, Хаҗи картта хикмәтләр капчык-капчык, диделәрме? Капчыгыбыз тулы, Аллага шөкер. Без, хәзерге заман ирләре кебек, катын ашатканга кинәнеп, бот күтәреп тилбизер карап ятмадык, без тормыш көттек. Нужа бабайны куганда нәмәләр генә күрмәдек. Әнә сугышның икенче елы иде, Сәрбиҗамал апа, күрше авылдан теләнеп-соранып кайтканда, Руша урманында ун көн адашып йөрде. Руша белән безнең авыл арасы ике чакрым. Өендә алты бала. Моны көрәк-сәнәк кү­тәреп эзләргә чыктылар. Көзге салкында туңып үлгәндер дип тә шикләнделәр. Бүре оясыннан тапканнар. Ничек ерткычлар ботарламаган, алар да ач бит. Сөйләмәде шуны. «Бүреләр сыртын куеп җылытты» иде бар сүзе. Әле мин аннан да шәбрәкләрен беләм. И-и, безне кузгатсаң, тел гел тегермән ташы инде, әйләнә дә әйләнә. Безнең әти, авыл күлмәгенә сыймыйча, Донбасс якларына китеп, күмер чабып кайтты. «Өс-башын бөтәйткән, акча җыйган», — дип мактанды әни күрше апаларга. Ә мин:
 
«Әтинең бил каешы бар», — дип, малайларның күзен кыздырдым. Әти: «Чын каеш бу, улым, чын күн», — дигәч каешның дәрәҗәсе тагын да үскән иде. Алты яшьлек бала күннең нәрсә икәнен дә аңламый бит әле, әти әйткәч, дөнья бәясенә торырлык әйбер, димәк, эһе. Беркөнне әти: «Улым син умыртып аша, билең юанайса, каеш — сиңа», — димәсенме! Иртә-кич күзем акайганчы ипи белән бәрәңге бүсәм, малайгынам. Үзем көн дә бау белән билне үлчим. Калынаямы, юкмы. Өметләр зурдан: каеш билгә кунган минутта ук малайлар мине командир итеп сайларга тиеш. Менә ниләр турында хыялланасың ул, хе-хе. Вәләкин синең хыялларыңны сугыш дигән аждаһа каба да йота. Каеш тәтемәде шул миңа, әти белән ул да сугышка җыенды. Аның очын әз генә ярдылар да кургашын кәгазьгә төргән нәни догалыкны тыктылар. «Әти­еңне үлемнән дога саклар», — диде әби. «Нимечне дөмектергәч, каеш синеке, валлаһи, улым», — дип, башымнан сыйпады әти. — Ашавыңны кысма, мин кайтканда каеш сиңа таман гына булыр».
 
Хе, алабута ипие ки­мереп бил юанайтырсың ди, көчкә җан асрадык без ул елларда.
 
Дүрт елдан соң әти яраларыннан савыкмыйча кайтып керде. Миңа ун яшь иде инде, вәләкин каеш онытылмаган иде. Тик мин тилмереп көткән бүләгемне атамның билендә күрмәдем. Ул, гаебеннән оялгандай, кызара төшеп:
 
— Сугыш бит, улым, — диде.
 
Әни мине тиргәп таш­лады:
 
— Чүп-чар таптырып, атаңның күңеленә тимә, сиңа кайсы кадерлерәк: шул күн кисәгеме, исән-сау атаңмы?
 
Сүз дә юк, әти кадерле иде, вәләкин каеш та беренче мәртәбә ныклап кызыккан әйберем иде...
 
Гаиләбез бүтән ишәймәде безнең. Әти сыкрана-сыкрана гына гомер кичерде. Яралары гелән-гелән сызлагач, айлар буе кузгалмыйча урын өстендә яткан чаклары да ешайды аның. Без инде: «Бүген-иртәгә китәр, ахры», — дип, аны төннәрен дә саклый идек.
 
Үләр алдыннан ул миңа карават кырыена тезләнергә кушты.
 
— Колагыңны якынрак китер, анаң ишетмәсен, улым, диде. — Серем сиңа гына атала, ишет тә күңелеңә сеңдер, берүк анаңа ычкындырма. Юкса йөрәге шартлап ярылыр, матуркаемның. Озак яшәсен ул, минем өчен дә яшәсен, — диде. — Улым... сырлап-бизәкләп маташ­мыйм, турыдан атам, гуспителдә бер хатын белән таныштым мин...
 
Мин инде мыек үстергән егет идем. «Фронт мәхәббәте» турында күп ишеттем. Ир-ат, гадәттә, «шаярдым» дип әйтергә ярата.
 
— Шаярдыңмыни, әти? — дидем мин дә. — Укол кадаганда кулыннан сыйпадыңмы?
 
Әти минем ерылган авызымны тиз каплады:
 
— Бу җитди нәстә, малай актыгы, теш агартма, — диде. — Онытма: атаң өч ел гуспителдә аунады. Ул хатын мине арбага салып өенә юындырырга апкайта иде. Буласы булды шунда...
 
— Хуп, — дидем учымны учка шапылдатып. — Кара хыянәтең турында әнигә ләм-мим.
 
— Моның белән генә эзләр күмелмәде бит әле, улым, — диде әти, йомшарып. — Агачта җимеш өлгерде...
 
— Нинди «җимеш»?! — Ике күзем белән әтигә кадалдым.
 
Ул газап белән йөзен җыерды да:
 
— Синең энекәшең бар, — диде. — Малай миннән туып калды, исемен дә белмичә киттем. Күреп торасың, мин алар белән унөч ел хәбәрләшмәдем. Анаңнан шүрләдем, улым. Чирем дә каты иде.
 
Үлем бугазына терәлгән кешегә ничек сугасың ди! Әгәр әти аякта басып торса, мин аны, әлбәттә, уңлы-суллы яңаклар идем.
 
— Хуп, кайдадыр аяк астында чуалмыйча гына энекәш сәләмәсе яши икән, яшәсен! Дөнья киң вә иркен, сыярбыз, — дидем. Эчтә, күкрәкне яндырып, нәфрәт уты дөрли иде. Хыянәтче әти!
 
Соңрак бу ут сүрелде. Үч белән яшәргә ярамый, балакай. Әти минем өскә соңгы шартлагычын томырды:
 
— Энекәшең берәр заман синең капкаңны шакыр ул, күңелеңне иркен тот, Хаҗи, каеш ике башлы: бер очында дога, икенче очында безнең адрес, — диде.
 
Балачак хыялындагы каешымны урлаган «эне­кәш»не кинәт күралмас булдым. Ул минем дошманыма әйләнде дә куйды. Аны күрмәс өчен, мин аңа мең каеш өстәп бирергә әзер идем. Әтине җирләгәч, әни дә озакламады...
 
Йорт иске иде, тоттым да нигезне алмаштырдым, авыл читендә яңасын тергездем, әйбәт кенә кызга өйләнеп, туйлар гөрләттем. Эшлим, ашыйм, йоклыйм, уйлыйм, планнар корам, вәлә­кин җаннан тынычлык качкан, әтинең теге сере үтерә. «Кайдадыр энекәш яши» дигән уй миемне кайната. Шуның йөзенә берәр багасым да килеп куя. Җепнең очы кайда соң? Рәчәй зур. «Үлгәндер ул, исән кеше рәзе хәбәр салмый инде», — дип тә пошынам. Адресыбыз каен башында түгел, каешта. Гомер күрмәгән эне­кәшне сагына ук башладым. Ике туган, ике бөртек җан ласа без.
 
Аптырагач, серне катынга тиштем. Кыз-катын андый нечкә мәсьәлә­ләрдә тирән сөреп ма­таш­мый икән.
 
— Юкка башыңны катырма, сугышта шаярган Сабир абзыйның өчәү кайтты. Өч марҗа. Сабир туктаган бер шәһәрдә өйләнгән, ди. Шәһәр саен кара чәчле баласы, ди. Синең энекәшең күптән «Әти кайда?» дип, күзен тондырып чабар иде, туфрак ияседер, мәрхүм.
 
Чынлап та, «энекәш үлгәндер» дип, әлеге вакыйгага нокта куйдым да тынычландым. Балта ос­тасы идем мин, авылга җиде ят качакларны китереп тутырдылар да, миңа эш артты. Әле анда, әле монда чакыралар. Күршебездә дә Шамил исемле берәү төпләнде. Вәлә­кин ул миннән, булыш, дип ярдәм сорамады. Сәер бәндә иде бу кеше. Аның белән исәнләшсәң, сәламең җилгә оча, каршы очраса, йөзен читкә бора. «Бала-чагасы белән хатыны күчеп килсә, чырае яктырыр әле, — ди катын. — Чит җирдә ялгыз башыңа читен шул».
 
Мин барыбер яңа күршене өнәмәдем. Бәләкәй генә өй салды да шуны биек койма белән уратты. Рәшәткә очына болыт тия, валлаһи! «Кеше яратмый, ахры», — диде катын. Ми­ңа да шулайрак тоелды. Ишегалдындагы бозау хәтле этенә дә мәр­хә­мәт­сез иде ул. Көн саен хайванны чината-чината кыйный иде.
 
Беркөнне мөрәүвәтсез күршене бүлнискә озат­тык. Кильки кәнсирвәсе ашап агуланган. Бәйдәге эте ач бит моның. Шың­шып-шың­шып елый хайван. «Хаҗи, этне ашат син», — диде катын, кулыма табагы белән итле бә­рәңге тоттырды. Ачлыктан киселгән эт, беренче кү­рү­емдә чылбырын өзәр дә­рәҗәгә җитеп, һавага сикерде. Икенче керү­емдә ырылдаган гына итенде. Тәмле ашата-ашата тәки ияләштердем мин моны. Тамак астын да кашыттыра.
 
— Хуҗаң ник кыйный соң сине, үзең акыллы гына хайванга охшагансың? — дигән идем, эт, нидер аңлатырга теләгәндәй, башын аякларыма куйды.
 
— Бар, иректә чап! — дип, мин аның муенындагы каешын ычкындырмакчы булдым, каеш ике кат бөкләнгән иде. Көчкә чиштем. Эт ачык капкадан урамга иреккә ыргылды, ә мин, тез буыннарым йомшарып, артыма утырдым. Кулымда... әти каешы иде! Хаҗи карт иң кызык җирендә генә хикәятен өзде дә, гәүдәсен кымшайтмыйча, озак кына хәрә­кәт­сез торды.
 
— Каеш ничек яңа күршегезгә килеп эләкте икән? — дип сорарга өлгермәдем, бабай янә җанланды.
 
— Әйтәм бит аны, безнең баш җитмәгән әкәмәт хәлләр дә очрый дөньяда. Шамил әтинең теге малае булып чыкты, балакай...

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 19.06.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»